(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче март, Алинә Бережная). Бүген Казанның Киров районының Юдино торак
массивында ясалма бозлы ябык боз аренасы ачылды, аңа узган елның августында нигез салынган иде. Яңа спорт объекты, бозны
алыштыру һәм профилактик эшләр башкару
өчен эшен 30 көнгә генә туктатып, ел әйләнәсендә эшләячәк. Боз аренасын
ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан
Мэры Илсур Метшин, "Россия тимер
юллары" ачык акционерлык җәмгыятенең баш инженеры - генераль директор
урынбасары Сергей Кобзев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов бистә халкын боз аренасы ачылу белән
котлады, яңа спорт объектының җирле халык үтенече буенча барлыкка килүен һәм
кыска вакыт эчендә төзелүен билгеләп үтте. Объектны төзү турында карар Рөстәм
Миңнехановның торак массивта яшәүчеләр һәм Горький тимер юлының Казан
территориаль идарәсе - "Россия тимер юллары" ачык акционерлык
җәмгыяте филиалы хезмәткәрләре белән очрашуында кабул ителде.
"Вәгъдә иткәнебезчә, Юдинода тормыш шартлары,
спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тиешле дәрәҗәдә булсын өчен зур эш
башкарылачак. Бүген республикада 44 боз сарае эшли. Яшь хоккейчыларга уңышлар
телим, хоккей белән шөгыльләнегез, бу - иң яхшы спорт төре", - диде Р.
Миңнеханов һәм Юдинода Тимерьюлчылар мәдәният йорты архитектура ядкярен
реконструкцияләүне төгәлләү, Иҗат йортын тәртипкә китерү һәм җәмәгать
киңлекләрен төзекләндерү планлаштырылуын ассызыклады.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, боз аренасы нигезенә алка куелу Юдиноның 100 еллыгын бәйрәм
иткән көнгә туры килүен искә төшерде. Шәһәр башлыгы Рөстәм Миңнехановка спорт
үсешенә игътибарлы булуы өчен рәхмәт белдерде, әлеге объектның Казанда ясалма
бозлы 14-нче мәйданчык булуын билгеләп үтте. "Хоккей үсә, спортчылар
Татарстанда да, аннан читтә дә җиңү яулыйлар. Әле күптән түгел генә без биредә
капсула салдык һәм менә бүген балаларга беренче алканы уйнау мөмкинлеге
бирәбез", - диде Илсур Метшин, "Стрела" һәм "Смена"
балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Яңа спорт объекты, бозны алыштыру һәм профилактик
эшләр башкару өчен эшен 30 көнгә генә
туктатып, ел әйләнәсендә эшләячәк. Боз аренасы "Стрела" балалар һәм
яшүсмерләр спорт мәктәбенең күнегүләре өчен мәйданчык булачак, биредә хоккей
һәм балалар өчен фигуралы шуу буенча секцияләр оештырылачак. Моннан тыш, спорт
корылмасында Юдино торак массивында яшәүчеләр өчен тимераякта массакүләм шууны
оештыру планлаштырыла.
Җирле халык яңа боз аренасы ачылуга бәйле шатлыкларын
яшерә алмады. Күпләр өчен әлеге спорт корылмасы ял итү һәм гаилә белән вакыт
уздыру урыны булачак. "Без бик шат, хәзер безгә шугалакка бару өчен
шәһәргә барырга туры килмәячәк. Һичшиксез, бөтен гаиләбез белән йөриячәкбез.
Бистәнең ничек үсүен, яңа объектлар барлыкка килүен һәм зур мөмкинлекләр
ачылуын күрү бик күңелле", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Юдино
бистәсендә яшәүче Мария Карпова.