Казан Кремлендә узган очрашуда Илсур Метшин да катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич һәм ФРГ эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды, чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты. Илче әфәнде Казанга Германия-Россия Яңа технологияләр институтын ачуда катнашу өчен килде.
Рюдигер фон Фричны Татарстанда сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республика, Россия регионнарының берсе буларак, Германия белән икътисадның күп тармаклары буенча хезмәттәшлек итә. Ул кыскача гына Татарстанның икътисадый һәм сәнәгать потенциалы, төп тармакларның – нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать секторының үсеше турында сөйләде. Германия – республиканың тышкы икътисадый партнеры, дип ассызыклады ул, без югары технологияле җайланмалар өлешендә, машина төзелешендә хезмәттәшлек итәбез. Ул «Даймлер», «Мерседес Тракс» һәм башка предприятиеләрне билгеләп үтте. Барлыгы Татарстанда немец бизнесы катнашында 90-нан артык предприятие эшли.
Хезмәттәшлекнең перспектив тармаклары энергетика, медицина, мәгариф булырга мөмкин.
Фән һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне ул бик мөһим дип атады. Без Германия-Россия Яңа технологияләр институты проектына зур өметләр баглыйбыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бу югары уку йорты студентларга техник белгечлекләр буенча җитди белем алырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Президенты шулай ук Германиягә ясаган сәфәре барышында (2013 елның көзе) кунакчыл мөнәсәбәтләре өчен аларга рәхмәт белдерде. Ул чакта Татарстан делегациясе күп кенә сәнәгать предприятиеләрендә булды.
Үз чиратында Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне югары бәяләде.
Очрашу барышында Германия эшлекле даирәләре вәкилләре Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә карата тәкъдимнәр әйттеләр. Бу шул исәптән – медицина тармагы, машина төзелеше, мәгариф һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өлкәсендә инжиниринг үзәкләре булдыру, дип җиткерелә ТР Президенты сайтында.
Фоторепортаж