(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче октябрь). Бүген Татарстан Республикасы делегациясе эшлекле сәфәр кысаларында Сан-Францискода “Эксплораториум” интерактив фәнни музеенда булды. Делегация составына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм
элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һ.б. керде.
Татарстан кунаклары
өчен музей заллары буенча таныштыру экскурсисе әзерләгәннәр, шулай ук аның эш принциплары,
фәнни оештырылышы һәм укучылар белән проект эшчәнлеге турында сөйләделәр.
“Эксплораториум”
музеена 1969 елда Сынлы сәнәгать сараенда физик һәм мөгаллим Фрэнк Оппенгеймер
тарафыннан нигез салынган.
Музей берничә
күргәзмәгә бүленә, төп тематикасы – яктылык һәм тавыш физикасы, кеше холкы,
җанлы системалар, электрика һәм магнетизм экспонатлар кергән “калай”, ачык
галереясы һәм “Причал обсерваториясе” галереясы. 2013 елда Эмбаркадеро яр
буенда бу музей 15 һәм 17 пирсларда янәдән ачылган.
“Эксплораториумның”
эш принцибы – фәнне гади кеше өчен дә мөмкин итү һәм оригиналь рәвештә фәнни
гыйлемнәр бирү. Биредә Галәмнең нидән торуын, безнең планетабызның анда нинди
урын алуын, кешелекнең иң төп казанышлары һ.б. турында белеп була. “Эксплораториум”
музее хәзерге заман физикасы таныган барлык теорияләрне дә күрсәтеп бирә.
1984 елда музей
базасында урта һәм өлкән мәктәпнең табигать фәннәре укытучылары өчен институт
ачылган.
Рөстәм Миңнеханов
фикеренчә, “Эксплораториум” музееның мәктәп балалары белән эшне оештыру,
балаларда тикшеренү күнекмәләрен үстерү, балаларны физика һәм башка фәннәр белән
кызыксындыру тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.