(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче май).
Казандагы Химиклар мәдәният йортында «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының
филиалы ачылды – апрель аенда аны оештыру турындагы указга Россия Президенты
Владимир Путин кул куйган иде. Бүлекчәне ачу тантанасында ТР Рәисе Рөстәм
Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Дәүләт
фонды филиалы 550 кв.м мәйданлы бинада урнашкан, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисенең
матбугат хезмәтендә. Анда социаль координаторлар кабинетлары, психологик һәм
юридик ярдәм төркемнәре, конференцияләр залы һ.б. каралган. Бүлекнең урнашу
урыны транспорт логистикасын исәпкә алып сайланган. Сәламәтлек үзенчәлекләре
булган кешеләр өчен дә кирәкле шартлар тудырылган.
«Бүген
без Татарстанда филиал ачабыз. Бу махсус хәрби операция ветераннары
мәсьәләләрен системалы һәм югары дәрәҗәдә хәл итү өчен өстәмә мөмкинлек
бирәчәк. Хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү – безнең эшнең
өстенлекле юнәлешләренең берсе. Беренче көннәрдән үк без аларга барлык кирәкле
ярдәм чараларын күрсәтәбез», – диде Миңнеханов. Ул фондның төп бурычы – махсус
хәрби операциядә катнашучы һәр ветеранны һәм аларның гаиләләрен кайгырту, һәлак
булганнарның гаиләләренә аерым игътибар бирү, дип өстәде.
«Алда
зур һәм җаваплы эш. Бер генә проблема да, көндәлек мәсьәлә дә игътибарсыз
калырга тиеш түгел. Без киләчәктә дә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез. Федераль
фонд белән дә яхшы элемтәләр урнаштырылган. Без аның акчасына гына салынып
ятмабыз, ә республика үзе дә филиалга кирәкле ярдәм күрсәтер дип ышанам», – дип
белдерде республика башлыгы.
«Минемчә,
бу – вакытында төзелгән һәм бик кирәкле структура. Безнең шәһәрләр һәм районнар
ягыннан да ярдәмгә мохтаҗ хәрбиләр һәм аларның гаиләләре өчен кирәкле ярдәм
күрсәтелер дип уйлыйм», – дип өстәде ТР Рәисе.
Фондның
республикадагы филиалы җитәкчесе итеп элек Татарстанда Бала хокуклары буенча
вәкаләтле һәм ТР Конституция суды судьясы булып эшләгән Гүзәл Удачина
билгеләнде. Аның белән сөйләшкәндә Миңнеханов бүлеккә волонтерларны һәм
иҗтимагый яшьләр оешмалары вәкилләрен җәлеп итәргә мөмкинлеген билгеләп үтте.
Исегезгә
төшерәбез, Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм
чаралары оештырылды: мәктәпләрдә 1699 бала бушлай туклану белән тәэмин
ителде, тагын 1042 бала балалар бакчаларына бушлай йөри. Район
администрацияләре 1660 транспорт картасы бирде, алар буенча 155 меңнән артык
сәфәр ясалган. Моннан тыш, «Батыр»ның 3097 картасы буенча мәдәният һәм спорт
учреждениеләренә 25 меңнән артык билет бирелгән.
Хәрби
хезмәткәрләр соравы буенча аларга кирәкле әйберләр тапшырыла: УАЗ
автомобильләре, «Газель», рацияләр, оптик коллиматор прицеллары, автоматлар
өчен кронштейннар, тепловизия приборлары, төнлә күрү өчен цифрлы приборлар,
квадрокоптерлар, планшетлар, автоинструментлар җыелмалары, төрле инструментлар
һәм хуҗалык инвентарьлары.
Фоторепортаж
Видеорепортаж