(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март, Ксения
Швецова). Казанда быел 32 шәһәр һәм бистә урамын һәм 19 тротуарны яңарту, шулай
ук WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында катнашучылар йөри торган маршрутлар
буенча урамнарны ремонтлауга өстәмә акча юллау планлаштырыла. «Имин һәм
сыйфатлы юллар» федераль программасы һәм республика бюджеты акчалары ярдәмендә
юл катламын яңарту гына түгел, җир асты челтәрләрен ремонтлау, юл билгеләре
урнаштыру һәм төзекләндерү эшләре буенча комплекслы эш уздыру да мөмкин
булачак, дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Беренче чиратта
шәһәрлеләрне борчыган урамнар төзекләндереләчәк
Юлларны төзекләндерү
программасы турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде. Ул искәртеп узганча, соңгы 2 елда Казанда
360 юл норматив хәлгә китерелгән, бу Казаннан Самарага кадәр арага тиң, шул
исәптән 81 поселок һәм 10 бакча ширкәтләре, 770 ишегалды территориясе каралган.
Быел юл эшләренә 3 млрд. 250 млн. сум акча бүленү
каралган, шуларның 2 млрд. 250 млн. сумы
– республика бюджетыннан һәм тагын 1 млрд. сумы – федераль бюджеттан.
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» федераль программасы буенча 32 шәһәр һәм
бистә урамын һәм гомуми мәйданы 674 мең квадрат метр булган 19 тротуарны ремонтлау
планлаштырыла.
Объектлар исемлегенә «Халык контроле» системасында,
«Беткән юллар картасы» интерактив проектында һәм «Халык фронты» иҗтимагый
хәрәкәтендә шәһәр халкының тискәре фикерләренә ия урамнар кергән. Әйтик,
Габишев, Фучик, Р. Зорге, Академик Королев, Халитов урамнарын норматив
хәлгә китерү планлаштырыла. Максимов урамын дүрт полосага кадәр киңәйтү
планлаштырыла, Дементьев урамыннан алып Петр Витер урамына кадәрге участокта
яңгыр канализациясе һәм яктырту челтәрләрен төзү буенча эшләр дәвам итәчәк.
«Гадел Кутуй урамындагы бөкеләрне киметү өчен, Красная
Позиция урамы аша Гвардия урамына 800 м озынлыктагы чыгу юлы эшләү
планлаштырыла», – дип хәбәр итте И.Куляжев.
«Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль программасы
ярдәмендә юл катламы ремонтланып кына калмый, тулы бер комплекслы эш башкарыла,
дип билгеләде Илсур Метшин. «Юлларны төзекләндерүгә әзерлек яхшы дәрәҗәдә - юл
билгеләрен урнаштыру да, җир асты челтәрләрен ремонтлау да, машина кую
урыннарын булдыру да, – диде Мэр. – Иң мөһиме, безне нык борчый торган юллар
киңәя – Гадел Кутуй урамы гына түгел, башка юлларны да онытмыйбыз».
Докладчы узган елда ремонт башланган һәм агымдагы елда
да дәвам итәчәк юлларда аерым тукталды. «Инженерлык коммуникацияләрен кичектерү
белән бәйле зур эш күләме аркасында һәм һава торышы начарлану сәбәпле, Идел буе
районындагы Магистраль урамындагы, Максимов урамындагы, Ленинград урамыннан
Дементьев урамына кадәр һәм Оренбург юлындагы зур Казан боҗрасы участогыннан
Мидхәт Булатов урамына кадәрге участоктагы асфальт-бетон катламының финиш өске
катламын җәюне бу елга күчерделәр. Аларда эшләр уңай һава торышы шартлары
башлану белән тәмамланачак», – дип аңлатты спикер.
Исегезгә төшерәбез, Магистраль урамындагы юл 20 елдан
артык ремонтланмаган. Узган ел башланган
3,5 км озынлыктагы юлны ремонтлау җир асты челтәрләрен реконструкцияләүне үз эченә
алган, шуның аркасында эшләр озакка сузылган һәм өлешчә бу елга
күчерелгән. «Без бу елга юлның югары катламын калдырдык. Максимов урамында
да, Магистраль урамында да, һава торышы мөмкинлек бирү белән, барысы да эшләнәчәк», – дип шәрехләде
вәзгыятьне И.Метшин.
Яңа парковкалар,
квартал эчендәге юллар һәм «Имин һәм сыйфатлы юллар» төзелеше
Юл эшләре программасы җәмәгать киңлекләрен
төзекләндерү белән бергә алып барылачак. Шулай итеп, И.Куляжев сүзләренә
караганда, Дубравная урамын дүрт полосага кадәр киңәйтү кысаларында, Рихард
Зорге урамыннан Безымянная тыкрыгына кадәрге участокта тротуарлар һәм «Дубрава»
паркына килүчеләр өчен уңайлы мохит белән җәяүлеләр кичү юлын төзекләндерү
планлаштырыла. Ә Әпсәләмов урамы буенча «Ак чәчәкләр» скверына килүчеләр өчен
өстәмә рәвештә 85 парковка урыны һәм квартал эчендәге яңа юллар һәм тротуарлар
барлыкка киләчәк.
«Юл һәлакәтләре
күп була торган урыннарда аларны булдырмау буенча чаралар комплексын башкару
планлаштырыла», – диде докладчы һәм әлегә шундый 108 участок ачыкланган, аларда
24 светофор, 280 юл билгесе, 34 км куркынычсызлык коймасы һәм 91 ясалма юл
тигезсезлеге урнаштырылачак, дип өстәде.
2019 елга шәһәрнең Генераль планы нигезендә, быел
Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 метр озынлыкта Зур
Казан боҗрасы төзелеше дәвам итәчәк. Эшләр комплексында гамәлдәге инженерлык
коммуникацияләрен үзгәртеп кору, Ферма шоссесы аша юлүткәргеч, яңгыр сулары канализациясе
челтәрләре, яктырту, трамвай линиясе һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы
элементлары төзү каралган. Киләчәктә бу юл төзелешен Тихорецкая урамы буенча
урнашкан чишелешкә чыгару планлаштырыла.
Борисково бистәсендә 75 күчемсез милек объекты юл чикләренә
туры килә. Бүген, И.Куляжев сүзләренә караганда, аларны сатып алу өчен кирәкле
документлар әзерләнә. «Проект-смета документациясен, төзелеш объектларын бәяләү
процедурасын эшләү алып барыла. Без бу корылмаларны һәм участокларны сатып алу
өчен халык һәм милекчеләр белән килешүләр төзибез. Боларның барысы да ике яклы
килешү буенча эшләнәчәк, бәхәсләр килеп чыкмасын һәм мөмкин булганча уңышлы
үтсен өчен тырышачакбыз, – дип билгеләп үтте спикер. – Әлеге эшләр юллар салу
очракларында закон тарафыннан каралган – җир биләмәләрен суд тәртибендә тартып
алу мөмкин. Әмма без моны булдырмый калырга тырышырга тиешбез».
«Бу җиңел эш түгел, кешеләр инде тормышларына
күнеккән, ләкин без һәрвакыт моның миллионлаган шәһәр мәнфәгатьләрендә – автомобильләр
елдан-ел арта барган шәһәр өчен эшләнүен аңлатабыз, – дип билгеләп үтте үз
чиратында И.Метшин. – Бу – гомумтанылган тәҗрибә. Иң мөһиме – барысын да закон
тәртибендә үткәрү һәм юл чикләренә эләгүчеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алу.
Барысы да вакытында һәм закон буенча түләнергә тиеш».
Доклад ахырында И.Куляжев, быел төп эшләрдән тыш,
Несмелов урамыннан 32-нче Хәрби шәһәрчеге янындагы яңа юлга кадәрге участоны
проектлаштыру планлаштырылуын билгеләп үтте, аның максаты – Клара Цеткин,
Боевая, Аракчы шоссесы, Идел буе урамнарын бушату.
Быел юлларны төзекләндерүгә бүлеп бирелгән акчалар
күләме узган ел белән чагыштырганда азрак, әмма WorldSkills Kazan 2019
чемпионатында катнашучыларның маршрутлары узачак урамнарны яңартуга өстәмә акча
бүлеп бирү турында карар кабул ителде, дип өстәде Мэр.
«6 млн. квадрат метр юл катламы ремонтланган, 360 км
юл – бу моңарчы күрелмәгән эш күләме. Республика җитәкчелеге, «Имин юллар»
федераль программасы, сәнәгать предприятиеләре, эшмәкәрлек эше ярдәмендә без
бюджетта мондый акчаларны консолидацияләү һәм аларны шәһәр хуҗалыгының мөһим
тармакларына җибәрү мөмкинлегенә ия булдык, моның өчен шәһәрлеләр исеменнән зур
рәхмәт», – диде И.Метшин.