(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Екатерина Виславская). 2017 елда
Казанда социаль яклауның барлык чаралары да сакланылды, бер программа да ябылмады, дип
хәбәр итте
Казан Мэры Илсур Метшин бүген Казан шәһәре Думасының XXV сессиясе барышында. Депутатлар Казан шәһәренең узган ел өчен бюджетын
үтәү турында
хисапны тыңладылар һәм расладылар.
Утырыш катнашучылары алдында доклад белән Казан
Башкарма комитетының Финанс идарә башлыгы Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2017 елда шәһәр территориясендә Татарстан казнасына салым кеременнән 148,9
млрд. сум акча мообилизацияләнгән, бу 2016 ел белән чагыштырганда 9,9% күбрәк.
“2017 елга шәһәрнең бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 19 млрд 570 млн сум күләмендә расланды.
Керемнәр буенча 22 млрд 438 млн сум үтәлде, шуларның 63% - керемнәр һәм 37% ирекле акча күчерүләре. Кабул ителгән һәм расланган бюджет аермасы 2 млрд 868 млн сум тәшкил итте”,
- диде Ирек Мөхәммәтшин. 2017 елда керемнәр артуы нигездә НДФЛ исәбенә җыелды.
НДФЛ үсеше темпы буенчаКазан миллионлык шәһәрләр
арасында икенче урында тора.
2017 елда шәһәр бюджетының
салым булмаган керемнәре 2 млрд 613 млн сум тәшкил итте. Шуларның шактый зур өлеше муниципаль милекне куллану һәм сату акчасынан җыела. Казнаның салым булмаган керемнәр өлеше 2013 елда 25,6%-тан 2017 елда 20%-ка кадәр кыскарды.
Бюджетның керем чыганагы булып, шулай ук, Татарстан һәм Россия
бюджетларыннан ирекле күчерүләр тора - 8 млрд 639 млн сум акча.
“Республика ярдәмендә 2017 елда Казанда 10 млрд сум күләмендә
капиталь сыйфаттагы чыгымнар башкарылды. Алар шәһәр инфраструктурасын үстерүгә китте:
175 урам, 340 йорт, 244 күпфатирлы йорт, 22 белем бирү учреждениесе, 52сырхауханә һәм 8 яшүсмерләр клубы төзекләндерелде”, - диде Финанс идарә башлыгы.
2017 елда бюджет чыгымнары 22 млрд 655 млн сум тәшкил итте. Әлеге сумманың 70%
социаль-мәдәни өлкәгә туры килә. Шул
рәвешле,
13 млрд 466 млн сум “Мәгариф” юнәлеше буенча китте, 740 млн сум – “Мәдәният”,
шуларның 537 млн сум 18 мәдәният йортын, шәһәрнең 49 китапханә челтәре филиалын, 2
концерт оешмасын һәм 5 музейны карап тотуга бирелде. “Физик культура һәм спорт”
юнәлешенә 83 млн сум акча тотылды, шул исәптән 38 млн сум гомүмшәһәр спорт чараларын уздыруга бирелде. “Социаль сәясәт”кә 1
млрд 156 млн сум тотылды. Казанның торак-коммуналь хуҗалыгын финанслауга 1 млрд 613 млн сум бирелде, шуларның 557 млн
сумы кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчендерүгә, 81 млн сум күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүгә тотылды.
Үз чиратында,
Казанның контроль-хисап палатасы рәисе Ильнар Нургалиев хәбәр иткәнчә, бюджетны үтәү хисабы гомүмән алганда бюджет
законнары нормаларына һәм нигезләренә туры килә. Бюджет, финанс мәсьәләләр, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия рәисе урынбасары сүзе буенча, депутатлар ел әйләнәсендә бюджетны үтәү турындагы аралык хисапларны анализлады. “Бюджет комиссия
депутатлары тәкъдим ителгән карар проектны хупларга һәм Казан шәһәренең 2017 ел өчен муниципаль бюджетын үтәү
турындагы хисапны расларга тәкъдим итә”,-
диде ул.
Нәтиҗәләр китереп, Илсур Метшин бюджетның тулы күләмдә үтәлүен билгеләде. “2017 елда безгә йөкләнелгән барлык бурычларны да үти алдык, ә иң мөһиме барлык социаль ярдәм чаралары да сакланып калды. Бер программа да ябылмады”, -
диде ул.
Нәтиҗәдә, Казан
шәһәр Думасы Казан шәһәренең 2017 ел өчен муниципаль бюджетын үтәү
турындагы хисапны керемнәр буенча 22 млрд 437 млн 559,5 мең
сум суммасында, чыгымнар буенча 22 млрд 655 млн 17,8 мең сум суммасында расларга карар бирде.