(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль, Алсу Сафина).
Казан Мэры Илсур Метшин Мамадыш трактында урнашкан “Весна” торак комплексын
территорияне комплекслы итеп үзләштерүнең әйбәт мисалы дип атады. Хәзерге
вакытта торак комплекста 1195 фатирлы өч йорт кулланылышка бирелде, өч яңа йорт
һәм 340 урынлы балалар бакчасы төзелә. Шулай ук, биредә Нокса елгасының яр буен
төзекләндерү эшләре бара.
Торак комплексның
проекты 2022 елга кадәр исәпләнгән һәм 13 йорт, ике балалар бакчасы һәм 1,5 мең
урынлы мәктәп төзүне үз эченә ала. Апрель аенда биредә өч катлы балалар
бакчасын төзү эшләре башланып китте. Бинаның мәйданы 6,5 мең кв.м тәшкил
итәчәк. 2018 елда балалар бакчасына беренче төркемнәр җыелачак.
И.Метшин мәктәпкәчә учреждениене төзү мәйданчыгын карап
кайтты. Объектны проектлау белән “ГипроВТИ” ачык акционерлык җәмгыяте
шөгыльләнә.
Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Хадиуллин микрорайонда 650
бала яшәвен хәбәр итте. Шуларның 300 3-7
яшендәге балалар. Балалар бакчасының мөдире Ләйсән Гафарова сүзе буенча, хәзер
җиһазландыру исемлеген килештерү эше бара.
“Унистрой” идарә итү компаниясе” җаваплыгы чикләнгән җәмгыять
директоры Илфат Гыйльфанов сүзе буенча, әлеге торак комплекста сатуга куелган фатирлар
саны аз калды, чөнки аларга ихтыяҗ шактый зур.
Нокса елгасының янәшә булуы торак комплекс
инфраструктурасының үзенчәлеге булып тора. Быел йорт салучылар елга буенда парк
зонасын төзекләндерү эшенә кереште. Паркның гомуми территориясе 86,8 мең кв.м.
булыр дип исәпләнә.
“Әлеге комплекс - территорияне комплекслы итеп үзләштерүнең
әйбәт мисалы булып тора”, - диде шәһәр башлыгы.
“Весна” торак комплексында төзү эшләрен тикшерүдә шулай ук
Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Совет районының
администрация башлыгы Рөстәм Гафаров һәм башкалар катнашты.