(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль, Михаил Ченцов). Казанның
Совет районында 2-нче Азино урамы буенча 1224 укучыга полилингваль гимназия
төзү эшләре тәмамланып килә. Әлеге объектны яңа уку елы башына тапшыру
планлаштырыла. 2017-2018 уку елында гимназиядә 1-нчы сыйныфтан 8-нче сыйныфка
кадәр сигез паральлел ачылачак. Күчмә киңәшмә кысасында бинаның сыйныфларын
шәһәр башлыгы Илсур Метшин тикшерде.
Шәһәр башлыгы белән күчмә киңәшмәдә шулай ук Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, ТР Төп
инвестицион-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин, “Азык-төлек һәм социаль
туклану департаменты” муниципаль унитар предприятиесе директоры Гүзәл Ананьева,
Казанның Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Хадиуллин, Совет
районының администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров һәм башкалар катнашты.
Төзелеш мәйданында түбәндәге эшләр тәмамланган: түбә ябу,
тәрәзәләр һәм витражлар урнаштыру, вентеляцияле фасад ясау, диварлар салу.
Төгәлләнү стадиясендә булган эшләр – кермогранит плиткадан идән салу (80%), керамик
плиткадан диварлар урнаштыру (80%) һ.б. Гимназияне төзү эшләре федераль һәм
республика бюджетлары хисабына башкарыла.
“Ак таш” җаваплыгы чикләнгән җәмгыят компаниясенең генераль
директоры Газинур Ахметов хәбәр иткәнчә, төзекләндерү эшләре июль азагына кадәр
төгәлләнәчәк. “Җәй ахырына барысы да әзер булачак. 15-20 августта йомгак
тикшерү этаплары башланып китә”, - диде Г.Ахметов.
Өч катлы гимназия 1224 укучы өчен исәпләнеп ясалган. Бинаның
гомуми мәйданы 25,8 мең кв.м. Мәктәптә 4 блок булачак: җәмәгать туклану блогы,
башлангыч һәм югары сыйныфлар блогы һәм ике спортзал.
Казан Мэры Ислур Метшин башкарылган эшләргә уңай бәяләмә
бирде. “Биредә барысы да балаларның сыйфатлы белем алулары өчен ясалган. Бу XXI
гасыр мәктәбе. Шундый мәктәп төзү турында без хыялланып та карамадык”, - диде
шәһәр башлыгы.
Конкурслы сайлау нәтиҗәсендә мәктәпнең җитәкчесе итеп Илдар
Сәяхов билгеләнде. Аның сүзе буенча, гимназия проекты заманча итеп эшләнелгән
һәм мәгариф стандартларына туры килә.
Мәктәп директоры И.Сәяхов сүзе буенча, белем бирү
учреждениесендә укулар татар һәм рус телләрендә дә алып барылачак.
“Комплектацияләү эше ата-аналар теләге буенча башкарылачак”, - диде ул.
2017-2018 уку елында гимназиядә 1-нчы сыйныфтан 8-нче
сыйныфка кадәр сигез паральлел ачылачак. Киләсе уку елыннан тиешле аккредитация
алудан соң мәктәпкә югары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары җыелачак.