(Казан
шәһәре KZN.RU, 15-нчы февраль, Алена Мирошниченко). Быел Казанда Мамадыш
трактында, Самосырово калкулыгыннан 50 м ераклыкта, чүп полигонын
рекультивацияләү эшләрен башлау планлаштырыла. Элегрәк ул законсыз рәвештә «Казан
экология комплексы» ЯАҖдә эксплуатацияләнгән һәм суд карары буенча ябылган.
Чүплек «гәүдәсенең» тулысынча изоляциясеннән тыш, монда Татарстанда беренче газ
электростанциясе төзергә планлаштыралар, ул калдыкларны таркату процессында
барлыкка килгән газдан электр энергиясен җитештерәчәк, дип хәбәр итте бүген
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, шәһәрнең яшел каркасын булдыруга һәм экологияне яхшыртуга Казанның яңа
генераль планын кабул иткәннән соң системалы рәвештә якын килә башладылар. «Шәһәр
мохитенең экологик үзенчәлеге – без омтылган нәрсә. Әлбәттә, моның өчен күп
еллар тәлап ителә. Һәм инде без хәрәкәт итә башлаган шундый сорауларның берсе –
чүп полигоннарын рекультивацияләү. Узган елда Самосырово чүплеген
рекультивацияләү
тәмамланды. Хәзер чиратта – «Казан экология комплексы» чүп полигоны, – диде
шәһәр башлыгы.
«Шундый проектлар бар ки, аларга якын килергә куркыныч
иде. Ләкин элек эшләмәгәннәрне тормышка ашыру һәрвакыт җаваплы һәм, шул ук
вакытта, кызык. Самосырово чүплеге шундый проектларның берсе – аңа чын
мәгънәсендә якын килергә куркыныч иде: чүп тавы 40 метрдан югары. Ул вакытта
Россиядә моның белән берәү дә шөгыльләнмәде, без беренче булдык һәм бу эшне
ахырына кадәр җиткердек. Беренче тәҗрибә нигезендә без прецедент төзедек һәм «Казан
экология комплексы» рекультивациясе чүплегенә, һичшиксез, әзерлеклерәк якын килдек.
Шуңа күрә монда актив дегазация системасы планлаштырылган», – дип шәрехләде
И.Метшин.
И.Гыйниятуллин аңлатуынча, полигон Самосыров
калкулыгыннан 50 м ераклыкта урнашкан. Ул 2017 елда суд карары буенча ябылган.
Узган ел башында Казанның «Промстройпроект» институты инженер тикшеренүләре
үткәргән, алар дәүләт экологик экспертизасының уңай бәяләмәсен алган. Аның
нәтиҗәләре буенча актив дегазация системасы булган полигонны рекультивацияләү
технологиясен билгеләделәр инде. Казан бюджеты акчасына каты көнкүреш
калдыклары полигонын рекультивацияләү буенча проект-смета документациясен
әзерләүгә 11,8 млн сумлык конкурс үткәрелгән. Җиңүче булып «СК Проект»
Татарстан компаниясе билгеләнгә.
«Объектта Татарстанда 1,5 МВт егәрлеге белән өч
газ-поршень җайланмасы булган беренче газ электростанциясе проектлана. Алар
калдыкларны таркату процессында барлыкка килә торган газдан электр энергиясе
җитештерәчәк», – дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Шулай ук шәһәрдә полигонны рекультивацияләү буенча
эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү материаллары буенча иҗтимагый фикер алышулар узды. Моннан тыш,
Россия Табигать министрлыгы полигонны «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил»
федераль программасына кертү өчен Татарстан Республикасының башлангыч гаризасын
хуплады. Бу аны федераль акчалар хисабына тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Быел эшләр башланырга тиеш, аның нәтиҗәләре буенча 3
елдан Самосыров калкулыгы янында экологик куркынычсыз яшел элемент барлыкка
киләчәк», – дип йомгаклады И.Гыйниятуллин.
Шәһәр башлыгы И.Гыйниятуллинга бу мәсьәләне контрольдә
тотарга кушты. Ул проектны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады,
шулай ук экология министрлыгы белән актив эш алып барыла, дип билгеләп үтте. «Без
бу юнәлештә башка мәсьәләләрне ахырына кадәр җиткерү өчен «Чиста ил» проектына
бик өметләнәбез», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.