Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин тарафыннан старт бирелгән эстафетаны Игорь Пушкарев Псков Мэры Иван Ценерскийга тапшырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Владивосток Мэры Игорь Пушкарев ГТО нормаларын тапшыру буенча хәйрия эстафетасын Казан Мэры Илсур Метшиннан кабул итеп алды.
Исегезгә төшерәбез, яңа хәйрия акциясенә стартны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында Горький исемендәге яңа паркның ачылыш вакытында бирделәр. Акция барышында катнашучылар бер-берсен ГТО нормаларын тапшырырга чакыра, кем тапшырмый, шул Чулпан Хамматова һәм Дина Корзун тарафыннан булдырылган “Тормыш бүләк ит” хәйрия фондына 3 мең су акча күчерергә тиеш була. Җирдән кул көче белән күтәрелү буенча икеләтә норманы башкарып, Казан Мэры эстафетаны Владивосток Мэры Игорь Пушкаревка тапшырды.
“Хәйрия һәм спорт эстафетасын Казан Мэрының Владивостокка тапшыруы юктан гына түгел. Узган елда без Илсур Метшин белән диңгез буенда урнашкан башкалада Универсиада утын каршы алдык, ул Россия этабын нәкъ менә Владивостоктан башлады. Мин үземнең хезмәттәшемнән эстафетаны теләп алам һәм хәзер үк ул күрсәткән нәтиҗәләрне кабатларга әзермен”, - дип билгеләде Владивосток мэры үз шәһәрләренең “Президент спорт ярышлары-2014”-тә катнашучы 73-нче номерлы мәктәп укучылары белән очрашу барышында.
Игорь Пушкарев җирдән кул көче белән күтәрелү буенча ГТО нормаларын икеләтә тапшырды, шулай ук ату буенча да нормалар бирде. Исәпне мәктәп укучылары алып барды, соңыннан үзләре дә шәһәр җитәкчесенә кушылдылар. Моннан кала, диңгез буе башкаласының җитәкчесе Илсур Метшиннан чакыруны кабул итеп алды һәм ГТО нормаларын тапшырды, ул шулай ук “Тормыш бүләк ит” хәйрия фондына акча күчерде, дип хәбәр итә Владивосток администрациясенең матбугат хезмәте.
“Без яшьләргә спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә карата мәхәббәт тәрбияләргә тиешбез. Һәм мондый мисаллар бөтен җирдә дә булырга тиеш: гаиләдә, укуда, эштә, дуслар арасында”, - дип ассызыклады Игорь Пушкарев һәм Владивосток халкын шәһәр стадионнарына һәм спорт мәйданчыкларына чыгарга, спорт белән актив рәвештә шөгыльләнергә, шулай ук эстафетаны кабул итеп алырга һәм ГТО нормаларын тапшырырга чакырды.
“Тормыш бүләк ит” хәйрия фондына булышу максатыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин тарафыннан старт бирелгән эстафетаны Игорь Пушкарев Псков Мэры Иван Ценерскийга тапшырды.
Фоторепортаж
Видео