(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче сентябрь, Регина Нурулина). Татарстанның Лаеш районында Гүзәл
Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча фильм төшерә башладылар. Төшерү мәйданчыгында
төп герой Зөләйха эләккән Семрук бистәсе көнкүреше тулысынча торгызылган. Фильмны
төшерергә әзерләнү процессы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты – ул төп
рольне башкаручы Чулпан Хаматова һәм романның авторы Гүзәл Яхина белән
аралашты.
Идел-Ангара
буенда “Зөләйха күзләрен ача”
Шәһәр башлыгы төшерү
мәйданчыгын карап йөргәндә, Чулпан Хаматова һәм Гүзәл Яхинаны республикада
фильм төшерә башлау белән котлады һәм, автор теләгәнчә, барысы да уңышлы килеп
чыгуын теләде. “Русское” кинокомпаниясенең башкарма продюссеры Илья Папернов
һәм Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов белән берлектә ул комендантский,
ашханә һәм клубны карады һәм корылмалар тәрәзәләреннән Идел-Ангарага ачылган
күренешләрне күзәтте.
Илсур Метшин ачык
визуализацияне бәяләде: “Романны укыганда, аны күз алдына китерәсең. Романны
укыганда, мин нәкъ шулай күз алдына китергән идем. Безнең Идел Ангарага
охшаган, корылмалар, антураж, атмосфера – барысы да язылганча”. Гүзәл Яхинаның
романын шәһәр башлыгы бөек әсәр дип атады: “Минем өчен яраткан китап яисә әсәр
күрсәткече – соңгы битләрдә геройлар һәм вакыйгалар белән саубуллашасы килмәү.
Романны укыганда, мине дә бу хис биләде. Бүген әсәр 25 телгә тәрҗемә ителгән. “Зөләйха
күзләрен ача” үз тормышы белән яши, халкыбызны, гореф-гадәтләребезне, катлаулы
язмышыбызны таныта”.
Гүзәл Яхина кебек
үк Илсур Метшин да Зөләйха ролендә Чулпан Хаматованы күрергә теләгән. “Сәләтле
артист булу гына аз, халкыбызның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен дә белү кирәк.
Минемчә, бу дөрес сайлау гына түгел, ә бердән-бер мөмкин булган вариант”, -
диде Мэр һәм актрисага булышлык итәргә вәгъдә бирде. Моннан кала, ул аны “Аксенов-фест”
фествалендә катнашырга чакырды.
Романның
эпизодлары Казан үзәгендә төшереләчәк
Агымдагы елның
язында Илсур Метшин Гүзәл Яхина белән очрашып, романны экранизацияләүдә ярдәм
итәргә вәгъдә биргән иде. “Безнең бурыч – оештыру ягыннан ярдәм итү, проектны
гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру, диде Азат Абзалов. – Без хәзер
өр-яңадан төзелгән мәйданчыкта торабыз. Бу бик зур көч таләп итә. Мондый
мәйданчыклар бик күп, шул исәптән Казанда да тарихи эпизодлар төшереләчәк. Болар
барысы да зур шәһәрнең көнкүрешенә йогынты ясый: автотранспорт хәрәкәтен
чикләү, университетларның уку корпуслары, офислар, административ биналар өчен
билгеле бер авырлыклар”.
Казанда фильм
Кремль урамында (Казан федераль университеты янында), Казан Кремлендә, Карл
Маркс урамында (КМТТУ-КХТИ янында) төшереләчәк. Академиклар Арбузовларның музей-йорты
интерьерлары профессор Лейб очрашулары һәм кабул итүләре үткән кабинетны төшерү
өчен сайланды. Зөләйха аю белән очрашкан моменты Зәңгәр күлдә төшерергә
планлаштыралар.
Шәһәр администрациясе
төзекләндерелгән Ленин ис. мәдәният сараенда үткән кастингта да ярдәм итте.
Татарстанда төшерү
блогын 26-28 октябрьдә тәмамларга планлаштыралар, шуннан соң төркем Казанга кар
яугач әйләнеп кайтачак, дип сөйләде Илья Папернов: “Диверсия оештырачакбыз. Төшерү
өчен Кремль урамында берничә көн кар чистартмаячаклар”. Ул шулай ук Казан
Мэриясенә булышлык итүләре өчен рәхмәтен белдерде.
Лаеш районында
мәйданчыкны әзерләү өчен өч ай вакыт киткән. Бу вакыт эчендә 22 корылма
барлыкка килде. “Беренче тапкыр бу урында мартта булдык. Ул төрле факторлар
буенча безгә туры килде”, - диде Илья Папернов.
“Минем иң зур
шатлыгым – Чулпанның катнашуы”
Төшерү мәйданчыгында
Гүзәл Яхина да бар иде. Шул вакыт эчендә ул Чулпан Хаматова белән очрашырга, сценарий
буенча фикер алышырга өлгерде. Язучы коллективны билгеләп үтте. “Аларны кадрда
күрдем. Бу шәп! Минем иң зур шатлыгым – Чулпанның катнашуы. Мин сөйләгән идем
инде, романны язганда ук аның образы минем белән иде. Башка рольләрне
уйнаучыларга да бик шатмын”.
Гүзәл Яхина
фикеренчә, мәйданчыкта күргәннәр автор уйдырмасы белән туры килмәскә дә мөмкин,
иң мөһиме аның фильмда ничек булуы. “Артыбызда булган киңлек – ул кино киңлеге.
Ул кадрда яшәргә тиеш. Киңлек буенча йөреп, үзем өчен күп яңалык ачтым”.