(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче
ноябрь, Алинә Бережная). Бүген Казан шәһәр Думасы депутаты Людмила Андреевага
70 яшь тулды. Аны юбилее белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады. Тантаналы чара
Казан Ратушасында узды, котлауларга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм
Гафаров, муниципаль берәмлек башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин,
муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Башкарма комитетның
структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук район администрацияләре башлыклары
һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары кушылды.
«Без сезне бүген шушы матур дата белән котларга килдек. Сез бөтен кешедә
дә, хәтта республикадан читтә дә, Казан белән ассоциацияләнә торган кеше. Һәм
әлеге тулысынча лаеклы авторитетка сез тырыш хезмәтегез, халыкка һәм шәһәргә күпьеллык
хезмәтегез нәтиҗәсендә ирештегез», – дип мөрәҗәгать итте тантананың сәбәпчесенә Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы Людмила Андреева күпләр өчен укытучы булды, дип ассызыклады
шәһәр башлыгы. «Мин ул вакытта Казан халык депутатлары берләштерелгән Советының
яшь депутаты идем. Сез безне үз канатыгыз астына алдыгыз, эшләргә өйрәттегез,
безнең өчен үрнәк булдыгыз. Нәкъ менә сезнең ярдәмегез белән Казан шәһәр
Думасының зур абруе булдырылды, – дип ассызыклады Илсур Метшин. – Профессиональ
һәм таләпчән җитәкче буларак, сез шул ук вакытта гүзәл хатын-кыз булып каласыз».
Шәһәр Мэры Людмила Андреевага тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы
дәүләт бүләген тапшырды. Казанның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе,
күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен ул «Дуслык» ордены
белән бүләкләнде.
«Илсур Рәис улы, әлеге бәйрәм өчен рәхмәт сезгә! Орден – ул югары бүләк,
хезмәтне бәяләү, әмма лаеклы эш нәтиҗәләре сезнең ярдәмегездән башка булмас иде»,
– дип билгеләде Людмила Андреева.
Ул очрашуда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм Казан шәһәр Думасында
эшләгән елларда үзен зур һәм тату команданың бер өлеше итеп хис итүен билгеләп
үтте. «Мин һәрвакыт коллективның ярдәмен тойдым, безнең арада үзара аңлашу булды.
Бу профессиональ мэр тарафыннан булдырылган команда. Барыгызга да зур уңышларга
ирешүегезне телим», – дип ассызыклады Людмила Андреева.
Ул 25 елдан артык шәһәр советы һәм Казан шәһәре Думасы депутаты булып тора.
Депутат эшчәнлеге елларында Людмила Андреева шәһәрнең прогрессив үсешенә
йогынты ясаган күп кенә мөһим бурычларны хәл итүдә катнашты. Мәсәлән, ул
халыкара һәм Россия муниципальара хезмәттәшлек оешмалары: «Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы,
Ислам башкалалары оешмасы һәм шәһәрләре оешмасы, Россия тарихи шәһәрләр һәм
төбәкләр берлеге, «Тугандаш шәһәрләр» Халыкара ассоциациясе, Россия шәһәрләре
берлеге, Идел буе шәһәрләре ассоциациясе һәм башкалар эшчәнлегендә актив
катнашты. Ул Казанны 15 елдан артык Россия муниципаль берәмлекләре конгрессында
тәкъдим итте, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының
багланышларын урнаштыруга ярдәм итте. Аның башында Россия һәм чит илләрнең
муниципаль хакимиятләре тора иде. Аның ярдәмендә Казанның дөньяның күп кенә
шәһәрләре белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырылды.
Людмила Андреева Татарстан башкаласының 1000 еллыгын бәйрәм итүгә
багышланган чаралар үткәрүгә зур шәхси өлеш кертте, Казанда тарихи, археологик
фән үсешенә зур ярдәм күрсәтте. Аның җитәкчелегендә Россиянең һәм чит илләрнең
танылган галимнәре катнашында ЮНЕСКО, БМО-Хабитат, Бөтендөнья мирас дәүләтләре
катнашында 30-дан артык фәнни-гамәли конференция оештырылды һәм уздырылды.
Күп еллар дәвамында «Хатын-кызлар советы» дигән хатын-кызларның шәһәр
иҗтимагый оешмасы рәисе булып тора һәм «Татарстан хатын-кызлары» республика
иҗтимагый оешмасы советына керә. 2020 елның сентябреннән Казан шәһәр Думасының
«Өмет – Надежда» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе итеп сайланды.
2021 елда ул социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы
коммерциячел булмаган оешмалар өчен грантлар алуга республика конкурсын уздыру
буенча конкурс комиссиясе составына керде.
Белешмә
Андреева Людмила Николаевна 1951 нче елның 12-нче ноябрендә Казанда туган.
1973 елда «Урта мәктәпнең математика укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын
тәмамлаган.
1973 елның августыннан 1976 елның ноябренә кадәр – Казанның 95-нче номерлы
урта мәктәбендә математика укытучысы .
1976 елның ноябреннән 1978 елның сентябренә кадәр – Бөтенсоюз Ленин
коммунистлар берлегенең Идел буе район комитеты секретаре.
1978 елның сентябреннән 1979 елның декабренә кадәр – Советлар Союзының
коммунистик партиясенең Идел буе район комитеты пропаганда һәм агитация бүлеге
мөдире.
1979 елның декабреннән 1983 елның августына кадәр – Казанның 17-нче номерлы
мәктәбе директоры.
1983 елның августыннан 1995 елның июненә кадәр – Казанның Идел буе районы
халык мәгарифе бүлеге мөдире.
1995 елның июненнән 2005 елның октябренә кадәр – Казан халык депутатларының
берләштерелгән Советы рәисе урынбасары.
2005 елның октябреннән 2020 елның октябренә кадәр – Казан шәһәре муниципаль
берәмлеге башлыгы урынбасары.
2010 елның октябреннән 2013 елның ноябренә кадәр – Казан шәһәр Думасы
секретаре.
2013 елның ноябреннән 2015 елның сентябренә кадәр – Казан шәһәре муниципаль
берәмлеге башлыгы урынбасары.
2015 елның сентябреннән 2017 елның июненә кадәр – Казан шәһәр Думасы
секретаре.
2017 елның июненнән 2020 елның сентябренә кадәр – Казан муниципаль
берәмлеге башлыгы урынбасары.
Бүләкләре: «Дуслык» ордены (2021 ел), «Татарстан Республикасында җирле
үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале (2015 ел), «2014 елда Сочида XXII
кышкы Олимпия уеннары һәм XI Паралимпия уеннары» истәлекле медале (2014 ел),
Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың истәлекле медале (2013
ел), «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале (2011 ел), Татарстан
Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2011 ел), Дуслык ордены (2006 ел),
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2006 ел, 2010 ел),
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел), Татарстан Республикасы
Мактау грамотасы (2001 ел), Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты ( 2010 ел), Казан
шәһәре Мактау грамотасы (2002 ел, 2003 ел), «Татарстан Республикасының
атказанган укытучысы» мактаулы исеме (1994 ел), «Россия Федерациясе халык
мәгарифе отличнигы» билгесе (1991 ел), ТАССР Халык мәгарифе министрлыгының
Мактау грамотасы (1990 ел), Идел буе район халык мәгарифе бүлеге Рәхмәт хаты
(1982 ел, 1983 ел), РСФСР Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы (1983 ел)
бирелде.
Педагогика фәннәре кандидаты һәм педагогика кафедрасы доценты гыйльми
дәрәҗәләре бар.
«1 класслы ТР Дәүләт Киңәшчесе» класслы чинына ия.
Казанның Мактау китабына кертелде (2011ел).