(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нчы июль, Алсу Сафина). Казанлыларның
кунакчылыгы өчен турнир кунаклары, футболчылар һәм җанатарлар шәһәргә югары бәя
бирде. Моның турында бүген эшлекле дүшәмбе барышында шәһәр Мэры Илсур Метшин хәбәр
итте. Татарстан башкаласының “Казан Арена” стадионында узган дүрт матчны 155
мең кеше, шул исәптән Мексикадан, Португалиядән, Чили һәм Германиядән килгән 5
мең җанатарлар карады.
И.Метшин билгеләп үткәнчә, Конфедерацияләр кубогы турнирына
әзерлек процессында Казанга ФИФА җитәкчелеге, милли җыелма командалар делегацияләре
җитәкчеләре, ил җитәкчелеге, оештыру комитеты, футболчылар һәм җанатарлар
тарафыннан югары бәя бирелде. “Зур эш башкарылды, күп көч түгелде”, - диде
И.Метшин, һәм Конфедерацияләр кубогы турнирына әзерләнү һәм аны уздыру барышын
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов контрольдә тотуын билгеләп узды
Шәһәр башлыгы сүзе буенча, Кофедерацияләр кубогы вакытында
турнирны уздыру мәсьәләләре республика башлыгы белән РФ Дәүләт Думасының физик
культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет әгъзалары белән
очрашуда каралды. “Иң мөһиме әлеге чараларны әзерләү системалы итеп һәм төгәл
план буенча башкарылуы. Эш күләме шактый зур, ул 90 % кунаклар белән ярышта
катнашучыларга күренми торган айсберг кебек”, - диде И.Метшин.
Конфедерацияләр кубогын һәм мәдәни-күңел ачу чараларны
(50-дән артык) 700-дән артык журналист яктыртты.
“Федераль һәм чит ил массакүләм чаралары безнең шәһәрнең һәм
халыкның кунакчылыгын билгеләп үтүләре куандыра. Безнең белән бергә кунакларны
каршы алган һәм әлеге кунакчылык атмосферасын тудырырга ярдәм иткән барлык
кешеләргә дә рәхмәт. Шундый чараларның һәрберсе шәһәребезне яңа дәрәҗәгә
күтәрә. Һәм иң мөһиме шәһәрнең инфраструктурасы гына түгел, ә халыкның
ментальлеге дә үзгәрә”, - диде шәһәр башлыгы.
Искәртеп китик, Конфедерацияләр кубогы вакытында Мексика
журналистлары Казан турында фильм төшерде. Әлеге фильм “Destinos del mundo”
сәяхәтләр турындагы программада “Mexico Travel Chanel” каналында күрсәтеләчәк.
“Конфедерацияләр кубогының иң төп нәтиҗәсе ул аның гадәттән
тыш хәлләр булмавы белән бәйле”, - диде Мэр һәм турнир вакытында тәртип
саклаучыларга һәм оештыручы комитетка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Әйбәт бәяләр булуга карамастан, әле башкарыласы эшләр дә
бар. Без җитешсезлекләрне күрдек. Дөнья чемпионатын тагы да әйбәтрәк уздыру өчен
без ел дәвамында хаталарыбызны төзәтәчәкбез”, - диде Казан Мэры.
Шулай итеп, журналистлар белән әңгәмә вакытында Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов юл хәрәкәтен оештыру
эшен оптимальләштерү зарурлыгы турында билгеләп узды. “Кайбер көннәрне
Компрессорный ягына 50 буш автобус, ә квартал ягына тыгыз тутырылган автобуслар
баруы күзәтелде. Без хаталарыбызны төзәтәчәкбез”, - диде Д.Фәттахов.
Моннан кала, якында Рестораторлар һәм отльерлар ассоциациясе
катнашында киңәшмә уздырылачак. Д.Фәттахов башка мәсьәләләр белән берлектә
инглиз телендә меню мәсьәләсен карарга кирәклеген билгеләп узды.
Шулай ук, бер мәсьәлә җәйге верандалар белән бәйләнгән.
“Әлеге верандаларның стилен һәм формасын без рестораторлар белән алдан
сөйләшәчәкбез”, - диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.