(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль, Алсу Сафина). Ачык конкурс
кысасында Казанның парклары белән идарә итү дәгъвачыларынан якынча 130 резюме җибәрелгән.
Барлыгы 11 идарә итүче сайланачак. Казан Мэры Илсур Метшин зур конкуренцияне
әйбәт планка дип саный.
“Парк ул икътисад та, төзекләндерү дә, чисталык та икәнен
аңлый торган кешеләрне сайларга кирәк. Һичшиксез алар креатив булырга тиеш”, -
диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы фикеренчә парк-менеджер вазифасы Казан өчен яңа әйбер,
шунлыктан безгә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдән тәҗрибә алырга
кирәк.
Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Алсу Карякина
эшлекле дүшәмбе барышында хәбәр иткәнчә, резюме тапшыручылар арасында оештурычы
осталыгы белән иҗади профессия һәм ивент-индусриядә тәҗрибәләре булган
вәкилләр, башлый торган һәм тәҗрибәле архитекторлар һәм башка профессия
вәкилләре бар.
“Конкурста катнашучылар арасында Казанда белем алып башка
шәһәрләргә китүче кешеләр дә бар”, - диде А. Карякина.
Казанның 11 паркына парк-менеджерлар эзләү эше этаплар
буенча башкарыла. 4-нче июль көнне резюмелар кабул итү эше тәмамлана. 7-нче июль
көнне яңа этап башлана. Катнашучыларга бер парк яки сквер мисалында шәһәрнең
җәмәгать киңлекләрен үстерү концепциясен эшләргә кирәк булачак, шулай ук,
мәдәни программа төзү, паркның маркетинг компания концепциясен әзреләргә һәм
территорияне карап тоту, төзекләндерү эшләрен оештыру проектларын тәкъдим
итәргә. Шул ук көнне 7-нче июлдә дәгъвачылар өчен Мәскәүнең Горький паркы
директоры Марина Люльчук лекциясе узачак.
Конкурс катнашучылары өчен презентация әзерләүгә 2 атна вакыт
биреләчәк. 24-нче июль көнне катнашучылар әзерләгән презентацияләрен тәкъдим
итәчәк.
Катнашучыларның презентацияләрен бәяли торган жюри составында
ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урныбасары Дамир Фәттахов һәм җәмәгать киңлекләре белән идарә итү өлкәсендә
белгечләр булачак.
Искәртеп китик, менеджерлар Горки-Әмәт урман паркы,
Наратлык, Урицкий исемендәге, “Крылья Советов”, Җиңү праклары, “Казан” гаилә
үзәге, “Черек күл”, Горький исемендәге парклар, Аксенов һәм “Дәрвишләр” скверы
һәм Лядской бакчасы өчен менеджерлар сайланачак. Конкурста югары белем алган
яшьләр катнаша ала. Катнашу өчен резюмены parkmanager@institute.tatar
электрон почтасына җибәрүегез сорала.