(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль, Антон Ноздрин). “Казан”
Гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта 8-нче июль көнне масштаблы бөтенроссия гаилә,
мәхәббәт һәм тугрылык көне хөрмәтенә бәйрәм уздырылачак. Моның турында бүген
эшлекле дүшәмбе вакытында гражданлык хәлләре актларын теркәү идарәсе башлыгының
вазифаларын үтәүче Фәридә Гыйлемханова хәбәр итте.
Шәһәр бәйрәме 8-нче июль көнне 16.00 сәгатьтә 10 интерактив
мәйданчыкта башланачак. “Зур зона актив уеннар өчен оештырылачак. Тыныч ял өчен
китап кибете эшләячәк”, - диде Ф.Гыйлемханова. Бәйрәм территориясендә балалар
мәйданчыгы оештырылачак, ә әниләр өчен макияж ясау буенча мастер-класслар
узачак.
Гадәттәгечә ул көнне “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медальләр
тапшыру тантанасы узачак. Ф.Гыйлемханова сүзе буенча, Гаилә көне 2008 елда билгеләнеп
уза башлады, ә киләсе елга Айдаровлар гаиләсенә беренче медаль тапшырылды. 2009
елдан алып Татарстанда барлыгы 541 бүләк бирелгән, шуларның 58 Казан
гаиләләренә тапшырылган.
Фәридә Гыйлемханова сүзе буенча, быел “Мәхәббәт һәм тугрылык”
өчен медальләр 12 гаиләгә биреләчәк. Шулай итеп, медаль Бөек Ватан сугышы
ветераннары Фарах һәм Әминә Хәйретдиновларга бирелә. Быел алар бергә яшәүнең 70
еллыгын билгеләп узачак.
Шулай ук, бүләкләнүчеләр арасында 50 ел бергә яшәгән Рәзил
Вәлиев һәм Алия Абдуллина гаиләсе. Медаль белән күп балалы Әхмәт һәм Асия
Сабировлар гаиләсе бүләкләнәчәк. “28 ел бергә яшәп пар 5 бала тәрбияләде”, -
диде идарә җитәкчесе.
Бәйрәм көне зур флешмоб һәм зур концерт программасы белән
тәмамланачак.
Билгеләп үтик, ул көнне “Казан” Гаилә үзәгендә 63 гаилә, ә
гомумән шәһәр буенча 116 пар өйләнешәчәк.