(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль, Антон Ноздрин). “Тәмле
Казан” гастрономия фестивале Татарстан башкаласында 7, 8 һәм 9 июль көннәрне
узачак. Тәмле ризык бәйрәме быел яңа мәйданда – Меңьеллые паркында уздырылачак.
Әлеге чараның программасы турында бүген эшлекле дүшәмбе барышында Туризм
үсешенә булышлык күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләде.
Д.Санникова билгеләп үткәнчә, әлеге фестиваль Казанда 3-нче
мәртәбә генә үткәрелүгә карамастан, ул Россиянең гастрономия һәм кулинария
фестивальләре унлыгына керде.
“Өченче ел үздырылып илнең иң әйбәт фестивальләре унлыгына
эләгү – бик яхшы старт. Димәк әлеге фестивальгә кунаклар чакырганда без
планканы күтәрергә тиеш”, - диде И.Метшин.
Дарья Санникова сүзе буенча, фестивальнең төп бурычы татар
милли ашларын популярлаштыру. Шул рәвешле әлеге чараның популярлыгы ел саен
артып тора. 2015 елда фестивальдә якынча 22 мең кеше катнашты һәм кунак булды.
2016 елда катнашучылар һәм кунаклар саны 29 мең кешегә кадәр артты, ә быел
оештыручылар 30 мең кеше булыр дип фараз итә.
Кунаклар өчен 10 тематик зона оештырылачак. Комитет
директоры сүзе буенча, фестивальдә 50-дән артык туклану предприятиесе эшләячәк.
Комитет директоры билгеләп үткәнчә, быел башка шәһәрләрдән катнашучылар саны
былтыргы ел белән чагыштырганда 40 процентка күбрәк булачак. Фестиваль
кунакларына шәһәрнең иң әйбәт оешмасын сайлау мөмкинлеге биреләчәк.
Быел фестивальдә беренче тапкыр маркет оештырылачак.
“Кунакларны көн саен өчпочмаклар, бургерлар, кәһвә ясау буенча мастер-класслар
көтеп торачак”, - диде Дарья Санникова. Шулай ук, биредә 80 урынлык балалар
мәйданчыгы оештырылачак. Көн дәвамында кунаклар өчен җанлы музыка уйнаячак.
“Катнашучылар саны гына түгел, ә географиясе дә артуы
куандыра. Әлеге чара гаилә белән ял итү өчен бик әйбәт мөмкинлек”, - диде шәһәр
башлыгы һәм оештыручыларга уңышлар теләде.