Казан мэры Илсур
Метшин аппарат киңәшмәсендә 2026 елга каралган юлларны төзекләндерү программасының хәзерге вакытка 75%-ка үтәлгән булуын хәбәр итте. Әле тагы урам-юл челтәренең 204 участогы
тәртипкә китерелергә тиеш. Яңартылган өслекнең гомуми озынлыгы 100 чакрымнан артып
китәчәк. Юлларны яңарту эшләре зур шәһәр магистральләре белән бергә, торак
массивлардагы юлларда да алып барыла.
«Безнең алда бик җитди бурычлар тора. Шәһәр юлларының 204 участогында
төзекләндерү эшләре бара, 100 чакрымнан артык юл яңартыла. Без елдан-ел Казан юлларын
төзекләндерүнең югары темпларын саклыйбыз. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка мондый ярдәм өчен рәхмәт белдерәсем килә – ул бу
мәсьәләне даими контрольдә тота, шәһәрнең юл инфраструктурасын үстерүгә аерым игътибар итә, финанс чаралары бүлеп бирә. Илкүләм һәм федераль
проектларга, федераль, республика хөкүмәтендәге хезмәттәшләребезгә рәхмәт», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин.
Ул системалы эш
һәм һәрьяклап ярдәм итү нәтиҗәсендә 85% Казан юлларының норматив хәлгә китерелүен ассызыклап үтте. Бу 2030 елга
кадәр Россия Президенты тарафыннан расланган максатчан күрсәткечләргә туры
килә.
«Юлларны төзекләндерү белән бәйле вакытлыча уңайсызлыкларны аңлыйбыз. Халык аларны аңлап кабул итә, моның өчен казанлыларга бик зур
рәхмәт. Без социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләрне, чатларны игътибар белән
күзәтәбез. Идарәче компанияләр, район башлыклары юллардагы вәзгыять белән таныштырып
тора. Халык аңлап кабул итә. Төзекләндерелгән юллар халыкка озак файда
китерерлек булсын өчен сыйфатлы итеп эшләгез, бу безнең бердәнбер үтенеч», –
диде Илсур Метшин.
Ул 2026 елга каралган юл программасының бүгенге көнгә 75%-ка үтәлгән булуын
билгеләп үтте. «Куркырлык урын юк, без барысын да вакытында башкарачакбыз, әмма
тынычланырга иртәрәк әле», – диде мэр. Ул Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Игорь Куляжевка подрядчылар төзекләндерү чараларын билгеләнгән вакытта сыйфатлы
итеп башкарсын өчен эшләрнең барышын контрольдә тотарга кушты.
Юл эшләрен гамәлгә ашыру турында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт
Шәйнуров сөйләде. Илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты кысаларында быел
Казанда гомуми озынлыгы 7,5 чакрымнан артык булган 14 участок норматив хәлгә
китерелә. Бүгенге көнгә 12 объектта эшләр тәмамланган, тагын икесендә дәвам
итә. Әзерлек 92%-ны тәшкил итә.
Асфальт-бетон өслеге нык тузган булу сәбәпле тагын 80 участок төзекләндерелә.
Эшләр Ямашев һәм Җиңү проспектларында, Клара Цеткин, Восстание, Гудованцев,
Карбышев, Маршал Чуйков урамнарында, Себер трактында һәм башка нокталарда алып
барыла. 22 объектта төзекләндерү эшләре тәмамланган, әлегә тагы 29 участок
яңартыла.
Быел «Россия-АСЕАН» саммиты делегацияләре йөргән юлларга аерым игътибар
бирелгән. Бу уңайдан җиде участок тулысынча төзекләндерелгән.
Торак массивларда
юл челтәрен яңарту эшләре дәвам итә. Быел гомуми озынлыгы 40 чакрымнан артык булган 85 юл төзекләндерелергә тиеш. Эшләр 30 бистәдә башкарыла, алар
арасында Төньяк, Залесный, Мирный, Яңа Сосновка һәм башкалар бар. 40 объектта
эшләр тәмамланган, тагын 24 объектта алар дәвам итә. План 70%-ка үтәлгән.
Узган ел төзекләндерү программасы ярдәмендә 40 бистәдә 91 участок
яңартылган. Гомумән алганда, башка программалар хисабына торак массивларда 102
урам норматив хәлгә кертелгән.
Шулай ук быел Авиатөзелеш районында урнашкан «Руно» һәм «Солонка» бакча
ширкәтләренә керү юллары яңартыла. Җиде ел эчендә бакча ширкәтләренә якынча 25 чакрым
озынлыктагы 19 керү юлы төзекләндерелгән.
Казан бистәләрендә тышкы яктыртуны торгызу программасы тәмамланган. 18
торак массивта якты диодлы энергия саклый торган 1000 яктырткыч барлыкка килгән.
Зур Дәрвишләр, Самосырово, Радужный, Юдино һәм башка бистәләрдә яңа ут
баганалары куелган.
Программаны тугыз ел гамәлгә ашыру барышында – 2018 елдан 2026 елга кадәр –
шәһәрнең торак массивларында 458 урамда 12,6 меңнән артык энергия саклый торган
яктырткыч яңартылган.
Моннан тыш, Казанда юлларны төзекләндерү эшләре кысаларында элек бөтенләй ут
булмаган 162 юл һәм тротуар участогына яңа ут баганалары куела. Аерым алганда, Дубравная,
Хөсәен Мәүлетов, Юлиус Фучик, Совет һәм башка урамнарда якты булачак. Объектларга
якты диодлы энергияне саклый торган яктырткычлары булган 2,2 меңләп ут баганасы
урнаштырыла – бу өлкәдә әзерлек эшләре 93%-ны тәшкил итә.
Яктырткыч җайланмалар белән тәэмин ителәчәк иң озын участоклар арасында – Вокзал
һәм Адмирал урамнары, шулай ук Белинский урамындагы тротуарлар бар.
Юл хәрәкәте иминлеген арттыру эше дә дәвам итә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча
Казанда куркыныч 66 авария участогы теркәлгән, аларда 240тан артык авария килеп
чыккан. Мәсьәләне хәл итәсе урамнар исемлегенә Островский–Пушкин,
Чуйков–Бондаренко, Габишев–Кол Гали урамнары кисешкән чатлар, шулай ук Танк
боҗрасы кертелгән.
Аварияләрне киметү өчен шәһәрдә 430 юл билгесе, 1370 метр култыкса һәм 368
метр саклагыч коймалар, 16 ясалма юл тигезсезлеге, ике светофор һәм 27
проекцияле җәяүлеләр кичүе урнаштырылган. Шулай ук 7100 квадрат метр юл өслеге төзекләндерелгән. Төп эшләр инде башкарылган. Мир, Габишев урамнарының һәм
Мамадыш трактының аерым участокларында бераз эшләнәсе эшләр калып бара.
Җәяүлеләрнең иминлеген арттыру өчен светофорларга «Триоль» дигән тавыш
җайланмалары урнаштыралар. Бүгенге көнгә эшләр 95%-ка үтәлгән: 33 участокка – тиешле
җайланмалар, 218 датчик урнаштырылган.
Шул ук вакытта юл билгеләре яңартыла. Планлаштырылган 425 мең квадрат метрның
390 меңнән артыгы – гомуми күләмнең 92%-ка якыны башкарылган.
Альберт Шәйнуров шулай ук Киров
районында тимер юл аша үткәргече булган автомобиль юлы төзелергә тиешлеген искәртеп
үтте. Яңа участок Горький шоссесы дублерын Идел буе урамы белән тоташтыра һәм
киләчәктә М-7 трассасына чыгарылачак. Юлның озынлыгы 1,5 чакрым булырга тиеш. Полосалар
саны – икедән дүрткә кадәр, дип планлаштырыла. Яңа юл Юдино, Займище, Күзәмәт,
Аракчино, Кызыл Тау һәм башка бистәләр ягыннан үзәккә таба хәрәкәт итә торган транспорт
агымын җайга салырга ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында барлык юл һәм яктырту
челтәрләрен урнаштыру эшләре тәмамланган. Бүгенге көндә
кече архитектура үрнәкләрен кую чаралары дәвам итә. Эшләрне тулысынча 15 сентябрьгә тәмамларга ниятлиләр. Быел барлыгы 418
йорт ишегалды төзекләндерелгән, яңа җәелгән асфальт-бетон өслегенең гомуми мәйданы 600 мең квадрат метрны тәшкил итә.
Татарстан рәисе тәкъдиме белән оештырылган
«Безнең ишегалды» программасы инде җиденче ел гамәлгә ашырыла. Агымдагы елны да
исәпкә алганда, Казанда 4,2 миллион
квадрат метрдан артык асфальт-бетон өслекле 3172 күпфатирлы
йорт территориясе төзекләндерелгән. «Үзгәрешләр җил»ләре Казанда яшәүче 700 меңгә якын
кешегә кагылачак.