(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче апрель, Алсу Сафина). Чүпне эшкәртү һәм утилизацияләү, шулай ук
Яшел Үзән районы белән Казан чигендә чүп яндыру заводын төзү перспективалары
сораулары буенча бүген Осиново бистәсе, “Салават күпере” микрорайоны
яшәүчеләренең, шулай ук әлеге мәсьәләгә карата битараф булмаган казанлыларның
Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин белән очрашуында каралды. В.Сажинов, 3
адресы буенча административ бинада үткән очрашуга 150-гә якын кеше килгән иде.
2 сәгатькә сузылган аралашу нәтиҗәсе булып әлеге сорау буенча алга таба эшләү
өчен активистлар арасыннан эшлекле төркем төзү тора. Әлеге төркем составына
керергә 20-ләп кеше теләк белдерде. Моннан кала, 14 апрельдә биредә яшәүчеләр
каршында “РТ-Инвест” компаниясе вәкиле киләчәк, әлеге компания завод төзелеше
инвесторы булып тора.
Искәртергә кирәк,
берничә көн элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге мәсьәләгә
карата фикере билгеле булды: киң җәмәгатьчелек белән мәсьәлә буенча фикер
алышмыйча, чүп яндыру заводын төзү турында карар кабул ителмәячәк.
Очрашуны ачып,
Казан Мэры искәрткәнчә, чүп проблемасы – аны җыю, чыгару, утилизацияләү һәм
эшкәртү – белән Казанда 10 ел элек шөгыльләнә башлаганнар һәм Татарстан
башкаласы илдә беренчеләрдән булып әлеге юлны үтте. “Эшегез белән канәгатьме
дигән сорауга, күп эш башкарылса да, юк дип җавап бирәм”, - диде шәһәр башлыгы.
Левченко бистәсендә чүпне күчереп төяү пункты төзелде, биредә чүпне аеру
кертелде – әлеге проект Россиядә беренче проектларның берсе.
Моннан кала, Самосырово
чүплегендә рекультивацияләү эшләре дәвам итә – экологик проектларның иң
эреләреннән берсе. Чүплек үзе 2013 елдан эшләми. Апрельгә кадәр эшләрнең техник
этабы тәмамлана – хәзерге вакытка ул 85% башкарылган, көзен агачлар утырту
башлана. Шуннан соң кайчандыр 45 метр биеклектәге чүп тавы урынында 30 метр
биеклектәге яшел калкулык калачак.
Дүрт ел дәвамында
чүп Химия урамындагы полигонга озатыла. Полигонның 6 га мәйданлы беренче өлеше
тулган һәм узган елда ук инде ябылган. Килешү кысаларында 7 га мәйданлы икенче
өлеше төзелә. Хәзерге вакытта Казанның барлык чүбе “Восточный” полигонына
чыгарыла, ул үз эшен 2017 елда башлады һәм анда чүпне утилизацияләү буенча
заманча технологияләр кулланыла. Чүп бирегә ике күчереп төяү станциясеннән
китерелә – Родина һәм Васильченко урамнарыннан. Алар да 2013 елда төзелгәннәр.
“Чүп күләме ифрат
зур – без сезнең белән елга 600 мең тонна чүп эшләп чыгарабыз, бу көнгә 1600
тонна дигән сүз, - диде И.Метшин. – Бүгенге көндә Казан тирәсендә чүплек
асларындагы җир мәйданы рәсми рәвештә 115 га булып хисаплана. 20 елдан соң,
үсүебезне дәвам итсәк, 200 га җир кирәк булачак”. Шуның өчен, Илсур Метшин
сүзләре буенча, әлеге мәсьәләне чишү юлларын эзләргә кирәк.
Мэр очрашуга
килгән инициативалы шәһәрлеләргә рәхмәтен белдерде. “Шәһәр экологиясе һәм
иртәгәге көнгә битараф булмаган шәһәрлеләр барлыгы мине бик шатландыра. Әлеге
юлны бергәләшеп үтәбез”, - дип ассызыклады ул һәм “Салават күперендә” генә
түгел башка микрорайоннарда яшәүчеләрне дә әлеге мәсьәлә борчуын өстәде.
“Дөньяда 600 мондый завод бар. Аерым алганда, 200 завод Япониядә, 200 –
Көнбатыш Европада, 45 - АКШта”, - дип сөйләде И.Метшин.
Казан Мэры
искәртеп үткәнчә, Татарстан башкаласы Мәскәү өлкәсе белән берлектә
“Калдыклардан энергия” (“Энергия из отходов”) пилот проектына кергән. Проект
Казанда бер һәм Мәскәү өлкәсендә 4 чүп яндыру заводы төзүне күз алдында тота. Проектның
инвесторы – “РТ-Инвест” компаниясе, ул ТР башкаласында заводны 2022 елга төзеп
бетерергә планлаштыра. “Әлеге 4 елның әңгәмәдә, сезнең күзәтүегез астында үтүе
мөһим”, - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп
үткәнчә, экология Казанның өстенлекле юнәлешләре булып тора. Ул “Салават
күперендә”, 3-5 км радиуста урнашкан якын-тирә территорияләрдә һаваны үлчәргә
һәм экологик экспертиза уздырырга һәм шул ук технологияләр белән төзелгән
заводлар янында Дания, Швеция, Швейцария, Австриядә һава күрсәткечләре белән
чагыштырырга тәкъдим итте.
Чүп яндыру заводы
төзү җыелган кешеләр арасында зур бәхәс уятты. Аларны завод эшли башлагач, сәламәтлеккә
тискәре йогынты булуы борчый. Азино микрорайонында яшәүче Гөлназ Смирнова калдыклар
барлыкка килүне киметкән гамәлләр керүне, чүпне аерып җыю, утилизацияләүне үз
эченә алган план тәкъдим итте. “Чүп белән проблеманы хәл итү өчен, чүпне аерып
җыюны кертергә кирәк. Шул очракта полигоннарда органик чүп булмаячак”, - диде
шәһәрле.
Шундый ук фикерне
казанлы Альбина да җиткерде. Аның фикеренчә, Россиядә беренче чиратта чүпне
аерып җыюны кертергә кирәк, шуннан соң гына чүп яндыру заводы төзү турында сүз
башларга мөмкин. Моннан кала, ул билгеләп үткәнчә, әлеге системаны кертү өчен 4
ел гына җитмәячәк – Европага 20 ел кирәк булды. Аның мәгълүматлары буенча,
Европада 85% чүп аерып җыела.
Шуңа бәйле
рәвештә, Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов чүпне аерып
җыю тактикасын кертеп, чүпне эшкәртү буенча яңа предприятие төзергә тәкъдим
итте. Аның сүзләре буенча, әлеге мәсьәләне хәл итү юлларының берсе булып полиэтилен
нигезендә эшләнгән савыт-сабадан (Дәһли мисалында, анда 1 гыйнвардан бер тапкыр
кулланыла торган савыт-саба тыелды) һәм кибетләрдә полиэтилен пакетлардан баш
тарту (Париж мисалында) торырга мөмкин.
Чүп эшкәртүнең альтернатив
юлларын карарга “Салават күперендә” яшәүче Алексей да тәкъдим итте.
Әңгәмә барышында
чүпне аерып җыймаган өчен штраф кертү тәкъдимнәре дә яңгырады.
Дискуссия нәтиҗәләрен
чыгарып, И.Метшин билгеләп үтте: “Сезне кебек үк мине дә әлеге сорау борчый,
мин экологик яктан чиста шәһәрдә яшәргә телим. Әйдәгез, бергәләшеп мөмкин
булган вариантларны эзлик. Миндә бер генә теләк – чүп мәсьәләсен хәл итү
юлларын табу”.
“Бу безнең
беренче очрашуыбыз, очрашулар даими булачак. Беркем дә безнең өчен чүп мәсьәләсен
хәл итмәячәк. Озын, катлаулы юлда беренче адымны ясау мөһим. Аны бергәләп ясыйк”,
- диде Мэр.
Очрашу азагында
20-гә якын кеше эшлекле төркем составын керергә теләк белдерде. 14 апрельдә шәһәр
җитәкчелеге, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Төзелеш,
архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре белән бергә алар “РТ-Инвест”
вәкилләре белән очрашачаклар һәм үзләрен борчыган сорауларны бирә алачаклар.
Очрашуда Башкарма
комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты
рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы
Сергей Миронов катнашты.