(Казан шәһәре KZN.RU,
4-нче июль). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка
Казанның Рәхмәтуллин – Кави Нәҗми
– Профсоюз – Муса Җәлил урамнары чикләрендәге
тарихи кварталын реставрацияләү проекты тәкъдим иттелде.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Казан Мэры Илсур
Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе
Олеся Балтусова, Казанның баш
архитекторы Татьяна Прокофьева һәм
башкалар катнашты.
Искәртеп китик, элегрәк “Ак Барс Девелопмент” компаниясенә Казанның
тарихи кварталын реставрацияләү проектын
әзерләргә кушылган иде.
“Студия Комплект” җаваплыгы
чикләнгән
җәмгыятьнең
баш архитекторы Марсель Искәндәров реконструкцияләү буенча архитектур-концептуаль тәкъдим
керткән иде.
Проект кысаларында мәдәни мирас объектларын торгызу, шулай ук аларның флигельләрен
һәм эчке ишегалларын реставрацияләү дә
карала.
Функциональ яктан әлеге
проектта ике торак резиденция (сыйфатлы торак) һәм
офис урыннары төзү карала.
Әлеге тарихи квартал
территориясендә федераль әһәмияттәге
объект – 1873 елда Николай Бауман туган һәм
яшәгән
йорт, республика әһәмиятендәге объект– «Пискунов йорты, 1841», федераль
(бөтенроссия) әһәмиятендәге мәдәни
мирас объекты – «Дворянское собрание» кунакханәсе
бинасы», 18 гасыр һәм башка тарихи
объектлар урнашкан.
Бүген тәкъдим ителгән
проект тулысынча хупланды.
Рөстәм Миңнеханов
сүзе буенча, иң мөһиме – районның кыяфәтен
саклап калу. «Булганны саклап калырга кирәк.
Беренче чиратта төзекләндерелергә
зарур булган объектларны билгеләргә кирәк.
Тарихи ядкярләр мөмкин кадәр реконструкцияләнергә һәм заманча кулланылышка яраклаштырылырга
тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов,
дип хәбәр
итә ТР Президенты матбугат хезмәте.