(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь). Казан халыкара аэропортында беренче тапкыр «Аэрофлот» авиакомпаниясе самолеты җиргә төште. Ул бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил хөрмәтенә аталган. Һава судносын тантаналы каршы алу оештырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.
«Муса Җәлил - Татарстанның гына түгел, бөтен ил герое. Аның батырлыгы турындагы истәлек мәңге яшәргә тиеш. Бүген, 24-нче июньдә, моннан 75 ел элек булган кебек үк, без Җиңүчеләр парадын уздырдык. Самолетның Казанга нәкъ менә бу көнне төшүе бик мөһим. Бу безнең горурлыгыбыз. Без федераль хезмәттәшләребезгә һәм «Аэрофлот» җитәкчелегенә безнең тәкъдимне хуплаулары өчен рәхмәтле», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Борт Мәскәү-Казан маршруты буенча хәрәкәт итте. Рейсның беренче пассажирлары Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, генераль директор урынбасары - «Аэрофлот» гавами акционерлык җәмгыятенең очышлар буенча директоры Игорь Чалик, шулай ук татар шагыйре гаиләсе: кызы, оныгы һәм оныкчыклары булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Пассажирларны Казан танк училищесы оркестры каршы алды, ул Салих Сәйдәшев маршын башкарды. Һәр пассажирга Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» исемле шигырьләр җыентыгы тапшырылды.
Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова сөйләгәнчә, татар әдәбияты классигын Казан белән бик күп нәрсә бәйләгән. Шагыйрь Татарстан башкаласында укыган һәм эшләгән, моннан сугышка киткән. «Шундый гадәттән тыш матурлыкка ия булган лайнерның минем әтиемнең исемен йөртүеннән күңелләребез горурлык һәм шатлык хисе белән тула. 1942 елда ул үз көндәлегендә үлемнән курыкмавы, халык хәтерендә калган вакытта үлемнән соң да яшәү барлыгы хакында язган. Үлемсез берәр нәрсә кылсаң, синең турыда язачаклар, портретларыңны бастырачаклар. Ә монда портретлар гына түгел, шундый матур самолет аның исемен йөртә», - диде Чулпан Җәлилова.
Исегезгә төшерәбез, Муса Җәлил исемен «Аэрофлот» бортларының берсенә бирү инициативасы белән Татарстан Президенты чыгыш ясады. Идеяне РФ Транспорт министрлыгы һәм авиакомпания җитәкчелеге хуплады. Атаклы антифашист исеме белән аталган самолет авиакомпаниядән республикага Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына бүләк булды. Шагыйрьнең исеме белән 2011 елның гыйнварында җитештерелгән, Airbus A320 гаиләсенә караган самолетны атаганнар. Урта магистраль пассажир самолеты 140 кешегә исәпләнгән. Һава судносы ике турбореактив двигатель белән җиһазландырылган, аның крейсерлык тизлеге 830 км/сәг, очышның максималь биеклеге - 12,1 чакрым, очышның максималь ераклыгы - 4000 чакрым, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.