(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче ноябрь, Камилә Вилданова). 2024 елның октябрендә Казанда узачак БРИКС илләре саммитына 39 күп фатирлы йортның фасадлары һәм түбәләре яңартылачак һәм 14 инженерлык челтәре участогы ремонтланачак. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Бүгенге көндә ТР бюджетыннан документлар эшләү һәм йортларны ремонтлау өчен акча бүлеп бирелгән. Гыйниятуллин сүзләренчә, биналарны яңарту өчен 398 млн сум кирәк булачак. Йортларның фасадлары һәм түбәләренең проект һәм төс карарлары Казан Башкарма комитетының Архитектура идарәсе белән килештереләчәк.
39 бинаның дүртесе 2024 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча яңартылачак. Моннан тыш, саммитка яңарту планына кергән корылмалар арасында ике мәдәни мирас объекты бар: Пушкин урамындагы 58 нче йорт һәм Театр урамындагы 5 нче йорт. Алар өчен ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында реставрация биремнәренә заказ ясалды.
«Уртак карап чыгулар нәтиҗәләре буенча ТР премьер-министры Алексей Песошин адресына тагын бер исемлек әзерләнде һәм җибәрелде, ул 30 объекттан тора: 27 йорт, 27 нче гимназия, балалар иҗаты үзәге һәм Вахитов районы прокуратурасы бинасы. Бу исемлек буенча биремнәр җибәрелгән, документлар җыю бара», - диде Искәндәр Гыйниятуллин. Ул Вахитов һәм Идел буе, шулай ук Совет районнары администрация башлыкларына калган биш объект буенча мәгълүмат әзерләүне тизләтергә кушты.
«Бу өстенлекләрне, беренче чиратта, шәһәр халкы алачак. Һәрбер чара безне үстерә. Кунаклар киләчәк, чара узачак, ә шәһәр инфраструктурасының барлык үзгәрешләре халык файдасына калачак», – дип аңлатма бирде Казан Мэры Илсур Метшин.
Шулай ук планнарда – җиде су белән тәэмин итү челтәре объектын, өч су чыгару челтәре объектын һәм дүрт җылылык челтәре объектын капиталь ремонтлау. Моның өчен 602 млн сум кирәк.
«Водоканал» МУП бүлеп бирелгән акчага проект документациясен әзерли. «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесенә бәя экспертизасы нәтиҗәләре белән проектлаштыру һәм сметаларга техник биремнәр тапшырылды. Проектлар декабрь ахырында әзер булачак», - дип хәбәр итте спикер. Ул Казан җылылык челтәрләре документларны инвестиция программасы буенча мөстәкыйль әзерләде, дип өстәде.
«Вакыт кыска. БРИКС илләре уеннарын 12-23 нче июньдә үткәрү күздә тотыла. Бу вакытка кадәр эшне тәмамлау планлаштырыла», - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Мәсәлән, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрен капиталь ремонтлау кыш көне башланачак, ә җылылык челтәрләре ягу сезоны тәмамланганнан соң яңартылачак.
«Без кунакларны каршы алуга әзерлек чорыннан файдаланырга һәм мөмкин булганча, финанслау каралган объектларны гына исәпкә алырга тиеш түгел. Барысын да визуаль рәвештә генә түгел, ә эшләрнең башкарылуын саннарда да контрольдә тоту мөһим», – диде Илсур Метшин. Ул искә төшергәнчә, Универсиада алдыннан Казанда 14 протокол маршрутын карап чыгу үткәрелгән. Башта барлык милекчеләр дә йөкләмәләргә җавап бирмәгән, әмма әзерлекнең соңгы этабын да ваемсыз калучылар булмаган. «Без бөтен шәһәр белән кунакларны каршы алдык, барысы да катнашты һәм нәрсә дә булса отты», – дип билгеләп үтте Мэр. Ул хәзер дә милекчеләр белән вакытында эшләү кирәклеген өстәде.
БРИКС саммитына әзерлек буенча шәһәр штабы эшендә Казан мунципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Казан мунципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Игорь Куляжев һәм Искәндәр Гыйниятуллин, Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова һәм башкалар катнашты. Мондый утырышлар даими рәвештә үткәреләчәк.