(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь, Алена
Мирошниченко). Цифрлы компетенцияләрне арттыру булган потенциалны максималь
файдалану өчен мөмкинлек бирәчәк. Профессионализмнан, законнарны һәм профильле өлкәне
белүдән тыш, һәр түрәгә заманча инструментларга ия булу кирәк.
IT-технологияләр, цифрлаштыру белән бәйле бөтен әйбер һәрберсе өчен, тәҗрибәгә
карамастан, норма булырга тиеш. Мондый фикерне бүген эшлекле дүшәмбедә Казан
Мэры Илсур Метшин белдерде.
Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы
Дмитрий Кремлев искәртеп узганча, Россия Федерациясе Президенты Владимир
Путинның «2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең милли
максатлары турында»гы указында өстенлекле юнәлешләрнең берсе – дәүләт идарәсенең «циырлы
өлгергәнлеккә» ирешү. Ул тармакның яңа технологияләрне гамәлгә кертүгә һәм
уңышлы файдалануга әзерлеген күздә тота. «Цифлы өлгергәнлек» дәүләт һәм
муниципаль хезмәтләргә генә түгел, ә хезмәткәрләрнең үзләренә дә кагыла.
Белгечләр нәтиҗәлелекне һәм продуктивлыкны күтәрү өчен эш процессларының теләсә
нинди үзгәрешләренә әзер булырга тиеш.
2019 елда «Корпоратив университет» дистанцион укыту
системасы файдалануга тапшырылды, дип өстәде Д.Кремлев. ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов йөкләмәсе буенча Иннополис университеты тарафыннан ике белем бирү
программасы үткәрелде: CDO – җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр өчен мәгълүматлар
нигезендә карарлар кабул итү һәм CDTO – хакимият органнарын цифрлы
трансформацияләү өчен җаваплы җитәкчеләр өчен.
«Киләсе елның беренче кварталында мөһим бурыч итеп без
Башкарма комитет хезмәткәрләренең «цифрлы өлгергәнлеген» бәяләү методологиясен
формалаштыруны саныйбыз. Цифрлы трансформация – заманча җиһазлар урнаштыру һәм
программа белән тәэмин итү генә түгел, ә идарә һәм корпоратив мәдәният
алымнарында фундаменталь үзгәрешләр дә. Ә күнекмәләр булмау инновацион
технологияләрне кертү юлында сизелерлек киртә булып тора. Хезмәткәрләрнең
тиешле цифрлы компетенцияләрен киләсе ел дәвамында күтәргәч, 2022 елда без инде
булган цифрлы процессларны оптимальләштерү хисабына нәтиҗәлелекне күтәрәчәкбез»,
– диде Д.Кремлев.
Спикер шулай ук Стратегик инициативалар агентлыгы
үткәргән «КЛИК CDO» программасы буенча укыту кысаларында Мәгълүмати
технологияләр һәм элемтә идарәсе проекты Россиянең 64 төбәгеннән 400-дән артык
проекттан торган 12 топ проектка керүен билгеләп үтте. 11-нче декабрьдә
эшләнмәләрне РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенкога тәкъдим итү
планлаштырыла.
Казанның тагын бер «Акыллы шәһәрләрнең цифрлы
инфраструктурасының нигезе буларак акыллы терәкләр» тәҗрибәсе 2020 елда
проект эшчәнлеге белән һөнәри идарә итү буенча «Проектный Олимп»
бөтенроссия конкурсында икенче урын алды. Ул «Цифрлаштыру һәм мәгълүмати технологияләр
өлкәсендә проектлар белән идарә итү» номинациясендә билгеләп үтелде.
«Бүгенге көндә муниципаль хезмәткәрләр
компетенцияләренә таләпләр шактый артты. Цифрлы дөньяга кадәр гасырларга
җитәрлек ниндидер технология төзергә мөмкин иде, ләкин хәтта шул ук эчке янулы
двигатель камилләштерелә һәм модернизацияләнә. Хәзер без тиз үзгәрүчән дөньяда
яшибез, һәм IT-тармак даими үсештә. Безгә алгоритмнарның яңартылуын күзәтергә,
бу үзгәрешләр артыннан җитешергә кирәк. Әмма без идеяләрне үзебез уйлап
табарга, республика һәм ил масштабларында пилот булырга күнеккәнбез. Шуңа күрә
цифрлы үсештә мин безнең командадан халык уңайлылыгы өчен үзгәртеп коруларда
алдынгы булу өчен инициативалар көтәм», – дип йомгаклады Илсур Метшин.