
Татарстан башкаласында балаларның җәйге ял һәм савыктыру сезонына йомгак ясалды. Ел башыннан алып 1 сентябрьгә кадәр барлыгы 55 777 бала төрле юнәлештәге ял программаларында катнашкан. Җәйге чорда гына шәһәр читендәге лагерьларда 17 566 яшь казанлы ял иткән. Балалар ялы оештырылган бөтен вакыт эчендә лагерьларда бернинди дә гадәттән тыш хәлләр һәм бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән. Бу хакта шәһәр мэриясендә узган аппарат киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков белдерде.
Лагерьларда оештырылган җәйге ял сменаларында гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәде
«Бүгенге көндә Казанда балаларыбызга республикадан читкә чыкмыйча да югары дәрәҗәдә ял итәргә мөмкинлек бирүче заманча һәм искиткеч куәтле лагерьлар челтәре эшли. Җәй айларында гына шәһәр читендәге лагерьларда 17,5 мең бала ял итте. Мондый күркәм нәтиҗәгә системалы эш һәм лагерьларны тулысынча төзекләндерү буенча республика программасы нәтиҗәсендә ирешә алдык. Без лагерьларның барысын да яңарттык дияргә була, һәм бу юнәлештәге эшләр хәзер дә туктаусыз дәвам итә», – дип ассызыклады шәһәр мэры Илсур Метшин.
Быел җәйге ялны оештыруда барлыгы 26 стационар лагерь җәлеп ителгән, аларның 11ен – муниципаль, ә 15ен төрле предприятиеләр карамагындагы ял урыннары тәшкил итә. Моннан тыш, «Бригантина» лагере территориясендә «Галәм балалары» («Дети галактики») исемле махсус палаткалы лагерь да балаларны кабул иткән.
Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, быел балаларның иминлеген тәэмин итү лагерьлар эшчәнлегенең иң төп юнәлешләренең берсенә әверелгән. Ракеталар һәм пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме куркынычы режимы шартларында, һәр сменаның башында һәм уртасында махсус гамәли күнегүләр оештырылган. Балалар һәм лагерь хезмәткәрләре куркыныч турында хәбәр игълан ителгән очракта нишләргә кирәклеген, алдан әзерләнгән ышыклану урыннарына ничек оешкан рәвештә күчәргә икәнлеген җентекләп өйрәнгән. Җәй дәвамында лагерьларны шулай ук Роспотребнадзор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия белгечләре даими рәвештә тикшереп торган.
Казанның барлык лагерьлары да тулысынча медицина хезмәткәрләре белән тәэмин ителгән. Белгечләр балаларның сәламәтлеген даими күзәтү астында тотып, вакытында ярдәмгә килгән. Нәтиҗәдә, җәйге ял сезонында бернинди дә гадәттән тыш хәлләр һәм бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.
Бәйгенамәләр, һөнәрләр белән танышу һәм язучылар белән очрашулар
Бу елны лагерь программалары ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту белән генә чикләнмәгән. Балаларны төрле һөнәрләр, шәһәр һәм ил тарихы белән таныштыруга, шулай ук гражданлык һәм гамәли күнегүләрне өйрәнергә зур игътибар бирелгән. Бөтен җәйге сменаларны берләштергән төп тема итеп «Казан – хезмәт бердәмлеге шәһәре» дигән шигар сайланган.
«Бүгенге лагерьлар – бала үзен мөстәкыйль итеп хис итсен, яңа ачышлар ясасын, дуслар тапсын һәм туган шәһәрен яңадан танысын өчен зур мөмкинлекләр мәйданы ул», – дип ассызыклады чыгыш ясаучы.
Җәйнең иң зур вакыйгаларының берсе булып өч этапта узган «Ямьле җәй» («Яркое лето») лагерьлар фестивале танылды. Башта балалар Казан, Татарстан тарихы һәм Габдулла Тукай иҗатына багышланган сораулар белән тулы «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенында көч сынашкан. Төп этап исә эшче һөнәрләр чемпионаты булган. Биредә катнашучылар алты юнәлеш – пешекче, төзүче, флорист, чәчтараш, балта остасы һәм маляр һөнәрләре буенча ярышкан. Балалар гамәли биремнәрне остазлары һәм үз өлкәсенең һөнәри белгечләре белән берлектә башкарган.
Фестиваль интерактив мәйданчыклар һәм остаханәләр белән тулы иҗади программа белән тәмамланган, ә аның үзәк өлешен «Хорлар ярышы» («Битва хоров») тамашасы бизәгән.
Һөнәр сайлауга юнәлтелгән эш лагерь чикләреннән тыш та дәвам иткән. Балалар өчен С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводына экскурсияләр оештырылгән, анда алар җитештерү барышын һәм очкыч җыю цехларының эше белән танышканнар. Ә «Заречье» лагеренда «Туполев» АҖ белгечләре авиамодельләштерү буенча махсус өйрәтү курслары уздырган.
Дмитрий Хвостиков белдергәнчә, лагерь программасының аерым бер блогы ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләүгә һәм тарихи хәтерне саклауга багышланган. «Восток» лагеренда мәктәп балалары өчен чыгарылган «1941–1945 еллардагы 10 бөек сугыш» энциклопедиясенең автордашы, язучы Сергей Полонский һәм генерал-майор Александр Бородин белән очрашулар узган. Күренекле кунаклардан тыш, балалар янына махсус хәрби операциядә катнашучылар да килгән. Алар хәрби бурыч, батырлык һәм фронт тормышы турында сөйләгән.
14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр өчен «Заречье» һәм «Молодежный» лагерьларында «Воин» үзәге белгечләре гамәли күнекмәләр буенча тиз өйрәтү курслары оештырган. Балалар корал белән ату буенча күнекмәләр алган һәм тактик әзерлек нигезләренә, беренче медицина ярдәме күрсәтергә һәм пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итәргә өйрәнгән.
Тагын бер мөһим юнәлеш цифрлы куркынычсызлык булган. Татарстандагы Халык фронтының «Молодежка» хәрәкәте вәкилләре балалар өчен махсус дәресләр уздырган. Анда алар интернеттагы алдакчыларның киң таралган схемаларын, шәхси мәгълүматны саклау һәм челтәрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаткан.
Лагерьларда шулай ук балаларны Казанның эчке төзелеше белән дә таныштырганнар. Шәһәр командасы вәкилләре инфраструктура үсеше, транспорт эше, урамнарны һәм ишегалларын төзекләндерү хакында сөйләгән. Очрашулардан соң балалар темага кагылышлы бәйгенамәләрдә катнашкан һәм үзләренең «хыялдагы шәһәр» проектларын төзегән. Моннан тыш, укучылар Казан мэриясенә экскурсиягә барып, шәһәр хакимиятенең эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге алган.
«Гомумән алганда, шәһәр читендәге лагерьлар безнең өчен ял урыны гына түгел. Бу – беренче дуслык, беренче мәхәббәт һәм беренче һөнәр сайлау чоры. Балаларга безнең «хезмәт батырлыгы шәһәре» булуыбыз, галәмне үзләштерергә булышуыбыз, куәтле предприятиеләр төзүебез һәм әлеге завод һәм фабрикаларның бөек дәүләтебезнең нигезе булып торуы турында сөйләгәндә, аларга үзләренең киләчәк көнен, һөнәр юлын сайлавы күпкә җиңелрәк була. Балаларны әлеге һөнәрләр, аларның тарихи мирасы һәм бүген Казанда булган зур мөмкинлекләр белән таныштыру бик мөһим», – дип йомгаклады Илсур Метшин.
Көз айларында тагын 1622 дән артык бала оештырылган ял белән тәэмин ителәчәк
Җәйге ял сезоны барышында аеруча игътибарга һәм саклыкка мохтаҗ балаларга уңайлы һәм куркынычсыз ял оештыруга аерым басым ясалды. Төрле ял программаларында катлаулы тормыш хәлендә калган 717 бала, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 141 бала һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның 997 баласы катнашкан.
Моннан тыш, бу җәйдә берничә инклюзив смена оештырылган. «Заречье» лагеренда яшь футболчылар өчен махсус смена узган, ә «Восток» лагере акыл ягыннан үзенчәлекләре булган балаларны әти-әниләре белән бергә кабул иткән. Август аенда «Бригантина» базасында беренче тапкыр «Крылья» үзәгендә тәрбияләнүче 18 яшьтән өлкәнрәк яшьләр өчен аерым смена оештырылган. Катнашучыларның күпчелеге өчен лагерь мохитендә ял итү беренче күңелле тәҗрибә булган.
.«Бу эшкә «Игелекле Казан» берләшмәсенең кушылуы бик мөһим. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өченче ел рәттән башка яшьтәшләре белән бергә дуслык мохитендә ял итә. Безнең бурыч – һәр баланың үз яшәгән шәһәрендә сыйфатлы ял итү мөмкинлеген тәэмин итү. Күпләр өчен еракка бару мәшәкатьле һәм кыйммәткә төшә. Шуңа күрә барлык балалар да бергә җәйге ялдан ләззәт алсын өчен, әлеге лагерьларда уңайлы мохит булдыруны дәвам итәчәкбез», – дип белдерде Казан мэры.
Сәламәтләндерү чаралары көзен дә дәвам итәчәк. Тагын 1622 баланы оештырылган ял белән тәэмин итү каралган: көзге каникуллар вакытында 1380 бала профильле сменаларда катнашачак, ә тормыш шартлары авыр булган 122 бала аерым сменада ял итәчәк. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның тагын 120 баласы Татарстан Республикасының өстәмә акчалары исәбенә ял алачак.
Моннан тыш, бүген, 8 сентябрьдә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның 120 Казан баласы Анапага, «Витязево» лагерена ял итәргә юл тота. Гаиләләр өчен юлламалар тулысынча бушлай, әлеге сәфәр федераль бюджет исәбеннән финанслана.
«2026 елгы җәйге ял сезонына йомгак ясап, шуны әйтә алабыз: без программаның куәтен һәм масштабын саклап калдык, аны аеруча игътибар таләп иткән балалар өчен тагын да уңайлырак иттек, куркынычсызлыкны ныгыттык, беренче тапкыр психологларны лагерьларга эшкә чыгардык һәм яшь кадрларны даими рәвештә әзерләүне дәвам иттек», – дип сүзен тәмамлады Дмитрий Хвостиков.