(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь, Ксения
Швецова). Барлык Казан гомуми белем бирү уку йортлары өчен мәктәп туклануы
сыйфатының бердәм стандарты эшләнәчәк, икенче төрле кагыйдәләр җыелмасы дип
әйтик, шул исәптән укучыларның ата-аналары да аларның үтәлешен контрольдә
тотачак. Мондый стандартны укыту семинарында мәктәп директорлары, мәктәп
укучыларының ата-аналары һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре белән эшләү һәм
кабул итү планлаштырыла, ул бу атнада Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча
узачак. Бу хакта ул бүген эшлекле дүшәмбедә игълан итте.
Шәһәр башлыгы Казанда мәктәп туклануына зур игътибар
булуга карамастан, ата-аналар тарафыннан шелтәләр кала бтрә, дип билгеләде. «Аңларга
мөмкин – бездә 148 мең мәктәп укучысы һәм 75 мең мәктәпкәчә яшьтәге бала бар.
Сүз дә юк, ата-аналарның төрле фикерләре бар, без аларга колак салырга тиеш,
һәм без моны эшлибез дә. Шуңа күрә миндә ата-аналар контролен оештыру идеясе
туды да инде», – диде шәһәр башлыгы.
Мэр Директорлар корпусын һәм укучыларның ата-аналар
активын укыту семинарына җыярга кушты, анда конкрет бурычлар куелачак һәм
шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыруда стандарт булачак
таләпләр сөйләшенәчәк. «Без анализ ясадык һәм зур мәктәпләр барлыгын ачыкладык,
анда барлык уку елларында укучылардан һәм ата-аналардан туклану сыйфатына бәйле
бер генә шикаять тә юк, гәрчә анда меңләгән укучы булса да,– дип билгеләде
И.Метшин. – Бу, әлбәттә, мәктәп директорының һәм сыйныф җитәкчеләренең хезмәте.
Директор үз алдына сыйфатлы мәктәп туклануы белән тәэмин итү бурычын куйган
мәктәпләрдә бөтенләй башка нәтиҗә».
Семинарда ата-аналарның катнашуы мәктәп ризыкларының
сыйфатын объектив бәяләргә ярдәм итәчәк, дип билгеләде Мэр. «Бердәм стандарт
буенча һәр мәктәптә җәмәгать контроле оештырылачак, ата-аналар аны яхшы белә
алачак. Алар безгә кайнар туклануны оештыру процессын контрольдә тотарга ярдәм
итәчәк. Безгә алар белән берлектә
контрольдә тотарга тиешле кагыйдәләр җыелмасы кирәк», – дип ассызыклады ул.
Узган атнада Казан блогерларына һәм укучыларның
ата-аналарына мәктәпләр өчен ризык әзерләү процессын күрсәттеләр һәм алар өчен көн
саен 270 мең порция азык әзерли торган азык-төлек һәм социаль туклану
департаменты буенча экскурсия уздырдылар, дип искәртте шәһәр башлыгы. «Бу сан Түбән Кама
халкына һәм Яр Чаллы халкының яртысына тигез, – диде ул. – Бу зур, җитди, авыр
процесс».
Экскурсиядә катнашучылар белгечләрнең сыйфатлы һәм
тәмле туклану оештыру өчен бөтен көчләрен куюына инандылар, дип ассызыклады
Мэр.
«Без продуктларның сыйфатлы булуын күзәтәбез, иң
яхшыларны гына сатып алабыз, ашханәләрне ремонтлыйбыз, җиһазларны яңартабыз,
яңа объектларны файдалануга кертәбез. Игътибарны бөтен чылбыр таләп итә –
ярымфабрикатлар әзерләүдән алып кухняга алып кайтуга кадәр. Әмма кухнядан
өстәлгә кадәрге этап инде мәктәп директорларыннан җаваплылыкны таләп итә», –
диде И.Метшин.