(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче март, Алсу Сафина). Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре
конгрессы делегациясе белән кичә Ратушада Казан Мэры, Конгрессның актуаль
мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Илсур Метшин очрашты. Очрашуда ТР
башкаласының җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр турында фикер
алыштылар.
Делегация составында Казанга Харлем шәһәре Мэры Якоб
Винен, Төньяк Ирландия закон чыгару җыены депутаты Стюарт Диксон, Греция җирле
үзидарә Европа Хартиясе буенча бәйсез экспертлар төркеме әгъзасы
Николаос-Комнинос Клепас, мониторинг комитеты секретаре Стефани Пуарель килде.
Очрашуда шулай ук Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары
Евгения Лодвигова, Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, РФ Федераль Җыены
Федерация Советы Аппаратының халыкара элемтәләр идарәсе башлыгы урынбасары,
Европа Советының Җирле һәм үзидарә советы конгрессы төбәкләре палатасында РФ
делегациясе Секретаре Николай Карцев һәм ТР Дәүләт комитеты рәисе киңәшчесе
Олег Гаврилов катнашты.
Казанга визиты кысаларында Европа Советының Җирле һәм
төбәк хакимияте конгрессы делегациясе республика хакимияте органнары эшчәнлеге
һәм шәһәр инфраструктурасы объектлары белән танышты. Очрашуны ачып, Илсур
Метшин Меңьеллык тарихка карамастан, Казанның заманча технологик шәһәр булуын,
югары тормыш ритмы белән яшәвен сөйләп үтте. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә,
Татарстан башкаласы туристларны җәлеп итә, узган ел биредә 3 миллионнан артык
турист булган, шул исәптән футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында да. Шәһәр территориясендә
115-тән артык милләт вәкиле яши.
Илсур Метшин Казанда муниципалитет тарафыннан үз
вәкаләтләрен үтәүнең тулы норматив базасы төзелүенә игътибар итте. «Без
түбәндәге төп принципларга таянабыз: хезмәт күрсәтү һәм мәгълүмат алу
мөмкинлеге, аларны алу уңайлылыгы, кабул ителә торган карарларның
үтәкүренмәлелеге», - дип билгеләде шәһәр башлыгы. Моның өчен, аерым алганда,
электрон төргә иң кирәкле муниципаль хезмәтләр һәм сервислар күчереләчәк.
Моннан тыш, Казанда Интернет ярдәмендә кабул ителә торган норматив-хокукый
актлар өчен Россиядә беренче муниципаль мәйданчык булдырылган, шул ук вакытта
идарәче карарларның шәһәр халкы өчен мөмкин кадәр ачык булуы һәм
үтәкүренмәлелеге тәэмин ителгән, алар үз тәкъдимнәрен уңайлы булган формада
җибәрә ала. Шуның белән бергә җәмәгать куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү буенча
эш алып барыла һәм коррупциягә каршы чаралар гамәлгә ашырыла.
Халыкара һәм муниципальара хезмәттәшлекне үстерү
өлкәсендәге актив эшчәнлек Россия һәм дөньякүләм дәрәҗәдә җирле үзидарә
органнары белән уңышлы хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә, дип ассызыклады
И.Метшин. Аның сүзләренә караганда, бу күп шәһәрләр өчен актуаль мәсьәләләрне
бергәләп хәл итү өчен көчләрне берләштерергә, муниципаль берәмлекләр
мәнфәгатьләрен чагылдырырга һәм якларга, җирле үзидарә үсешенә ярдәм итәргә
мөмкинлек бирә. Казан - Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы, «Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасы, тарихи шәһәрләр Лигасы
составында эш алып бара, ЮНЕСКО, Берләшкән милләтләр оешмасы һәм Ислам
башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы белән элемтәләрне үстерә һәм ныгыта.
Татарстан башкаласында «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» оешмасының
Евразия төбәк бүлеге һәм Бөтендөнья мирас шәһәрләре халыкара оешмасының Евразия төбәк бүлеге штаб-фатиры урнашкан.
Казан шулай ук 26 шәһәр кергән Идел буе шәһәрләре ассоциациясе составында муниципаль берәмлекләр мәнфәгатьләрен яклый.
«Муниципалитетларның төрле саммитларда тавышы
әкренләп, әмма ышанычлы рәвештә зур әһәмияткә ия була бара», - дип ассызыклады
И.Метшин.
Мониторинг комитеты әгъзасы, Харлем (Нидерланд) шәһәре
Мэры Якоб Винен шәһәр хакимиятенә кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. Визит
кысаларында күргәннәре аларның делегациясен шаккаттырганлыгын билгеләп үтте.
Очрашу барышында катнашучылар Казан шәһәре хакимияте
структурасы, Казан шәһәр Думасы эшчәнлеге, шәһәр бюджетын формалаштыру
принциплары, җирле үзидарә органнарының республика Хакимияте һәм федераль үзәк
белән хезмәттәшлеге, Казан агломерациясен үстерүдә Татарстан башкаласының роле
һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, кунаклар Казанда
шәһәр халкы белән хезмәттәшлекнең ничек алып барылуы белән кызыксындылар. Илсур
Метшин Интернет-кабул итү системасы турында сөйләде, анда тәүлегенә 24 сәгать
мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Шәһәр Мэры шулай ук шәхси сораулар буенча халыкны
кабул итә. Моннан тыш, шәһәр өчен иҗтимагый әһәмияткә ия булган барлык
проектлар буенча да халык белән фикер алышына. Шулай итеп, казанлылар паркларны
һәм скверларны төзекләндергәндә, шәһәрнең генераль планын эшләгәндә үз фикерләрен
җиткерәләр. «Бу - норма, 5-10 ел элек Казанда мондый практика булмады. Без
диалогка ачык», - диде И. Метшин. Ул хәйриячелекне үстерүне шәһәр үсешенең
актуаль тенденцияләре арасында булуын җиткерде, «Игелекле Казан» шәһәрнең мөһим
проектларының берсе булып тора.
Очрашу ахырында шәһәр башлыгы кунакларга Казанга
килүләре һәм шәһәр белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.
«Муниципалитетларның, шул исәптән Россия һәм төбәк хакимиятләренең тавышы безне
ишетсеннәр өчен яңгыравын телибез. Без барыбыз да халык мәнфәгатьләрен
кайгыртып эшлибез. Без төрле, әмма барыбызны да кешеләргә хезмәт итүебез
берләштерә. Һәм бу хезмәт итүдә, тәҗрибәләр белән уртаклашып, зуррак уңышларга
ирешәсе килә, - диде Илсур Метшин. - Читтән караш үсеш нокталарын барларга
ярдәм итә».