(Казан
шәһәре KZN.RU, 4 нче май). Казанда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәйкәле
ачылды. Монумент Арча зиратында барлыкка килде, Бөек Ватан сугышы герое нәкъ
менә биредә җирләнгән. Тантанада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр Мэры
Илсур Метшин катнашты.
«Бүген без легендага
әверелгән кеше – Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовка һәйкәл
ачабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан һәрвакыт үз иленә тугры булган
сугышчылар белән дан тотты. Советлар Союзы геройлары - республикада туган 185 кеше
һәм Татарстанга бәйле язмышлары булган 168 кеше».
Ачылыш тантанасы Россия Федерациясе һәм Татарстан
Республикасы гимннарын башкарудан башланды. Рөстәм
Миңнеханов ассызыклаганча, Җиңү Байрагын бүген шул коточкыч сугыш геройларының
варислары – Россия армиясе сугышчылары горурлык белән йөртә. Ул искәрткәнчә,
Татарстан Республикасында яшәүче 26 кешегә Россия Федерациясе Герое исеме
бирелде, 7 сугышчы бу югары исемне махсус хәрби операция барышында алды.
Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов һәйкәле макетын скульптор Фәнил
Вәлиуллин эшләгән. Ул шулай ук – Казанда һәм Лаешта Б.К.Кузнецовның мемориаль
тактасы һәм бюстлары авторы. Кабер өстенә куелган һәйкәл геройның бронза
фигурасыннан гыйбарәт, аның артында Җиңү Байрагы. Һәйкәл постаментка куелган. Рөстәм
Миңнеханов Борис Кузнецов һәйкәлләрен төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен
җиткерде.
Чарада, ТР Рәисе һәм
Казан Мэрыннан башка, шулай ук Борис Кузнецовның тол хатыны – Әлфия Солтан кызы
Филатова, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР Рәисе
Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин,
«Россия ветераннар берлеге» бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының
«Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика ветераннар оешмасы рәисе
Александр Бородин һәм башкалар катнашты.
Борис Кириллович Кузнецов 1925
елның 26 нчы декабрендә Казанда туган.
Армиягә чакырылганчы һөнәр училищесын тәмамлый һәм дары заводында токарь булып
эшли. Кызыл армиядә хезмәт итүне – 1942 елдан, Бөек Ватан сугышы фронтларында 1943 елның маеннан сержант буларак башлый. 1944 елда кече лейтенантлар курсын
тәмамлый. Воронеж, Степной, 1 һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында
1943 елда Днепр өчен сугышта, Корсунь-Шевченков, Уманск-Ботошанск (1944 ел),
Сандомир-Силезск, Берлин һәм Прага өчен (1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1944 елның 22 нче
февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Алга таба Б.Кузнецов
разведка төркеме составында сугышкан.
1946 елдан Б.Кузнецов запаста була.
Сугыштан соң ул республиканың халык хуҗалыгын торгызуда актив катнашкан. 1966 елда Борис Кириллович
сәламәтлек торышы буенча пенсиягә чыга, ләкин эшен дәвам итә һәм Югары партия
мәктәбен тәмамлый.
Б.Кузнецов Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, I дәрәҗә
Ватан сугышы орденнары, 26 медаль белән бүләкләнгән. Ул 1995, 1996, 1997, 2005,
2010 һәм 2015 елларда Мәскәүдә Җиңү парадларында катнашкан. Борис Кузнецов 2020
елның 11 нче ноябрендә 95 яшендә вафат була.
Видеорепортаж