(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Казанның Совет районында, Гадел Кутуй урамында, исәбе буенча җиденче яңа кар эретү пунктын файдалануга тапшырдылар. Тәүлек эчендә ул 3,6 мең кубометр яки 300 КАМАЗ кар утильләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген яңа объектны Казан Мэры Илсур Метшин карады. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер барлык җиде кар эретү станциясенең эше карлы кышкы көннәрдә карны вакытында һәм оешкан төстә утильләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Яңа кар эретү пункты шәһәр кар эретү машиналары арасында куәте буенча икенче урында тора. Казанда иң зурысы тәүлегенә 4 мең кубометр эшкәртә ала, ул Җиңү проспектында, «Мега» һәм «Южный» сәүдә үзәкләре арасында урнашкан. Яңа станцияне сафка бастыру белән шәһәрнең барлык кар эретү пунктларының җитештерүчәнлеге тәүлегенә 15,6 мең кубометрга кадәр артачак. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә, шәһәр алдагы бураннарга һәм көчле карларга әзер, синоптиклар якындагы шимбәгә кар явачагын фаразлыйлар.
«Казанда тагын бер кар эретү станциясе безгә Совет, Вахитов һәм Идел буе районнарының карларын үз вакытында җыярга һәм эретергә мөмкинлек бирәчәк. Җиде пункт та Казан урамнарыннан җыелган карны үз вакытында һәм оешкан төстә кар эретү станцияләре аша эшкәртергә ярдәм итәчәк. Ягъни, безгә аны кайдадыр тупларга кирәкми», - диде Илсур Метшин.
Ул билгеләп үткәнчә, бу шәһәрнең чисталыгын һәм экологик сыйфатын күтәрүдә зур адым. «Күпсанлы машиналарга һәм теләсә нинди карлы һава торышына карамастан, барлык бурычларны вакытында үтәп чыгу өчен алга таба да барысын да эшләүне дәвам итәчәкбез», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Кар эретү пунктларында кабул итү һәм эретү технологиясе түбәндәгедән гыйбарәт: шәһәр юлларының машина йөрү өлешеннән алына торган кар җайланмага китерелә һәм кабул итү бункерларына бушатыла. Бөтен масса рәшәткәләр аша коела һәм торба үткәргечләр системасы аша агып төшә торган су белән эретелә.
Килә торган карның тыгызлыгына карап, агызыла торган суның күләме һәм аның белән элемтә вакыты төрлечә була. Барлыкка килгән эрегән кар суы торба үткәргечләр буенча шәһәр канализация коллекторына җибәрелә.
Шәһәр урамнарыннан кар массасы белән шулай ук ком, вак таш, пластик шешәләр, металл банкалар, пакетлар да китерелә. Кар эрү процессында артык предметлар һәм пычраклар утырма зонасында һәм арадаш камераларда туплана. Йөзеп йөри торган чүп-чарны тоту өчен, кабул итү камераларының агызу тишекләре утырма хасил булу камераларыннан рәшәткәләр белән аерылып тора. Кабул итү камералары һәм утырма хасил булу камералары зоналары тулыланган саен, аларны чистарту үткәрелә.
Мондый якын килүнең экологик үзенчәлеге шунда ки, кар чүп-чар белән бергә вакытлыча туплау урыннарында җыелмый. Димәк, зарарлы матдәләр һәм калдыклар туфракка китми, ә кыштан соң чүп өемнәре барлыкка килми.
Яңа объектны карауда шулай ук Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов, «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, беренче кар эретү пункты Казанда 2007 елда (Порт урамы буенча) барлыкка килде.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 2,9 тоннага якын кар чыгарылган. Бүген көндез шәһәр урамнарын кардан чистартуга 342 юл эшчесе һәм 237 берәмлек махсус техника чыккан.