(Казан
шәһәре KZN.RU, 31 нче май, Диана Жиленкова). Казан үзенең меңьеллыгын бәйрәм
иткәннән соң нинди иде, ни өчен шәһәр торак фондын капиталь ремонтлау
программасына мохтаҗ булды һәм җитәкчегә бердәм команданы ничек төзергә кирәк –
бу хакта Татарстан Республикасы башкаласы Мэры Илсур Метшин «Заманча
муниципалитет, шәһәр үзгәрешләре практикасы» стажировкасында катнашучыларга сөйләде.
Белгород өлкәсеннән 40 тан артык белгеч белән очрашу кичә Ратушада узды.
Өч көнлек уку программасы дүшәмбе
көнне башланды . Ул дәүләт һәм муниципаль
хезмәткәрләре, Белгород өлкәсе районнары һәм шәһәр округлары вәкилләре, «Яңа
вакыт» төбәк кадрлар проекты җиңүчеләре өчен оештырылган. Моңа кадәр алар
Казанда гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм программалар белән таныштылар,
«Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелгән шәһәрнең
ишегалды территорияләрендә, «Ышаныч» үзәгендә, «Урам» экстрим-паркында һәм
башка шәһәр объектларында булдылар.
«Ул вакытта Казанның һәр бишенче
түбәсеннән су үтә иде»
EndFragment
Кичә мастер-класста Мэр Татарстан
башкаласының 2005 елда үзенең меңьеллыгын бәйрәм иткәннән бирле ничек үсүе
турында сөйләде.
«2800 ГАЗель, 1200 ПАЗик, 1780
павильон яки тәрәзәләрендә тутыккан рәшәткәле кибетләр – бу Универсиадага кадәр
сигез ел элек булган хәллләр (2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге
Универсиада – мөх.иск.)», – дип истәлекләре белән уртаклашты
Метшин.
Транспорт реформасы һәм торак
фондын капиталь ремонтлау программасын башлау ул вакыттагы төп карарларның
берсе була. Соңгысы турында идея Россия Президенты Владимир Путинның 2007 елда
Казанга визиты вакытында яңгырады, ул вакытта дәүләт башлыгы торак сәясәте
буенча Дәүләт Советы Президиумы утырышын үткәргән иде.
Шәһәрнең лифт хуҗалыгы ул вакытта
куркыныч астында иде – якынча 2,5 мең лифт алдагы өч ел дәвамында сафтан чыгу
куркынычы астында булды, дип искә ала Мэр.
«Ул вакытта 5700 күп фатирлы
йорттан Казанның һәр бишенче түбәсеннән су үтә иде. Күз алдына китерегез,
бу чыбык, агып торган подъезд һ.б., – диде ул. – 2007 елда биредә, Казанда,
әлеге программа барлыкка килде. Шул вакыттан бирле без йортларның өчтән ике
өлешен, капиталь ремонтка мохтаҗ торак фондының 60% тан артыгын ремонтладык».
«Һәркемне берләштерә торган идея табарга кирәк»
Зур халыкара вакыйгаларны үткәрү
Казан үсешенең чираттагы этабы булды. Шәһәрдә моның өчен кирәкле спорт
инфраструктурасы бар иде. Әмма XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыру
хокукын Казан беренче тапкырдан ук яулый алмады.
Башта ул Кытайның Шэньчжэнь
командасына оттырды, һәм көндәшнең җиңүе гадел булды, дип билгеләп үтте Метшин.
Аның сүзләренчә, беренче җиңелү хаталар өстендә эш алып барырга мөмкинлек
бирде, нәтиҗәдә 2008 елда ТР башкаласы Универсиаданы уздыру хокукын яулады.
«Зур вакыйгалар уйлап табарга
кирәк, спорт вакыйгалары гына булмасын ул. Барысын да – балаларны, яшьләрне,
пенсионерларны берләштерә торган идея табу мөһим», – дип киңәш бирде Мэр.
Аның сүзләренчә, 2010 елда Казанда
халыкның 13% ы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнгән. Бүген исә бу күрсәткеч
57% ка җиткән.
Моннан тыш, Универсиада шәһәр кабул
иткән бердәнбер зур халыкара спорт вакыйгасы түгел. 2015 елда биредә Су спорт
төрләре буенча дөнья чемпионаты узды, ә 2018 елда Казанда футбол буенча дөнья
чемпионатының берничә матчы уйналды.
«Социаль лифт системасын беркем дә юкка чыгармады»
Метшин кадрлар әзерләүгә аерым
игътибар бирде. Һәм бу өлкәдә мәгариф үсеше мөһим роль уйный. Әйтик, Россиянең
иң борынгы уку йортларының берсе Казан федераль университетын тәмамлагач,
килүче студентларның 50% тан артыгы ТР башкаласында кала.
«Артык катлаулы, зур биремнәр
куегыз. Безгә яңа, иҗади, яшь, сәләтле кешеләр кирәк. Иң яхшыларны чакырыгыз,
велосипед уйлап табу өчен вакытны әрәм итмәгез. Әмма, һичшиксез, сез яшәгән һәм
эшләгән урыннарда тәҗрибә, белем һәм җирлек өчен һәр тәкъдимне кулланып
карагыз», – дип киңәш бирде шәһәр башлыгы.
Мастер-класс тәмамлангач, Мэр белән
Santa Monica Family Kids балалар спорт-үсеш клубы җитәкчесе Екатерина Настоящая
тәэсирләре белән уртаклашты.
«Сезнең барлык карарларыгызны һәм
идеяларыгызны кабул итүче искиткеч команда бар. Сез ничек шундый команда
булдырдыгыз, моның өчен күпме вакыт кирәк булды һәм дуслыкның шундый уңай
микроклиматын ничек саклап калырга?» – дип кызыксынды ул.
Җавап итеп Метшин барлык максатлар
һәм бурычлар үзләре генә түгел, ә команда белән диалогта формалаша дип
ышандырды. Фикер алышу барышында барлык нечкәлекләр дә үлчәнә, рисклар һәм
кимчелекләр бәяләнә.
«Кадрлар барысын да хәл итә.
Социаль лифтлар системасын беркем дә юкка чыгармады, иҗади, уңышка талпынган,
үз тормышларын гына түгел, ә тирә-юньдәгеләрне дә яхшы якка үзгәртергә теләгән
кешеләрне алу мөһим», – дип йомгаклады Мэр.
Бүген, стажировканың соңгы көнендә,
аның катнашучылары Иннополиска барачак, аннан соң Казан IT-паркында һәм Шәһәрне
үстерү институтында булачак. Алар ТР башкаласының баш архитекторы Илсөяр
Төхвәтуллина һәм Мэрның цифрлаштыру буенча киңәшчесе Максим Булатов белән
очрашачак.
Уку программасы шәһәр Мэриясе
тарафыннан ТР Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты һәм
КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, Россия халык
хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һөнәри программасының бишенче модуле
илнең 38 шәһәреннән – Калининград, Екатеринбург, Краснодар, Красноярск, Түбән
Новгород һәм башкалардан дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне, компанияләрнең
милекчеләрен һәм җитәкчеләрен, социаль өлкә вәкилләрен һәм иҗтимагый хәрәкәт җитәкчеләрен
берләштерде.