(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель, Алсу Сафина). Бүген эш киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин, ТР
Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм медицина учреждениесенең баш табибы Илдар Хәйруллин Республика клиник онкология диспансеры территориясен төзекләндерү һәм
комплексның функциональ тәэмин ителеше турында фикер алыштылар. Аларга өч концепция
тәкъдим ителде. Концепцияләрне әзерләүдә Казан
дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты студентлары һәм
укытучылары, шулай ук “Архитектур десант” архитекторлар бюросы катнашты.
Очрашу катнашучылары Республика клиник онкология диспансеры
территориясен карап чыктылар:2-нче дәвалау-диагностика корпусыннан сырхауханәгә,
1-нче дәвалау-диагностика корпусының
“И” блогына, пансионатка, атом-төш медицина үзәгенә уздылар. Хәзерге вакытта медучреждение территориясе 9,5 га тәшки итә. Ильдар Хәйруллин киләчәктә
онкодиспансерга Республика клиник туберкулезга каршы диспансер бинасы да биреләчәген сөйләде. Үз чиратында ул учреждение
Шаляпин урамындагы яңа корпуска күченергә тиеш. Ул вакытта онкодиспансер территориясе 14 га кадәр артачак.
И.Хәйруллин сүзләре буенча, онкодиспансер комплексы 70-нче елларда этаплап төзелә башлаган.
“Хәзерге вакытта принципиаль билгеләнгән
концептуаль модель булгач, янәшәдәге территорияне дә тәртипкә китерәсе килә. Бу пациентларның монда килгәч, үзләрен әйбәт хис итүләре өчен, аларның
туганнары һәм якыннары белән очрашу өчен ял зонасы булдыру максатыннан кирәк”, - диде
баш табиб.
Сүз уңаеннан, баш табиб хәбәр иткәнчә, көн саен онкодиспансерга 800-дән 1 меңгә кадәр пациент мөрәҗәгать итә һәм пациентлар
белән бергә
диспансерга кимендә бер туганы яки якын кешесе җитәкләп килә.
Медучреждениенең барлык корпусларына көненә 2,5 мең пациент килә. Елында сырхауханә аша 360 мең, стационар аша 24 мең пациент уза. “Онкодиспансерда Россия өчен уникаль булган
тәҗрибә гамәлгә ашырыла, ашыгыч рәвештә китерелгән пациентлар диспансерга эләгә”, -
диде И.Хәйруллин.
Узган ел азагында ул җәмәгать урыннарын төзекләндерү һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча программа кысасында диспансерның
территориясен төзекләндерү мөмкинлеге соравы белән ТР Президенты ярдәмчесенә мөрәҗәгать иткән иде.
Шуннан соң комплексның архитектур концепциясе әзерләнә башлады. Әлеге
эш барышында өч көнлек семинар уздырылды. Семинар нәтиҗәсендә 3 концепция хупланды. Барлык карарлар да аерым альбомга
тупланылды – аның белән эш киңәшмәсе катнашучылар танышты.
Мәсәлән, онкодиспансер буенча барлык юлларны җәяүле итү, ә тимер юллары яныннан уза торган юлны киңәйтеп
анда ике яклы хәрәкәт ясау тәкъдиме булды. Моннан кала парковка урыннарын арттыру, яшел
зоналар булдыру каралган.
“Архитектур десант” бюросының алдынгы архитекторы Анастасия Яременко сүзе буенча,
пациентлар өчен җайлашкан әйләнә-тирә мохит тудыру буенча проект-тәкъдиме Татарстан өчен генә түгел, ә Россия өчен дә пилот проект булып тора ала. Анастасия Яременко фикеренчә, тәкъдим ителгән
концепциянең төп идеясе пациентларның тормыштан аерылмавы. Мәсәлән, спорт блогында табиблар һәм пациентлар өчен дә
шартлар тудырылрга мөмкин. Ә сәнгать
зонасында китапханә
һәм төрле чаралар
уздыру өчен зал урнаша ала.
Билгеләп үтәргә кирәк, Европа тәҗрибәсе буенча
онкодиспансерда атна саен концертлар уза. Әлеге
чарларны уздыруда волонтерлар ярдәм итә. Оештыру-методика эшләре буенча баш табиб урынбасары Владимир Жаворонков сүзе буенча,
пациентлар әлеге концертлар турында уңай фикердә.
Башка идеяләр арасында – реабилитация үзәге, мәгълүмат үзәге төзү. Онкодиспансер комплексын үстерү проекты өстендә эшләр дәвам итәчәк.
Чарада, шулай ук, Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары Дамир Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, ТР Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев, Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова, Баш
инвестицион-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.