Гомуми озынлыгы 12 км булган гидротехника корылмасы шәһәрнең Идел елгасыннан түбәнрәк урнашкан өлешен су басудан саклаячак. Киләчәктә «Яңа порт» территориясендә вакыйгалар мәйданчыгы һәм ял итү зоналары белән яр буен һәм башка шәһәр мохите объектларын төзекләндерү планлаштырыла. Бөтен дамба төзелешен дүрт этапка бүлделәр. Корылманың беренче участогы – 210 м — 2025 елның февралендә тапшырылачак, бу беренче торак йортларны файдалануга тапшырырга һәм территорияне үзләштерүне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк.
«Шәһәр төзелеше һәм төзекләндерү үсешенең иң мөһим нокталарыннан берсе — «Яңа порт» дип аталган территория. Без әле күптән түгел генә башлаган идек, ә хәзер биредә микрорайоннар үсә. Киләсе бик кирәкле этап – гидротехника корылмасын төзү, аның беренче участогын февральдә тапшыру планлаштырыла», — диде мэр Илсур Метшин. Ул ассызыклаганча, киләчәктә яр буен төзекләндерү планлаштырыла. «Кайчандыр моңсу территория, ташландык урын бик матур торак комплексларына үсәчәк. Һәм без киләчәктә бик матур һәм заманча Казанның яр буенда торачакбыз, аны халык һәм туристлар яратачак», — дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Дамбаның озынлыгы 12 км. Беренче этап кысаларында 2,6 км озынлыктагы корылма төзеләчәк. Беренче 210 м яр буйларын саклау һәм торак объектларны файдалануга тапшыру процессын тизләтү өчен кирәк. Киләсе 2,4 км финанслау алганнан соң төзеләчәк. Дамба төзү өчен Аркылы Кукушкино, Мехчылар, Порт, Магистраль урамнарындагы участоклар, шулай ук «Якорь» кооперативы гаражлары өлешчә алыначак. Шулай ук корыч суүткәргечләрне, иске яңгыр канализациясен һәм көймә станциясен яктырту челтәрен сүтәләр, дип сөйләде «ПЦ Град» ҖЧҖ директоры Олег Шипилов – фирма дамбаны проектлаган.
Беренче 210 м ике рәт корыч шпунттан һәм 105 тартмадан торачак. Судан ерак урнашкан колоннаның биеклеге Балтыйк системасы буенча 58 м, ә якындагы колоннаның биеклеге 55 м тәшкил итәчәк. Өч метр аерма махсус ясалган – Иделдә һава торышы үзгәрсә, ул дулкыннарны тоткарларга мөмкинлек бирәчәк. Шпунт рәтләре арасына ком тутыралар, ә өстенә 70 см биеклектәге вак таш салалар. Аны Уралдан алып кайталар.
«Больверк» тибындагы терәк дивар теләсә нинди барлыкка килгән басымга, шул исәптән боз өеменә дә түзә ала. Аны эксплуатацияләү вакыты 50 елга исәпләнгән. Олег Шипилов билгеләп үткәнчә, дамбаны нәкъ менә хәзер төзергә кирәк, чөнки аннан башка Яңа Порт урамында алга таба эшләр авыр булачак.
Дамба әзер булуга, аны төзекләндерә башлаячаклар. 2026 елда «Яңалиф» торак комплексының беренче чиратын тапшыру планлаштырыла, бу вакытка яр буендагы беренче участок та төгәлләнәчәк.
Булачак яр буенда Казан шәһәрен үстерү институты проекты буенча агач күперләр һәм пляж белән суга чыгу юлы оештыру планлаштырыла. Үзәк мәйданда фонтан, вакыйгалар зонасы, амфитеатр, яктылык инсталляцияләре һәм башкалар барлыкка киләчәк. Шәһәр халкы өчен биредә Скандинавия йөреше буенча дәресләр, шәһәр буенча турлар, йөгерү күнегүләре һәм экскурсияләр уздырырга планлаштыралар. Ә кыш көне яр буенда чыршы шәһәрчеге булачак.
Проектның заказчысы —Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, ә генподрядчысы – «Ядран Строй» ҖЧҖ. Төзелеш Казан Елга портын яңарту проекты кысаларында алып барыла. «Яңа Порт» территориясен кору проекты 10 ел эчендә тулысынча гамәлгә ашырылыр дип көтелә. Төзекләндерү 2022 елның көзендә башланды.