(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче
ноябрь, Ксения Швецова). Казанда быел 167 шәһәр һәм бистә урамнары ремонтланган,
шулай ук алты бакча ширкәтенә керү юллары, 89 квартал эчендәге машина юллары,
430 йортның ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Гомумән алганда, юл эшләренә
14,7 млрд сум бүлеп бирелгән, ә яңартылган юлларның гомуми мәйданы 2 млн кв.
метрдан артып киткән. «Бу ел юлларны яңарту һәм төзү җәһәтеннән безнең өчен
файдалы булды, бүлеп бирелгән акчалар безгә зур күләмдә эш башкарырга мөмкинлек
бирде. Шундый темплар аркасында без якын киләчәктә Казанның барлык юлларын да
норматив хәлгә китерә алачакбыз», – диде бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры
Илсур Метшин.
Федераль һәм республика бюджетларыннан 2021 елда бүлеп бирелгән 14,7 млрд
сумнан быел урам-юл челтәре объектларын ремонтлауга 4,4 млрд сум, 8 млрд сум –
яңа юл объектлары төзелешенә юнәлдерелде, һәм тагын 2,3 млрд сум «Безнең
ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелде.
«2013 елгы Универсиадага кадәр үк без Казан юллар ремонтына 5,5-6 млрд сум
алсын дип хыялланган идек. Бүген федераль программалар, шул исәптән «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты, республика бюджетыннан ярдәм, безнең
Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның бу өлкәгә игътибары бар, – дип өстәде Мэр. –
Юл эшләренә 14 млрд сумнан күбрәк акча бүлеп бирелде – бу абсолют
рекорд. Без 2 млн квадрат метр юлны ремонтладык һәм төзедек – бу да безнең
рекордыбыз. Федераль милли проектлар дәвам итәр дип өметләнәбез».
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча федераль бюджеттан бүлеп бирелгән
акчаларга Казанда юллар транспортының норматив трафигын тәэмин итү күзлегеннән
караганда иң мөһим өслекләр ремонтланды. Бу Белинский, Гагарин, Голубятников,
Беломорск, Маршал Чуйков, Гладилов, Рауис Гәрәев урамнарының 11 участогы,
Хезмэт урамы, Совет районының Магистраль урамы, Вознесение торак массивында
Старательный тыкрыгы, Яңа Сосновка урамнары, дип искә төшерде Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Юлларның аеруча таушалган участокларын һәм квартал эчендәге машина юлларын
ремонтлау республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага дәвам иттерелде. Объектлар
исемлегенә еш кына шәһәр халкында тискәре бәяләмәләр алган урамнар керде, шул
исәптән «Халык контроле» системасында. Алар арасында Гладилов, Кол Гали,
Аракчино Шоссесы һәм башкалар.
Шулай ук 89 квартал эчендәге юллар ремонтланган – мәсәлән, «Салават күпере»,
«Весна-2» һәм «Новые горки» торак комплексында яңа мәктәпләр һәм балалар
бакчаларына тротуарлар һәм юллар, шулай ук Җиңү проспекты, Татарстан,
Меридианная урамнары һәм башкалар.
«Халык юл эшләренең мантыйгын елдан-ел яхшырак аңлый, дип ышанам. Без торак
йортны капиталь төзекләндерүдән башлыйбыз, аннары ишегалды һәм якын юлларны һәм
төп магистральләрне норматив хәлгә китерәбез», – диде Казан Мэры. Мондый
комплекслы ремонтка мисал итеп ул Чуйков урамын китерде, анда ишегалларын
төзекләндерү белән беррәттән
юл челтәрен
төзекләндерү эшләре алып
барыла.
Шәһәрнең 12 үзәк урамы – Дзержинский, Карл Маркс,Большая Красная һәм
башкалар – яңадан торгызылган Казан Изге Ана иконасы соборын ачуга әзерләнгәндә
ремонтланды.
Казанда бистәләрдә юлларны ремонтлау да дәвам итте. 13 торак массивы
территориясендә 68 мең кв.м мәйданда 22 юл ремонтланган.
Моннан тыш, алты бакча ширкәтенә биш керү юлы төзекләндерелгән, бу
урамнарның гомуми озынлыгы 115 км тәшкил иткән.
Моннан тыш, «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ике ел эчендә
Казанда 890 йорт территориясе төзекләндерелде, яңартылган асфальт-бетон
өслекнең гомуми мәйданы 1,4 млн кв. метрдан артык тәшкил итте. Программа
ярдәмендә быел ишегалларында 5 мең парковка
урыны җиһазландырылды, 2 мең яңа терәккә 2,5 меңнән артык энергия саклаучы светодиод
яктырткычлар һәм 7 меңнән артык кече архитектура формасы барлыкка килде, дип
искәртте И.Куляжев.
Шуны да искәртик: Казанда юллар төзү
буенча масштаблы эшләр
алып барыла.