(Казан шәһәре
KZN.RU, 6-нчы август, Алсу Сафина). Реклама конструкцияләрен урнаштыруның яңа
схемасы буенча аукционнарда лотларның азаккы бәясенең артуына йогынты ясаган
факторларның берсе булып электрон-цифрлы өслекле конструкцияләрнең яңа форматын
кертү тора. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә,
яңа схема ярдәмендә тышкы реклама базарында үтә күренмәлелеккә һәм катнашучылар
өчен тигез шартларга ирешелде.
Искәртергә кирәк,
Татарстан башкаласында реклама конструкцияләре саны 2006 елдан киметелә. Алар саны
33 процентка кимеде – 1353-тән 898 урынга кадәр. 2016-2017 елларда аукционнар
аркылы 898 урынның 205-е сатылды. Бу елның язында тагын 686 урын сатылды. Көзен
калган ике урынны сатарга кирәк. Шуннан соң яңа схема тулысынча гамәлгә
ашырылган була. Аукционнар электрон формада үтә.
Лотларның башлангыч
бәясе уртача 2,2 тапкыр артты. Аукцион нәтиҗәләре буенча 10 еллык тулай керемнең
3 млрд 193 млн сум булуы көтелә. Шулай итеп, Казан реклама эшчәнлегеннән ел
саен 319,3 млн сум табыш алачак – 2012 елда узган аукцион белән чагыштырганда,
25 процентка артык. Реклама конструкцияләрен урнаштыруның яңа схемасы буенча
аукционнарда лотларның азаккы бәясенең артуына йогынты ясаган факторларның берсе
булып электрон-цифрлы өслекле конструкцияләрнең яңа форматын кертү тора. Бүгенге
көндә шәһәрдә 4 суперборд һәм 8 еврощит урнаштырылган. Ел азагына тагын 60-ка
якын электрон-цифрлы өслекле еврощит урнаштырырга планлаштырыла.
Казан Мэры Илсур
Метшин Тышкы реклама идарәсенең нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтте. “Реклама
базары вәкилләре белән озак көрәштек. Бергәләп озын юл үттек, бүгенге нәтиҗәләр
үзләре турында үзләре сөйли”, - диде шәһәр башлыгы. Ул игътибар иткәнчә,
шәһәрдә тышкы реклама өлкәсендә тәртип урнаштыра башлагач, реклама конструкцияләре
саны кимеде, ә керем, киресенчә, артты. “Реклама конструкцияләренең өчтән бер
өлешен киметкәч, финанс ягыннан яхшы нәтиҗәләр алдык”, - диде Мэр.
И.Метшин
аукционнарны оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен Казан прокуратурасына, Монополиягә
каршы федераль хезмәткә һәм башка ведомстволарга рәхмәтен белдерде. “Законнар
үзгәреп тора. Аукционнарны башлаганчы, без консультацияләр алдык, - диде Мэр. –
Нәтиҗә буларак – үтә күренмәлелек, катнашучылар өчен уртак шартлар һәм
катнашучылар саны арту”.
Билгеләп үтәргә
кирәк, аукционнарда Санкт-Петербург, Новосибирск, Самара, Краснодар, Орел, Мәскәү
һәм башка шәһәрләрнең компанияләре катнашты, шулай да төп катнашучы – Казан оешмалары.
“Башка шәһәрләр, башка катнашучылар барлыкка килде. Без аларны сәламлибез, -
диде шәһәр башлыгы. – Казан оешмаларының ныгуы һәм Казан эшкуарларының реклама
урыннары саны буенча алда баруы шатландыра”.
Тышкы реклама һәм
мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Әскар Баһаветдинов сөйләгәнчә, футбол буенча дөнья
чемпионаты алдыннан яңа схемага кермәгән конструкцияләр алынды.
Моннан кала, реклама
конструкцияләренә иялек хокукын тапшыру буенча эшләр оештырылды, ягъни яңа
милекчеләр элеккегеләреннән урнаштырылган конструкцияләргә хокукларын сатып
алдылар.
Сүз уңаеннан, конструкцияне
демонтажлау барышында закон тарафыннан килешүне өзү процедурасы каралган, ул
озак дәвам итә һәм шәһәр бюджетыннан компенсация түләүләр таләп итә. Бу уңайдан
Казан Мэры Тышкы төзекләндерү комитетын һәм юл хезмәтләрен тышкы реклама буенча
шартларны үтәргә чакырды. “Туздырмагыз да, күчермәгез дә, килешү вакытына алар
шәхси милек булып тора. Бәйге нәтиҗәләренә хөрмәт белән карарга кирәк”, - диде
шәһәр башлыгы. Тышкы реклама идарәсенә килешүләрнең реклама конструкцияләренең
тышкы кыяфәтенә кагышлы шартлары үтәлешен тикшерергә кирәк булачак. “Аларны
беркем дә бозмасын”, - диде Казан Мэры һәм бу мәсьәләгә алга таба да зур
игътибар биреләчәген өстәде.
“Нәтиҗәләр, шул
исәптән финанс нәтиҗәләре дә шатландыра. Шәһәр яңа конструкцияләрдән соң
үзгәреп китәчәк. Шулай дәвам итәргә. Бу эшне диалогта дәвам итик”, - диде Илсур
Метшин.