(Казан
шәһәре KZN.RU, 24-нче февраль, Алена Мирошниченко). 2020 елда Казанда 885 мең
кв.м торак файдалануга тапшырылган, быел тагын 960 мең кв.м төзү планлаштырыла.
Бу хакта шәһәр Ратушасында узган дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының V
хисап сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Шәһәр башлыгы шулай ук
шәһәр территорияләрен комплекслы үстерү планнары турында сөйләде. Аерым
алганда, Порт, Родина урамнары тирәсендә нәтиҗәле файдаланылмый торган
мәйданчыкларны, шулай ук тимер юл вокзалы янындагы территорияләрне яңарту.
«Шәһәр өчен мөһим
документлар һәрвакыт күпчелек мәнфәгатьләрендә кабул ителә»
Архитектур-шәһәр төзелеше парадигмалары күзлегеннән
караганда, 2020 ел Казан һәм аның халкы өчен әһәмиятле булды. Татарстан
башкаласы илдә законнарның яңа нормалары буенча Генераль план эшләнгән һәм
раслаган беренче шәһәр булды. Хисап барышында И.Метшин сөйләгәнчә, Генпланны эшләгән һәм килештергән вакытта, беренче тапкыр
үзгәргән демографик вәзгыятьне исәпкә алып, социаль, транспорт һәм инженерлык
инфраструктурасын җайга салу механизмнары кулланылган.
Моннан тыш, шәһәрне төзү һәм җирдән файдалану
кагыйдәләре һәм шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативлары проектлары
эшләнде. Яңа шәһәр төзелеше документларының проектлары шәһәр халкы, төзүчеләр
һәм архитектура җәмәгатьчелеге белән җентекләп тикшерелде. «Барлык битараф булмаган халыкка рәхмәт. Фикер алышулар
кайчак бик кайнар, әмма нәтиҗәле булды. Һәм шәһәр өчен шундый мөһим документлар
күпчелекнең мәнфәгатьләрен күздә тотып кабул ителә», – диде шәһәр башлыгы.
Шулай ук Казан тарихи җирлеге территориясенең тотрыклы
үсеш концепциясе расланды. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, болар барысы да Шәһәрне үстерү институтын булдыру кирәклегенә китергән.
Аңа иң яхшы архитектура көчләрен җәлеп итү, шул исәптән Казан
архитектура-төзелеш университетының талантлы белгечләрен җәлеп итү
планлаштырыла. Институтның төп бурычы уйланылган – шәһәргә, бизнеска һәм
казанлыларга кирәкле заманча урбанистик проектлар эшләүдән гыйбарәт булачак.
«Болар барысы да республика Президенты Рөстәм
Миңнеханов тарафыннан актив рәвештә хупланган. Казанның тарихи йөзен саклау
буенча гаять зур уртак эш башкарылды, моның өчен барлык катнашучыларга да зур
рәхмәт», – диде И.Метшин.
Сәнәгать зонасы һәм
йөк порты территориясен шәһәр энҗесенә әверелдерү планлаштырыла
Яңа шәһәр төзелеше документларында территорияне
комплекслы үстерү принциплары билгеләнгән, алар кирәкле барлык социаль
инфраструктура төзүне күз алдында тота. Үзгшәрешләр, иң беренче чиратта, Порт,
Родина урамнары районнарына, шулай ук тимер юл вокзалы артындагы
территорияләргә кагылачак. Нәтиҗәле файдаланылмый торган сәнәгать
мәйданчыкларын реновацияләү исәбенә, аларны яңа җәлеп итү үзәкләренә әверелдерү
планлаштырыла.
Мәсәлән, Порт урамында 247 гектар мәйданлы территориядә
яңа «шәһәр» булачак. «Кешеләр өчен ябык сәнәгать зонасы һәм йөк порты
территориясен шәһәр энҗесенә әверелдерү планлаштырыла. Ул инвесторлар,
туристлар, эшмәкәрләр һәм барлык казанлылар өчен магнит булачак. Биредә киң яр
буе, яшелләндерү, тарихи артефактлар һәм яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка
киләчәк. Проектның һәр звеносы, эре объектмы ул, хәтта тулы бер зона булсынмы,
конкурс нигезендә сайланыр дип планлаштырыла. Бу үз-үзен яхшы яктан күрсәткән
тренд, ул шәһәр төзелешен проектлауның иң яхшы дөньякүләм практикаларын
кулланырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләде И.Метшин.
Тимер юл вокзалы артындагы территория турында
сөйләгәндә, шәһәр башлыгы Россия тимер юллары техник паркын чыгарганнан соң,
Татарстан урамы ягына таба күтәрелеп, урта каттагы күпфункцияле төзелешне
гамәлгә ашыру күздә тотыла, дип сөйләде. «Бу гадәти һәм стандарт булмаган
территория булачак, мәйданы һәм характеры буенча гына түгел, торак буенча
күптөрле тәкъдимнәре белән», – дип аңлатты шәһәр Мэры.
Проект елга порты территориясен яңартудан гыйбарәт –
автовокзал янында транспорт-күчеп утыру төене, Идел яр буен масштаблы
төзекләндерү планлаштырыла.
«Шәһәрнең энҗе бөртеген – Иске Татар бистәсен
торгызуга һәм төзекләндерүгә аерым игътибар бирелде. Беренче өч кварталны
төзекләндерү проектын гамәлгә ашыру барышында 1,5 млрд сумга якын бюджет акчасы
һәм шәхси инвестицияләр кертелгән. Нәтиҗә шуннан гыйбарәт:туристлык
кунакчыллыгының үсеш алган комплексы конфигурациясе тулысынча формалашты, бистә
шәһәр халкының һәм кунакларының яраткан урынына әверелде», – дип ассызыклады
И.Метшин.
Бер казанлының
торак белән тәэмин ителеше якынча 27 кв метр тәшкил итә
Төзелеш өлкәсендә эшләрнең гомуми күләме 12 айда 37,7
млрд. сум тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәдән 2%-ка артык. 2020 елда Казанда
885 мең кв.м торак файдалануга тапшырылды, бу республика күрсәткеченең 33%-ын
тәшкил итә. Аларның 700 мең кв метры диярлек күпфатирлы йортларда, дип сөйләде
шәһәр Мэры. Ул 2021 елда тагын 960 мең кв. м торак төзү планлаштырыла, шуларның
850 меңгә якыны – күп фатирлы йортлар, дип өстәде.
«Социаль ипотека» программасы кысаларында, 2020 елда
124 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган. 2021 елга тагын 106 мең квадрат
метрдан артык төзелеш планлаштырылган.
«Ел нәтиҗәләре буенча, бер кешегә торак тапшыру 0,7
кв.м тәшкил итте, шул ук вакытта Россия буенча уртача күрсәткеч – 0,53 кв.м.
Казанда бер кешегә торак белән якынча 27 кв.м тәэмин ителгән», – дип хәбәр итте
И.Метшин.