(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нчы ноябрь, Ксения Швецова).
Казанда Заслонов урамындагы 144 фатирлы 19 катлы йорт файдалануга тапшырылды.
Бу 2015 елда алданган өлешчеләрнең икенче дулкынындагы 30 проблемалы объектның
соңгы йорты. «Свей»ның озакка сузылган төзелешен торглар барышында «Бриз»
компаниясе сатып алды һәм төзеп бетерде. Төзелешне тәмамлау 61 өлешче өчен бик
озак көтелгән вакыйга булды. «Без ниһаять «Свей» проблемасын хәл иттек. Казанда
башка алданган өлешчеләр барлыкка килмәс, һәм бу проблемалар бөтенләй бетәр дип
өметләнәбез», – диде Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин йортны карап
йөргәндә.
19 катлы йортны 2015 елда ук тапшыру планлаштырылган иде. Әмма объект
төзелеше төзүче – «Фирма «Свей» ҖЧҖнең бөлгенлеккә төшүенә бәйле рәвештә
тукталды. «Свей»ның банкротлык процедурасы кысаларында йортны торгларда
сатканнар – объектны «Бриз» компанияләр төркеме алган, ул шулай ук элек шәхси
сектор урнашкан йорт янындагы җир кишәрлеген дә сатып алган.
Төзелеш 2020 елда яңартылган. Эшкә башка төзүче керешсә дә, йорт
файдалануга тапшырылганчы РФ проблемалы объектларының Бердәм реестрында
саналган.
«Без элегрәк «Свей» өлешчеләре белән эшне төгәлләдек, дип әйткән идек инде. Ул вакытта без әлеге йортны
проблемалы объектлар реестрыннан чыгарсыннар өчен гариза бирдек, әмма безгә
эшләрне төгәлләгәнче баш тарттылар», – дип аңлатты Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов. Шулай итеп, Заслонов
урамындагы озакка сузылган төзелеш 2015 елгы алданган өлешчеләрнең икенче
дулкынының 30 проблемалы объектының рәсми рәвештә соңгы йорты булды.
Мэр яңа йортны югары бәяләде: «Эшләрнең сыйфаты бик лаеклы, – дип
мөрәҗәгать итте ул төзүчегә. – Элек без мондый дәрәҗәдәге йортлар турында
хыяллана да алмый идек. Бу әле элиталы торак түгел, ләкин аңа якын».
Өйне караганнан соң Мэр төзүче белән микрорайонның үсеш перспективалары
турында фикер алышты. Киләчәктә монда яңа юл төзү планлаштырыла, ул Заслонов
урамын Универсиада проспекты белән тоташтырачак. Юлда ихтыяҗ, аерым алганда, бу
районда транспорт агымы артканнан соң барлыкка килде.
План буенча яңа юл, әлеге территориянең башка микрорайоннар белән
бәйләнешен тәэмин итеп, транспорт ситуациясен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк,
шулай ук Универсиада проспектына чыгу өчен бердәнбер чишелеш булган Еники урамы
белән Вишневский урамы чатын бушатачак. Шуңа күрә хәзер үк Еники урамына илтүче
юл югары йөкләнеш кичерә – монда иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә, ә кайчагында
көн дәвамында бөкеләр барлыкка килә. Яңа юл транспорт агымнарын Универсиада
проспектына альтернатив чыгу ярдәмендә тигез бүләргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай
ук шәһәр халкының микрорайоннан
Вишневский урамына турыдан чыгу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
«Без шулай ук биредә балалар
бакчасы төзү мөмкинлеген дә карыйбыз. Аңа ихтыяҗ бу микрорайонда югары. Хәзер
барлык вариантлар да уйланыла», – дип планнары белән уртаклашты «Бриз»
компанияләр төркеме җитәкчесе Андрей Беляков.
«Әйдәгез, юллар төзү һәм проектлау планына кертәбез. Һәм балалар бакчасы
һичшиксез кирәк – Вишневский, Заслонов, Еники урамнары буенча йортларда
яшәүчеләр аңа бик мохтаҗ, без бик күп мөрәҗәгатьләр алабыз, – диде И.Метшин. –
Мәктәпкәчә учреждениеләрне, кешеләр яңа фатирларга күченгәч, балалар бакчалары
булмау проблемасы белән очрашмасын өчен, торак комплекслар белән параллель
төзергә кирәк».
Заслонов урамындагы йорт – бу инде 2021 елда файдалануга тапшырылган
сигезенче проблемалы объект. Казанда барлыгы 6304 алданган өлешче үз
фатирларына керү мөмкинлегенә ия булды, ә 2265 кеше бу ел башыннан яңа торакка күчте.
Карауда Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Марат Закиров,
Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин һәм
башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, алданган өлешчеләрнең икенче дулкыны 2015 ел
ахырында башланды. Ул вакытта ТР буенча проблемалы объектларның бердәм
реестрында 30 йорт исәпләнә иде – бүгенгә алар барысы да эксплуатациягә
кертелгән. Соңгылары арасында – «фонның» проблемалы «МЧС» торак комплексының дүртенче
йорты, «Свейның» Четаев урамындагы өченче йорты.