(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы
ноябрь). Бүген Казан Мэры, җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив
комитет (UNACLA) президенты Илсур Метшин Шәһәрләрне үстерү буенча яңа
программаны гамәлгә ашыру буенча «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»
Бөтендөнья оешмасының сәяси советы утырышында чыгыш ясады. Чара Гуанчжоуда «Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья советы алдыннан «Метрополис»
(Metropolis Congress) ассоциациясе конгрессы кысаларында узды, ул киләсе атнада
Барселонада башланачак.
Илсур Метшин онлайн режимында барлык катнашучыларны сәламләде һәм Шәһәрләрне
үстерүнең яңа программасы төп өч юнәлешкә таяна – социаль, икътисадый һәм
экологик, дип билгеләп үтте. «Аның максаты – тотрыклы шәһәр үсеше. Аңа җирле законнарны һәм шәһәр кагыйдәләрен
оптимальләштерү аша ирешергә мөмкин, алар шәһәр халкының тормышын шактый зур
финанс кертемнәреннән башка сизелерлек яхшыртуга китерергә мөмкин, шулай ук шәһәр
икътисадын камилләштерү аша, бу, беренче чиратта, сыйфатлы эш урыннары
булдырудан гыйбарәт, шул исәптән эшмәкәрлеккә ярдәм итү юлы белән, шулай ук
шәһәр куркынычсызлыгына ачкыч булып торучы тотрыклы планлаштыру аша», – диде
ул.
Шулай ук Казан Мэры билгеләп үткәнчә, бүгенге көн тәртибенең төп мәсьәләсе
– актив урбанизация шартларында шәһәрне планлаштыруның яңа модельләренә күчү,
шәһәрләрне арттыру һәм мегаполис, шәһәр яны, авыл территорияләре арасындагы
үзара хезмәттәшлек форматын үзгәртү.
Мисал итеп ул Татарстан башкаласын китерде. Илсур Метшин шәһәр биш районнан
торган боҗра эчендә урнашкан һәм иң катлаулы агломерация үзәге булып тора, дип
сөйләде. Хәзерге вакытта Казан көнбатыш, көнчыгыш һәм көньяк юнәлешләрдә
динамик рәвештә үсә, ә шәһәр мохитен камилләштерү комплекслы якын килү исәбенә
ирешелә, шул ук вакытта транспорт инфраструктурасы, инженерлык әзерлеге,
төзелеш һәм төзекләндерү мәсьәләләре хәл ителә. «Без кешеләргә үзләре туган,
яшәргә һәм эшләргә күнеккән урында уңайлы булуын телибез, ә моның өчен
территорияләрнең уникаль тарихи үзенчәлекләрен ачыкларга, аларның потенциалын
анализларга һәм шуннан соң гына сәламәт һәм сыйфатлы шәһәр мохите булдыру өчен
нинди дә булса шәһәр төзелеше карарларын кабул итәргә кирәк», – дип уртаклашты
Казан Мэры.
Ул төзүчеләр территорияне үзләштерүгә иҗади якын килә башлады, дип өстәде.
Алар аның тарихын җентекләп өйрәнә, алга таба үсеш вакытында файдаланырга
мөмкин булган уникаль үзенчәлекләрне ачыклый, рельефның үзенчәлеген, урнашу
урынын, перспективалылыгын һ. б. исәпкә алалар. Бу шәһәр сегрегациясен
булдырмауга ярдәм итә.
«Без девелоперларның. компьютер транспорт модельләштерү инструментларын
кулланып.территорияләрне үстерүнең комплекслы планнарын эшләүләренә килдек,
алар яшәү урыннары һәм хезмәт кушымтасы урыннары үсеше балансын исәпкә алып,
яшел табигать коридорлары, велосипед һәм җәяүлеләр элемтәләренә нигез салып, бу
агломерациянең инвестицион һәм туристик җәлеп итүчәнлеген арттыруга гына түгел,
ә анда яшәүчеләр өчен шартларны
яхшыртуга да юнәлдерелгән», – диде И.Метшин.
Аның сүзләренә караганда, Казанда Шәһәр үсеше институты төзелә, ул яшь талантлы
архитекторларга Казан агломерациясе территориясендә үз проектларын эшләргә һәм
тормышка ашырырга мөмкинлек бирергә тиеш. Институт Россиядә генә түгел, ә чит
илләрдә дә эшләүче иң яхшы архитекторларны, шәһәр төзүчеләрне,
планлаштыручыларны һәм шәһәр икътисадчыларын берләштерәчәк.
«Территориаль планлаштыру мәсьәләсе безнең барыбыз өчен дә яңа түгел. Бүген
кулланыла торган алымнар, технологияләр безнең өчен яңа булып тора. Дөньяда
территорияләрне дөрес планлаштыру буенча күп мисаллар бар инде. Мәсәлән, Нью-Йорк
һәм Сан-Франциско үзәгендә буш һәм куркыныч кварталлар күптән инде тыныч һәм
якланган районнарга әйләнде, Лондон һәм Бразилиянең кайбер шәһәрләрендә
җәмәгать транспорты системасын оештыру буенча инновацион карарлар кертелде.
Амстердам Smart City булдыру, автомобиль трафигын киметү һәм велокиңлекләр
булдыру кебек инициативалар белән билгеле», – дип билгеләп үтте Казан Мэры һәм
уңышлы тәҗрибәләр, гадәттә, җирле һәм халык үзенчәлекләре белән бәйле, дип
өстәде.
Һәр шәһәрнең үз конкрет проблемалары һәм ихтыяҗлары бар, әмма урыннарда
гамәлгә кертелгән барлык тәҗрибәләрнең гомуми тренды – иминлек, комфорт,
инклюзивлык, тотрыклы үсеш, smart-практика кертү, карбон чыгаруны киметүгә
омтылыш, энергия ягыннан нәтиҗәле технологияләр кертү, «компактлы шәһәр»
булдыру, диде И.Метшин. Һәр мегаполис мәдәни һәм тарихи мирасны саклау
мәсьәләләрен кайгырта, ә иң мөһиме – карарларны кабул итүгә халыкны җәлеп итүгә
басым ясый.
«Хәзерге чынбарлык Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан игълан ителгән
шәһәрләрнең тотрыклы үсеше максатларына туры китереп уңайлы шәһәр мохите
булдыруга халыкның яңа ихтыяҗларын формалаштыруга ярдәм итә. Безнең барлык
үзгәртеп коруларыбыз һәм агымдагы эшчәнлегебез ESG (Еnvironmental Social
Governance) принципларын үтәүгә йөз тотып, әйләнә-тирәлеккә җаваплы карашның,
югары социаль җаваплылыкның һәм идарә итү сыйфатының яңа стандартларын биреп.
Бу, һичшиксез, бездән халыкны һәм оешмаларны агарту буенча зур эш таләп итә», –
дип тәмамлады үз чыгышын Татарстан башкаласы башлыгы.
Сәяси совет кысаларында шулай ук Сория Мэры (Испания), «Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимият» Президентының Шәһәрләрне үстерүнең яңа программасы буенча
илчесе Карлос Мартинес, Көньяк Африканың традицион эшләр буенча уртак идарә итү
мәсьәләләре буенча министр урынбасары, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»
рәистәше Тембисиле Нкадименг, муниципаль хөкүмәт генераль секретаре урынбасары
Гуанчжоу Ма Шу һәм башкалар чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, Шәһәрләрне
үстерүнең яңа программасын гамәлгә ашыру буенча сәяси совет «Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимият»нең бөтендөнья советы тарафыннан 2020 елның ноябрендә
расланды. Ул Яңа шәһәр көн тәртибендәге проблемаларны һәм мөмкинлекләрне
карарга тиеш.