Эшлекле сәфәрдә Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә мәдәни мирас объектларын карады.
Президентны Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар озата йөрделәр.
Казанның тарихи үзәге буйлап чираттагы экскурсия Ульянов-Ленин урамыннан башланды, элеккеге Беренче тау агачтан төзелеш сәнгате үрнәкләре белән билгеле булган. Планлаштыру һәм төзелеш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре турында өч ел элек сөйләшенгән иде инде. ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова билгеләгәнчә, урамның архитектур кыяфәте һаман да хакимият игътибарын таләп итә, бушлыкларда төзелеш дәвам итә, кайбер һәйкәлләрне генә хуҗалары реставрацияли. Урам Казан кунакларының игътибарын җәлеп итә, биредә сирәк агач усадьба төзелмәләре сакланган. 1920 елда Казан зияратларыннан алынган кабер ташлары белән ныгытылган тау бите урам башында тарихның чын чагылышы булып тора. Рөстәм Миңнеханов шәһәр хезмәтләренә староверлар чиркәвеннән Ульянов урамына таба күтәрелә торган җәяүле зонаны төзекләндерергә кушты.
Олеся Балтусова Рөстәм Миңнехановка XIX гасырда төзелгән 16-нчы номерлы агач йортны күрсәтте.
24-нче номерлы йорт та агач, 1887 елда биредә Владимир Ульянов яшәгән. Йортка реставрация һәм җимерелгән флигельне яңадан төзү кирәк. Татарстан Президенты ТР мәдәният министрлыгына әлеге мәсьәләне хуҗасы белән хәл итәргә йөкләде.
31-нче номерлы йорт – XIX гасыр уртасындагы Казан утарының классик үрнәге, Сухановлар утары – республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты. Йорт авария хәлендә, әмма Казан шәһәренең башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, ул даими яшәү өчен яраклы түгел дип танылмаган.
20-нче номерлы йорт – 1904 елгы Аносов йорты, республика дәрәҗәсендә мәдәни мирас объекты. Биредә Вахитов районының 37-нче номерлы балалар бакчасы урнашкан. Рөстәм Миңнеханов бу бинада төзекләндерү эшләре зарурлыгын һәм капремонт программасына кертү кирәклеген ассызыклады.
XIX гасырда төзелгән Терпигоревлар йортында реставрацияләү эшләре бара.
Шуннан экскурсиядә катнашучылар Катанов тыкрыгыннан уздылар, анда академик Арбузовлар йорт-музее урнашкан. Музейның күрше агач һәйкәлендә композитор Фәрит Яруллин яшәгән. 2013 елда аукционнан ышанычлы кулларга сатылган – ремонт эшләре архитектор-реставратор Ирина Аксенова җитәкчелегендә инде тәмамланып килә, анда торак булу планлаштырылган.
13-нче номерлы агач йорт XIX гасырда атаклы Казан профессоры Катановныкы булган, 2000 елларда янган, хәзерге хуҗасы әлеге һәйкәлне торгызу проектын эшли, ул да анда торак ясауны планлаштыра.
Волков урамында 46-нчы һәм 42-нче номерлы мәдәни мирас объектлары янында Татарстан Президенты хуҗаларга фасадларны ремонтлау эшләрен уздыру буенча тәкъдимнәр бирде. Якында яхшы сакланган агач йортлар бар. Ләкин күпчелек агач йортлар җимерелгән. Хәзер ул урыннарда күп фатирлы йортлар.
Маршрутның соңгы пункты Фрунзе агачлыгы урамы булды, анда элеккеге Шамов хастаханәсе бинасы реставрация мәсьәләсен хәл итүне көтә. “ТР үсеше корпорациясе” ААҖ вәкилләре мәгълүматлары буенча хәзерге вакытта эскиз проект эшләнә. Президент җитәкчелегендәге комиссия концепциянең вакытлы вариантын кире какты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат үзәге.