(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь, Камилә Гобәйдуллина). Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру төененен төзү, Горький шоссесын киңәйтү һәм башка проектлар турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин һәм Горький тимер юлының – «Россия тимер юллары» ААҖ филиалының яңа җитәкчесе Сергей Дорофеевский катнашты.
«Сергей Александрович – тәҗрибәле җитәкче, ул Татарстанга беренче тапкыр килде», – дип билгеләде Мэр Башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә. Шәһәрдә Горький тимер юлы белән берлектә күп проектлар гамәлгә ашырыла, дип ассызыклады И.Метшин. Шуларның берсе – «Компрессорный» станциясендә транспорт-күчеп утыру төене. Ул транспорт хабына әйләнер дип көтелә, аның ярдәмендә пассажирлар электричкадан шәһәр җәмәгать транспортына һәм киресенчә күчеп утыру мөмкинлегенә ия булачак.
Горький тимер юлының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә объектта төзелеш-монтаж эшләре башланган инде. Проектта шәһәр яны элемтәсе кассалары, пассажирлар өчен көтү залы, буфет, санитар бүлмәләр каралган. Пассажирларга уңайлы булсын өчен, бинадан тимер юл платформасына һәм Себер трактында урнашачак автобус мәйданчыгына чыгуны оештыру планлаштырыла. Казан Мэры объектны 2022 елның җәй ахырына тапшыру күздә тотылуын билгеләп үтте.
«Шулай ук без Горький шоссесын 6 полосага кадәр киңәйтү турында фикер алыштык. Безнең анда җитди тимер юл үткәргечебез бар, бик мөһим тармак, аны туктатырга мөмкин түгел, – дип сөйләде И.Метшин. – Горький шоссесының М7 ягына дублерын төзү турында сөйләштек, анда безнең 5 тимер юл объекты бар».
Мэр сүзләренә караганда, төштән соң Горький тимер юлы башлыгы Юдино бистәсенә барачак.
Фоторепортаж
Видеорепортаж