(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче апрель). Бүген тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге
мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия әгъзалары Казанның тарихи өлешендә
егермеләп проект турында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Утырышта ТР Президенты
Аппараты Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся
Балтусова, ТР Дәүсоветы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР төзелеш, архитектура
һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һ.б. катнашты. Проектларны Казанның баш
архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте.
Беренче
инвестицион проект Гладилов урамында (Киров районы) “Ширван” милли ашлар
рестораны төзү булды. Проект модерн стилен күз алдында тота, гамәлдәге
корылмаларның катлар санын бозмау ягында. Объект комиссия әгъзалары тарафыннан
хупланды.
Икенче объект –
Япеев урамы районында торак биналар комплексын төзү – проектның масштаблы хәл
ителүе нәтиҗәсендә тәнкыйтькә тап булды. Комиссия әгъзалары фикеренчә, шәһәрнең
тарихи өлешендәге төзелеш гамәлдәге архитектура йөзен исәпкә алып башкарылырга
тиеш.
Аннан соңгы
проект – Петров паркы районында 1 май - Деловая – Октябрьнең 25 еллыгы урамнары
буйлап биналар комплексы (ике торак йорт һәм 6 катка кадәр офис объектлары)
төзелеше. Проект хупланды.
Шуннан соң
Энгельс урамында (Киров районы) көнкүреш хезмәте күрсәтү бинасын кору проекты
да хупланды.
К.Цеткин урамында
ике катлы бина проекты да хупланды, анда сәүдә объекты урнашачак. Проектка бары
бер шарт куелды – фасад һәм объектның төс буенча хәл ителеше өстендә бераз
эшләргә туры килергә мөмкин.
Индивидуаль торак
төзелеше буенча ике проект та хупланды. Бу – Шәриф Камал урамы буенча урнашачак
бер катлы индивидуаль торак йорт һәм Щепкин урамында 7 һәм өч катлы торак йорт.
Ике проект та әлеге урамнарда булган йортларны исәпкә алып төзелгән.
Тагын бер проект
– Калинин урамында биш катлы торак комплекс хупланмады. Проект катлары күп
булганга күрә тәнкыйтькә очрады. Комиссия әгъзалары фикеренчә, әлеге проект
артык массив һәм югары булып күренә.
Гладилов урамында
(Киров районы) җир асты парковкасы булган торак комплекс төзелеше проекты
хупланды.
Шулай ук
Айвазовский – Овражная урамнары чатындагы торак комплекс төзелеше проекты да
комиссия әгъзаларын канәгатьләндерде (93 фатирлы дүрт катлы бина).
Николай Ершов, 29
адресы буенча төзелеп бетмәгән объектны (6 катлы административ объектны
реконструкцияләү) төзеп бетерү, шулай ук К.Маркс, 42 адресы буенча объектны
(кунакханә) реконструкцияләү проектлары да хупланды.
Бүген тагын
Большая Красная урамындагы кунакханә комплексы проекты да хупланды. Әлеге территория
ЮНЕСКО зонасы һәм Казан Кремле саклана торган зонасында урнашканны исәпкә алсак,
объект Россия Мәдәният министры тарафыннан да хупланырга тиеш.
Энгельс
урамындагы (Халтурин – Краснококшайск урамнары тирәсендә) 18 катлы торак
комплекс комиссия әгъзаларының ризасызлыгын тудырды. Бу объект буенча карар
чыгарылмады.
Архитектор Олег
Маклаков «Кабан күленең яр буйлары» концепциясен тәкъдим итте.
Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу очракта Кабан күленең Казанда кешеләрне
җәлеп итә торган урын булуыннан чыгып эш итәргә кирәк. “Безгә башкалабызның
тарихи йөзен саклап калырлык концепция кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу
мәсьәләне җентекләп тикшерергә кирәк. 15-20 елдан соң без нәрсә күрергә
телибез, шуны исәпкә алырга кирәк”. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Казан да,
мөгаен, Мәскәү шикелле үк, иске “хрущевкаларны” сүтү турында уйлый башларга
мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов
шулай ук билгеләп үткәнчә, барлык инвесторлар – Кабан күле буенда җир
кишәрлекләре хуҗалары бу территориянең махсус төзелеш зонасы булуы турында
кисәтелергә тиеш.
“Кабан күленең яр
буйлары” концепциясе, аерым таләпләрне исәпкә алып, эшләп бетерелергә тиеш
дигән карар чыгарылды.
Моннан тыш,
комиссия әгъзалары Ягодный бистәсен үстерү концепциясен дә эшләп бетерергә
кирәк дигән карарга килделәр.
Соңгы проект
Чистай шәһәренең тарихи зонасында – Лев Толстой урамында сәүдә павильонына
(кибеткә) янкорма төзү турында булды. Милекчесе сәүдә мәйданнарын арттырасы
килә икән. Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән килештерелгән.
Комиссия әгъзалары проектны хупладылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.