(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август, Ксения
Швецова). WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре буенча чемпионат алдыннан
Татарстан башкаласында 86 юл участогы, уку йортлары биналары, мәктәп
территорияләре төзекләндерелгән һәм берничә объект ремонтланган, дип хәбәр итте
бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм
Гафаров.
WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты шәһәр өчен
инфраструктура үсешенең яңа драйверы булды. Зур халыкара чараларга әзерлек
шәһәргә инфраструктураны яңартуда зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, дип
билгеләп үтте Р.Гафаров. Шулай итеп, «Бер мәктәп – бер ил» проекты кысаларында
чемпионатка әзерлек вакытында 37 белем бирү учреждениесе бинасы ремонтланган һәм
34 мәктәп территориясе төзекләндерелгән.
«Гадәттәгечә шәһәрне төзекләндерүгә зур игътибар
бирелә, - диде Р.Гафаров. – Казанда барлыгы 22 мең квадрат метр мәйданда чәчәк
түтәлләре ясалган, 3,5 мең чәчәк кашпосы эленгән, 11 күләмле чәчәк композициясе
ясалган, алар Казан халкының һәм кунакларның яраткан объектларына әверелер дип
ышанам». WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты талисманнары - Алмаз һәм Алтын -
Меңьеллык мәйданында, казанлыларның һәм туристларның популяр мәйданчыкларының
берсенә урнаштырылды, дип өстәде спикер.
Гомумән алганда, Казан чемпионат кунакларын һәм
катнашучыларын кабул итәргә әзер. Р.Гафаров сүзләренә караганда, бүгенге көндә
барлык 228 отель, кунакханә һәм хостел кирәкле классификацияне узган һәм
чемпионатта катнашучыларны һәм җанатарларны каршы алырга әзер. Чемпионатта
катнашучылар Универсиада авылында яшәячәк: чемпионат вакытында ул WorldSkills
авылы дип аталачак.
Җәмәгать туклануы учреждениеләре шулай ук шәһәрнең
күпсанлы кунакларын каршы алырга әзер. Алар өчен махсус юл күрсәткече әзерләнгән,
биредә 51 ресторан бар. Бу рестораннар барысы да махсус аккредитация узган.