(Казан шәһәре
KZN.RU, 29-нчы гыйнвар, Алсу Сафина). Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур
Метшин хаталар өстендә эшләргә һәм агымдагы елда кече һәм урта бизнеска
ташламалы кредитлар бирү шәһәр программасы буенча эшне активлаштырырга чакырды.
Төп нотык белән
чыгыш ясаганда, Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов искәртеп
үткәнчә, Татарстан башкаласында бүгенге көндә кече һәм урта бизнеска караган 79
мең предприятие эшли. Шуларның 46,5 меңе – кече һәм микропредприятиеләр, 33
меңе – индивидуаль эшмәкәрләр, 162-се – урта предприятие. Тулай территориаль
продуктта (ТТП) кече һәм урта бизнесның өлеше 37,9% тәшкил итә. 2017 елның 9 ае
эчендә кече һәм урта бизнесның бердәм кереме 7,5 процентка, ягъни 420,2 млрд
сумга кадәр артты. Кече һәм урта бизнестан килгән салымнар суммасы шәһәр казнасына
килгән салымның 29,4 процентын, ягъни 3,32 млрд сум тәшкил итә.
“Тулай
территориаль продуктның 38 процентка якынын кече һәм урта бизнес тәшкил итә. Саннар
үсә, - диде Казан Мэры Илсур Метшин, нотыкчы китергән саннарны ишетеп. – Бу актив
һәм эшлекле кешеләр, авырлыкларга карамастан, үзләре бизнес табып эшләүләре
турында сөйли. Бу күренеш шатландыра”.
Шул ук вакытта,
шәһәр башлыгы 2017 елда ташламалы кредит бирү программасы буенча саннарны
ишетеп, каршылыклы хисләр кичерде. Искәртергә кирәк, ташламалы кредит бирү
программасы буенча, Башкарма комитет процент ставкасының бер өлешен субсидияли.
Узган ел 9,5% ставка тәкъдим итеп, “Татсоцбанк” икенче тапкыр банк-оператор
булды. Программа шартлары буенча, бизнеска 3 һәм 5 елга 10 млн сумга кадәр
кредит бирелә һәм, субсидияләрне исәпкә алып, процент ставкасы 2 процентан 4,5
процентка кадәр үзгәрә.
Икътисади үсеш
комитеты рәисе сөйләгәнчә, узган ел Башкарма комитет 138 гариза караган, 99-ы алдан
хупланган, 39-ы алдан кире кагылган. Шул ук вакытта, А.Вәлиәхмәтов сүзләре
буенча, кимчелекләрен төзәткәч, гаризалар кабул ителгән. “Нәтиҗәдә, 2017 елда
275 млн сумга 39 кредит бирелгән”, - диде ул. Чагыштыру өчен – 2016 елда
банк-оператор 365,8 сумга 50 кредит бирде.
Чыгыш ясаучы
сүзләре буенча, быел, ташламалы кредит алган фирмалар арасында 56% җитештерү
белән шөгыльләнүче фирмалар тәшкил итә, 18% - медицина, 5-әр % - ТКХ һәм
җәмәгать туклануы, 3% - эчке туризм. Моннан кала, программада өстенлекле
юнәлешләр буенча эшләүче фирмалар – хостеллар һәм кунакханәләр (8%), мәгариф (5%)
– катнашкан.
Бирелгән кредитлар
саны кимүне Артур Вәлиәхмәтов берничә сәбәп белән аңлатты. Беренче чиратта,
узган елда апрельдә расланган яңа муниципаль программа кабул ителде. Икечесе,
ТР банка секторында туган вәзгыять фонында эшмәкәрләр үзләре өстенә яңа
бурычлар алырга теләми һәм төбәк банкларына сакчыл карый.
Икътисади үсеш
комитеты рәисе сөйләгәнчә, эшмәкәрләрнең банк-операторга карата дәгъвалары бар:
залог бәясен тәэмин итүнең түбән коэффициенты, банкның аналитика бүлеге әкрен
эшләү, зур күләмдә өстәмә докуметлар таләп итү.
“Билгеләп үтәргә
кирәк, быел программаны гамәлгә ашырганда, барлык тоткарлаучы факторлар исәпкә
алыначак. Банк-операторга карата яңа таләпләр куярга планлаштырыла. Хәзерге
вакытта проектның яңа шартлары формалаштырылды. Февраль аенда эшмәкәрләр берләшмәсе
белән алар буенча фикер алышырга, закон тарафыннан каралган конкурс
процедураларын үткәрергә һәм март аенда программага старт бирергә планлаштырыла”,
- диде Артур Вәлиәхмәтов.
Казан Мэры, үз
чиратында, февраль ахырыннан да калмыйча, программаны гамәлгә кертергә һәм,
эшмәкәрләр теләкләрен исәпкә алып, яңа шартлар булдырырга чакырды.
“39 кредит
бирелгән. Бу яхшы сан, ләкин бу бит 1000 эшмәкәрдән. 99 алдан хупланган
гаризаның да 39-ы гына азакка кадәр килгән, - диде шәһәр башлыгы. – Сәбәпләр арасында
банк таләпләрен әйтеп үттегез, объектив сәбәпләр дә бардыр. Әмма, әлеге
программа үтәлеше белән без тулысынча канәгать, дип әйтеп булмый. Бу, әлбәттә,
башка шәһәрләргә караганда яхшырак, ләкин без моңа риза булырга тиеш түгел”. “Әйе,
банк кризисы, ел саен нидер булып тора, ләкин алдыбызда туган сорауларны хәл
итү өчен дә без җитәкчеләр”, - дип билгеләп үтте Мэр.
“Хаталар өстендә
эшләгез. Әлеге программаны гамәлгә ашыруда безнең белән бергә бара торган
банк-оператор эзләгез”, - дип өстәде Мэр.