(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март, Алена
Мирошниченко). Бүген Казан Ратушасында һөнәри ярышларның республика этабында
Татарстан башкаласын тәкъдим итәчәк XXIX шәһәркүләм "Ел
укытучысы-2019" конкурсында җиңүче
исемен атадылар. Ул Мәскәү районының 2-нче лицей-интернатының биология
укытучысы Наил Мирсәитов булды. Бәйге 8 номинациядә үткәрелде. Иң яхшы
педагогларга бүләкләрне Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин тапшырды.
Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән
министры Рафис Борһанов катнашты.
Шәһәр башлыгы сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, ел
саен конкурсның дәрәҗәсе һәм Казан укытучыларының аңа ихтыяҗы арта бара.
"Ул иң яхшыларны ачыклап кына калмый, һөнәри тәҗрибә алмашуга да ярдәм
итә, һөнәри үсешнең шәхси траекторияләрен төзүгә дә йогынты ясый.
"Казанның Ел укытучысы" исеме аның иясенә безнең шәһәрдә генә түгел,
республикада да, гомумән Россиядә дә үзләрен күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек булып
тора", - диде ул һәм Казан укытучыларына яшьләр үсешенә бәяләп бетергесез
өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Сез кечкенә казанлыларны, яшьләрне
тормышка әзерлисез, аларга үз күңелләрегезне салып, киләчәгебезне
формалаштыруга үз өлешегезне кертәсез", - дип мөрәҗәгать итте залда
утыручыларга И.Метшин.
Быел бәйгедә 493 педагог катнашкан. Шәһәр этабына 69
белем бирү оешмасыннан 82 укытучы узган. Конкурсның "Фән укытучысы"
төп номинациясендә биология укытучысы Наил Мирсәитов җиңү яулады. Икенче урынны
Яңа Савин районының 179-нчы номерлы гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты
укытучысы Анна Гобәйдуллина алды. Өченче урынга Совет районындагы 8-нче
гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Артур Пакшин лаек булды. Казан
Мэры конкурсның ир-ат укытучыларны җәлеп итү ягыннан әһәмиятле булуын тагы бер
кат ассызыклады. "Берничә ел рәттән шәһәр бәйгесендә яшь ир-ат
укытучыларның катнашуына һәм җиңүләренә сөенми мөмкин түгел. Бу - ир-ат
белгечләрнең укытучы һөнәренә кайтуының мөһим күрсәткече. Аларның мәктәптә
миссиясе - белем бирү генә түгел, ә балалар өчен үрнәк булырлык тәртип моделен
күрсәтү дә", - дип белдерде И. Метшин.
Конкурс җиңүчесе 2-нче лицей-интернатта 2013 елдан
бирле эшли. Сүз уңаеннан, ул әлеге уку йортын тәмамлаган. "Минем
укытучыларым бик яхшы иде, күңелле, кызыклы, тормышны ярата торган биология
укытучысының тормышымда да, һөнәр сайлавымда да
роле зур булды. Мин шул юлдан киттем, чөнки аның кебек булырга, яхшылык
эшләргә һәм киләчәк буынга ярдәм итәргә теләдем», - дип уртаклашты фикерләре
белән Н.Мирсәетов.
Ул билгеләп үткәнчә, бу аның "Ел укытучысы"
бәйгесендә катнашу буенча беренче тәҗрибәсе, ә җиңү юлында аңа 2-нче
лицей-интернат командасы һәм укучылар ярдәм иткән. "Бу - безнең
коллективның җиңүе. Укучылар шулай ук бәйге дәвамында мине рухландырып
тордылар, хәтта бүген дә: "Сез - иң яхшысы! Сез җиңәргә тиеш! Без сезгә
ышанабыз!" дип көч бирделәр. Аларның ярдәме өстәмә рухи көч бирә. Мин
конкусрның республика этабында бик теләп катнашачакмын, чөнки аларны
сөендерергә, минем белән горурлануларын телим", - дип белдерде Н.Мирсәитов
һәм җиңү зур дәрәҗә генә түгел, зур җаваплылык та булуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сүзләренә
караганда, Казан республиканың күп кенә тармаклары буенча, шул исәптән
мәгарифтә дә алдынгы булып кала. "Беренче булып баручыларның бөтен
авырлыгы Казанга төшә, шуңа күрә барлык республика финалларында Казан вәкиллеге
максималь дәрәҗәдә катнаша һәм Россия этабында шулай ук Казан укытучылары булыр
дип уйлыйм", - диде ул.
Шунысы кызык, конкурста иң өлкән катнашучы педагог-ветеранга
72 яшь иде, ә иң яшь, дебютантка - 21 яшь .
Шулай итеп, конкурста бишенче тапкыр иң яхшы
ветеран-педагогларны билгеләделәр. Алар түбәндәгеләр: Мәскәү районының
Ж.А.Зайцева исемендәге 122-нче гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Татьяна Шапиро, Яңа Савин районының татар телендә белем бирә торган 155-нче
номерлы гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рафия Әхтәмова һәм Киров
районының 151-нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм
әдәбияты укытучысы Вера Назимкина.
"Педагогик дебют" номинациясендә күп кенә
яшь укытучылар катнашты, алар тәҗрибәле хезмәттәшләре белән бергә үзләренең эш
системасын тәкъдим иттеләр, диде шәһәр Мэры. "Конкурс сынауларының аларны
куркытмавы сизелеп тора. Әлбәттә, яшьлек - педагог өчен тагын бер өстенлек.
Укучылар анда үз буыннарын күрә, бу ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга тиз арада
ярдәм итә", - дип ышанып әйтте И.Метшин. Тантанада ул иң яхшы яшь
укытучыларны бүләкләде. Яңа Савин районының 91-нче урта гомуми белем бирү
мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Максим Николаев лидер булды.
Икенче урынны Совет районының 125-нче номерлы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять
белеме укытучысы Александра Карпова алды, өченче урынны Идел буе районының
78-нче номерлы "Фарватер" лицееның химия укытучысы Елена Тихонова һәм
Мәскәү районының 64-нче урта гомуми белем мәктәбенең география укытучысы
Рафаэль Фәттахов бүлеште.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре
арасында Совет районының 50-нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия
Воронцова җиңүче булды, икенче урынны Совет районының 181-нче номерлы балалар
бакчасы логопеды Эльвира Кәбирова алды, өченче урынны Идел буе районының
385-нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Арина Агафонова һәм Идел буе
районының 32-нче номерлы балалар бакчасы музыка җитәкчесе Людмила Вәлиева
бүлеште.