(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Яңа уку елына Казанда республикада беренче булып «Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль гомуми белем бирү комплексын файдалануга кертү планлаштырыла. Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев төзелеш мәйданчыгында эшлекле киңәшмә үткәрде. Анда Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Яңарыш» фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Яңа Савин районының Бичурин урамындагы 165-нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендәге эшләрнең барышы белән таныштылар. Хәзер бинада капиталь ремонт төгәлләнеп килә, шуннан соң биредә башлангыч мәктәп урнашачак.
Янәшәдә5-11 сыйныфларда белем алучы 800 укучыга исәпләнгән урта мәктәп төзелеше бара. Белем бирү учреждениесе 400 урынлы төшке аш залы, бассейн, спорт залы, гардероблар, беренче каттагы остаханәләр, 500 урынлы актлар залы, уку кабинетлары, икенче каттагы китапханәне үз эченә алачак. Бинаның гомуми мәйданы 14 мең кв. м.
Бүгенге көндә барлык катларда диварлар һәм колонналар, парапетлар бетонланган, түшәмәләр, түбә һәм тышкы җылылык үткәргеч юлы урнаштырылган. Төзүчеләр шулай ук диварларны кирпеч белән өюне, тәрәзәләрне, витражларны монтажлауны тәмамладылар һәм чиста отделкага керештеләр.
1-нче сентябрьгә ачылачак «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» беренче полилингваль белем бирү комплексы өч мәктәпне үз эченә ала: Бичурин урамы буенча реконструкцияләнгән башлангыч, яңа билингваль мәктәп, Бондаренко урамындагы яңа полилингваль мәктәп, шулай ук балалар бакчалары, дип билгеләп үтте М.Шәймиев.
«Беренче комплекс - белем бирүнең яңа формасына беренче адымыбыз. Безнең бүгенге эшебезгә күп нәрсә бәйле, киләчәктә ул мәгарифне үстерүгә якын килү юлларын билгеләячәк, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе. - Мәгариф системасындагы үзгәрешләр котылгысыз, аларны вакыт, дөньяның ачык булуы таләп итә, һәм без балаларыбызга көндәшлеккә сәләтле булу мөмкинлеген бирергә тиеш. Бу тарихи момент». Эш күләме зур булуга карамастан, аларны вакытында тәмамларга кирәк, дип ассызыклады М.Шәймиев.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Казан Мэры Илсур Метшинга полилингваль комплекс төзү буенча барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итүдә шәһәр хакимиятенә һәрьяклап ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
Мэр инициативасы белән «Растем вместе - Бергә үсәбез» проекты оештырылды, ул Бондаренко урамындагы микроклонлаштыру лабораториясен: кыска вакытта агач үсентеләрен үстерүне күздә тота. Мәгариф идарәсе тарафыннан эшләнгән проектны киңәшмәдә катнашучыларга 165-нче номерлы мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
«Мәктәбебезнең һәр укучысы үсентеләрне шәһәрдә, республика территориясендә утырту өчен үзе үстерәчәк. Проект Берләшкән милләтләр оешмасы химаясендә 2006 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган «Миллиард агач» бөтендөнья акциясенә аваздаш», - диде А.Шәмсетдинов.
Киңәшмә азагында шәһәр башлыгы проектта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. И.Метшин ассызыклаганча, Казанда мәктәп төзелешеннән тыш, шәһәр инфраструктурасын үстерү, социаль объектларны төзекләндерү һәм торгызу буенча зур эш алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, Казан Татарстанда «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы барлыкка киләчәк беренче шәһәр булачак. 2022 елга кадәр барлыгы шундый алты комплексны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Проектның максаты - балалар рус, татар, инглиз телләрендә укыячак һәм милләтара татулык рухында тәрбияләнәчәк белем бирү комплексы моделен булдыру.