(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль, Михаил Ченцов). Татарстан
башкаласында беренче тапкыр волонтерлар өчен “FISU Volunteer Leaders Academy 2017” белем бирү форумы ачылды.
Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе базасында узган
ачылыш тантанасында форум катнашучыларына сәламләү сүзләре белән Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм FISU Президенты Олег Матыцин мөрәҗәгать
итте.Чарада шулай ук ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Казан Мэры
Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, FISU Президентының
генераль киңәшчесе Игорь Сивов һәм башкалар катнашты.
Беренче булып волонтерларга О.Матыцин мөрәҗәгать итте. “Без
барыбыз бергә әлеге фантастик Казан шәһәрендә XXVII җәйге Универсиада
башкаласында җыелганга шатмын. FISU-ның төп бурычы ул – спорт һәм белем бирү
аша кешеләрне берләштерү. Әлеге яңа проектыбыз да сезнең ярдәмегез белән уңышлы
булыр дип ышанып калам”, - диде О.Матыцин. Шулай ук ул Р.Миңнехановка һәм
И.Метшинга проект идеясенә ярдәм итү һәм күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт
сүзләрен җиткерде.
“FISU Volunteer Leaders Academy 2017” форумы Казанда 8-нче
июлгә кадәр дәвам итәчәк. Форумны уздыру идеясен тәҗрибә белән уртаклашу
максатыннан волонтерлык берләшмәсе вәкилләре тәкъдим итте. Чара программасы
лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр уздыруны кече группаларда эш итүне үз
эченә ала. Лекцияләрне FISU, UNESCO, Халыкара Олимпия комитеты, WADA һ.б.
оешмаларның белгечләре уздыра. Казандагы волонтерлар лагерендә 91 илдән 111
вәкил яки волонтерлык хәрәкәте яки оешмасы җитәкчеләре катнашачак.
Форумны рәсми рәвештә Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде.
“Волонтерлар һәм безнең кунаклар ярдәме белән 100-дән артык Россия һәм Халыкара
бәйгеләр уздырылды. Сезгә бик зур рәхмәт”, - диде Президент һәм форумны ачык
дип игълан итте.
Билгеләп китик, белем бирү лагереның азагында проект
катнашучылары Халыкара университет спорты көнен бәйрәм итү программаларын
тәкъдим итәчәк. Атналык интенсив нәтиҗәсендә 5 иң яхшы волонтерга Тайбэйда
узачак Бөтендөнья җәйге Универсиадасына путевкалар биреләчәк. Шулай ук,
проектның хезмәттәш-компаниясе аерым осталык күрсәткән катнашучыларга дөньяның
иң әйбәт университетларында инглиз телен уку өчен 5 стипендия тәкъдим итәчәк.