(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы
октябрь,
Алсу Сафина). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма
комитеты җитәкчесенең яңа урынбасарын тәкъдим итте. Социаль өлкә һәм
гражданнарны яклау мәсьәләләрен Рөстәм Гафаров җитәкләячәк, моңа кадәр ул
шәһәрнең Совет районы администрациясе башлыгы иде. Яңа кадрлар билгеләнеше
турында Совет районы администрациясе хезмәткәрләренә һәм райондагы оешма,
предприятие җитәкчеләренә шәһәр башлыгы хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр
шәһәр Башкарма комитетындагы социаль блокны җитәкләгән Дамир Фәттахов Татарстан
Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр итеп билгеләнде.
Казан Мэры Совет районының
Казанның әһәмиятле районы булуын ассызыклап үтте: биредә зур сәнәгать
потенциалы бар, социаль өлкәдә үз традицияләре яши, мәктәп укучылары да уку
барышында зур нәтиҗәләр күрсәтә, диде ул.
Рөстәм Гафаровның администрация башлыгы
вазифасында 8 еллык эше дәвамында районда зур үзгәрешләр булды – яңа социаль
объектлар, торак төзелде, торак йортларга капиталь төзекләндерү үткәрелде, Универсиада,
Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр кубогы уздырылды. И.Метшин
Рөстәм Гафаровка фидакарь эше өчен рәхмәт белдерде һәм Казан Мэрының Рәхмәт
хатын тапшырды.
Шәһәр башлыгы район башлыгы
вакант урынына моңа кадәр елдан артык Совет районы администрациясе башлыгы
җитәкчесенең урынбасары булып эшләгән Роман Фәтхетдинов билгеләнүен хәбәр итте.
“Безнең белән Башкарма комитетта, “Иске шәһәр” префектурасында эшләде, Совет
районы аппараты җитәкчесе булды”, - диде Мэр. И.Метшин сүзләренә караганда,
аның кандидатурасын районның элеккеге җитәкчесе дә хуплаган. Шәһәр җитәкчесе
Роман Фәтхетдиновка Совет районының традицияләрен арттыруын теләде.
Районның активы исеменнән Роман
Фәтхетдинов Рөстәм Гафаровка район файдасына башкарган намуслы хезмәте өчен истәлек
медален тапшырып рәхмәтен белдерде.