(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май, Алсу Сафина). Казанда шәһәр
халкын авария хәлендәге торак йорттан М.Гафури урамындагы яңа йортка актив
күчерү эше бара. Бүгенге көндә һәрберсендә 88 фатир булган дүрт йортка 50-ләп
гаилә күченде. М.Гафури урамындагы 9/2 номерлы йортта яңа фатир алган Анна
Федорова һәм Валентина Черкунова гаиләсен “өй туйлары” белән Казан Мэры Илсур
Метшин котлады.
Хәзерге көндә Дәүләт торак фонды Башкарма комитетка, авария хәлендәге
мунициаль торак йортларда социаль найм шартларында яшәүче шәһәрлеләрне күчерү
өчен, М.Гафури урамындагы йортлардан 217 фатир биргән. Шулай итеп, якындагы
көннәрдә идарәче компанияләрдән яңа фатир ачкычларын 200 гаилә алачак. Әлеге
йортлардагы фатирларны авария хәлендәге торак биналарның милекчеләре булып
торган шәһәрлеләр ала ала.
Казан Мэрына М.Гафури урамындагы йорттан бер бүлмәле фатирны
күрсәттеләр һәм биредә каралган электр җылыту системасы турында сөйләделәр. Соңыннан
Мэр өч кыз тәрбияләүче Анна Федорова һәм Валентина Черкунова гаиләсен яңа 3
бүлмәле фатирга күчүләре белән котлады. Шәһәр башлыгы зур гаиләгә бүләкләрен
тапшырды.
Казан Мэры авария хәлендәге торак йорттан гражданнарны
күчерү федераль программасын тормышка ашыручыларга, аерым алганда РФ Президенты
Владимир Путинга, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Дәүләт торак фонды
башлыгына, рәхмәт сүзләре җиткерде. “Безнең авария хәлендәге 151 йорт бар иде.
72-сеннән кешеләрне күчерүгә ирештек. Дәүләт торак фонды, төзүчеләр белән бергә
тагы 79 йортта яшәүче шәһәрлеләргә күченергә ярдәм итәргә телибез”, - дип
билгеләп үтте Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы белән бергә “өй туйлары”н уздыручыларда ТР
төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат
Гыймаев, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгат
Абдуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Вахитов
һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Торак сәясәте
идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков, “Ак таш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
директоры Газинур Әхмәтов булдылар.