(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июль, Антон Ноздрин). Бүген
Казан Мэры Илсур Метшин эшмәкәрләр катнашында шәһәрдә стационар булмаган сәүдә
объектларын урнаштыруның яңа схемасын кертү буенча эш киңәшмәсе уздырды.
Эшмәкәрләрне тыңлаганнан соң шәһәр башлыгы ТР Министрлар Кабинетында
объектларны торгалар уздырмыйча урнаштыру хокукының чикләмәсен гамәлдән чыгару
турында үтенечен әзерләргә кушты.
Кулланучылар базары рәисе Руслан Зәйнетдинов хәбәр иткәнчә,
стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруның яңа схемасы үз эченә 17 төр
эшчәнлек буенча 895 урын ала. Моннан алда 500 объект торгка чыгарылыр, ә калган
363 урын аренда турында килешү буенча 2 айдан да артык булмаган түләү бурычлары
булмаган эшмәкәрләр артыннан калыр дип планлаштырылган иде.
Ләкин, Р.Зәйнетдинов сүзе буенча, килешү шартларын
анализлаганнан соң әлеге критерийларга бары тик 80 объект кына туры килүе
ачыкланды. “Намуслы эшмәкәрләр саны 75 кешегә кадәр кимеде. Барлык урыннар да
торгаларга чыгарылачак”, - диде ул.
“Эшмәкәрләрнең бары тик 10% гына аренда түләвен үз вакытында
кертә”, - диде Мэр һәм эшмәкәрләрне әлеге күренешнең сәбәбен аңлатырга сорады.
Эшмәкәр Анастасия Шевченко сүзе буенча, үзенең бурычы
турында ул күптән түгел генә белде. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына еш
килеп йөрмәс өчен эшмәкәрләр аренда түләвен бер елга алдан түләп куялар икән.
“Мәсәлән 2013 елда Комитетка килгәч безгә аренда түләвенең тарифы артуы турында
хәбәр иттеләр. Шунлыктан без биргән сумма бер ел өчен аренда түләвенә җитмәде.
Безгә хисап бирделәр һәм без аны түләдек, ләкин тариф үзгәрүе сәбәбендә безнең
бурычыбыз җыелган”, - диде А.Шевченко.
Казан Мэры эшмәкәрләрдән тариф үзгәрүе турында белдерүләр
булдымы дип сорады. “Тариф күтәрелүе турында белдерүләр булмады. Бурыч турында
белер өчен Комитетка кабул итү сәгатенә килергә кирәк. Ә кабул итү сәгатьләре
атнасына 2 мәртәбә 2-3 сәгать кенә”, - диде Анастасия Шевченко һәм әлеге
очракка эшмәкәрләр өчен махсус электрон шәхси кабинет булдыру тәкъдимен чыгарды.
И.Метшин аңлатмалар өчен Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты
рәисе Ренат Галәветдиновка һәм администрация башлыгына мөрәҗәгать итте. “Безнең
өчен эшмәкәрләр үзләрен хезмәттәшләр итеп хис итүләре мөһим”, - диде ул.
И.Метшин сүзе буенча, ТР Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр
кертү турында үтенеч әзерләнәчәк.
Шәһәрнең кече һәм урта эшмәкәрлек гилдиясе рәисе Евгений
Иосипов Казан Мэрына икенче мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итте. Аның сүзе буенча,
аренда килешүен төзү вакытында беренче квартал өчен түләүдән кала аренданың
бишенче елы өчен дә түләүне бирергә кирәк. Кайбер эшмәкәрләр өчен бу шактый зур
акчалар. Шәһәр башлыгы әлеге мәсьәләне карарга кушты.
Утырыш нәтиҗәсендә Казан Мэры Башкарма комитет җитәкчесенең
беренче урынбасары Дамир Фәттаховка барлык тәкъдимнәрне дә исәпкә алырга һәм
аларны киләсе эштә кулланырга кушты.