Илсур Метшин ачылыш тантанасында катнашты һәм балаларны, аларның ата-аналарын шатлыклы вакыйга белән котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче сентябрь). Казанның Яңа Савин районында “Ягымлы нур” (“Ласковый лучик”) яңа балалар бакчасы ачылды. Ачылыш тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты. Шәһәр җитәкчесе мәктәпкәчә учреждениенең биналарын карады һәм балаларны, аларның ата-аналарын әлеге шатлыклы бәйрәм белән котлады.
Балалар бакчасы ачылышы уңаеннан сабыйлар концерт номерлары әзерләгәннәр – җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр укыдылар. Илсур Метшин балаларны да, аларның ата-аналарын да әлеге шатлыклы бәйрәм белән котлады. “Казанда соңгы 5 елда балалар туу очрагы 50%-ка үсте – безнең өчен куанырлык саннар. Шәһәребез матур гаиләләр, бәхетле балалар белән тагы үсәр дип өметләнәбез”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Казан Мэры шулай ук Россия Президенты Владимир Путин 2016 елга кадәр өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге сабыйларның барысын да балалар бакчалары белән тәэмин итү бурычын куйганлыгын искәртеп үтте. “Президент Рөстәм Миңнехановның “Бәләкәч” программасы ярдәмендә әлеге яшьтәге балалар арасында чират бетте. Өч яшькә кадәрге сабыйларны бакчага урнаштыру проблемасы тора хәзерге вакытта”, - дип дәвам итте Мэр. Ул ТР башкаласында дистәләгән балалар бакчалары ачылышын ассызыклап үтте – бу елда гына да 28 яңа мәктәкәчә учреждениене ачу планлаштырыла.
“Мәктәпкәчә белем бирүне бинаның нигезе белән чагыштырырга мөмкин. Гаиләдән соң төп нигезләрне, төп белемнәрне балаларыбыз нәкъ менә балалар бакчасында ала башлый. Бу педагогик коллектив өчен зур җаваплылык булып тора”, - диде шәһәр җитәкчесе. Мэр шулай ук районны алга таба үстерү юнәлешендәге планнары белән дә уртаклашты. “Универсаль спорткомплекс, хоккей сарае – без ачылышка әзерли торган проектларның зурысы, биредә балаларыбыз фигуралы шуу, хоккей белән шөгыльләнә алачак, ә ата-аналар сәламәтлек төркемнәренә йөри ала. Халык күп яши торган районнарның берсе “йокы районы” булудан туктавы сөендерә, биредә социаль инфраструктура үсеш ала, тормыш кайный”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Бәйрәм азагында Казан Мэры балалар бакчасы җитәкчесенә спорт кирәк-яраклары алыр өчен сертификат тапшырды, ә балаларга зур торт бүләк итте.
Яңа балалар бакчасын комплектлаган вакытта үсешләрендә психик тайпылышлар булган балалар өчен махсус төркем ачылуы аның үзенчәлеге булып тора. “Ягымлы нур” балалар бакчасы 120 урынга исәпләнгән.