(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май, Михаил Ченцов). Иң актив
беренче сыйныф укучысын – “Мәрхәмәтле эшләр көндәлеге” проекты катнашучыларын –
бүген Казанда Кремль яр буенда чыгарылыш сыйныф укучылары катнашлыгында узган
соңгы кыңгырау бәйрәмендә бүләкләп үттеләр. Яшь казанлыларны бүләкләү
тантанасында Татарстан башкаласы җитәкчесе Илсур Метшин да катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 1-нче сентябреннән “Мәрхәмәтле
Казан” проекты кысаларында Казанның 14413 беренче сыйныф укучысының һәркайсы шәһәр
Мэрыннан игелекле эшләр көндәлеген бүләккә алды. Биредә балалар үзләренең
башкарган яхшы һәм матур эшләрен теркәп бардылар. Шуның белән беррәттән,
беренче сыйныф укучылары дневникдобрыхдел.рф порталында онлайн-көндәлекләр алып
барды, игелекле эшләргә багышланган конкурс һәм викториналарда катнашты, шулай
ук үзләренең сыйныфташлары өчен изге эшләр башкару ягыннан үрнәк күрсәтте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Казанның һәр районында проектның
иң актив катнашучылары билгеләнде:
Яңа Савин районы:
1 урын – 143-нче номерлы мәктәпнең 1 “Б” сыйныфы укучысы Ранель Аникин,
2 урын – 7-нче номерлы гимназиянең 1 “Б” сыйныфы укучысы Сафия Кәримова,
3 урын – 33-нче номерлы мәктәпнең 1 “А” сыйныфы укучысы Нәфисә Закирова.
Вахитов һәм Идел буе районы:
1 урын – 129-нчы номерлы мәктәпнең 1 “А” сыйныфы укучысы Антон Алексеев,
2 урын – Г.Тукай исемендәге 1-нче номерлы татар гимназиясенең 1 “В” сыйныфы
укучысы Яна Полякова,
3 урын – 78-нче номерлы лицейның 1 “Б” сыйныфы укучысы Камилә Марварова.
Совет районы:
1 урын – 159-нчы номерлы лицейның 1 “В” сыйныфы укучысы Гүзәл Исмәгыйлева,
2 урын – 141-нче номерлы мәктәпнең 1 “Г” сыйныфы укучысы Сафина Мөслимова,
3 урын – 110-нчы номерлы лицейның 1 “А” сыйныфы укучысы Азамат Әхмәтвәлиев.
Киров һәм Мәскәү районы:
1 урын – 75-нче номерлы гимназиянең 1 “В” сыйныфы укучысы Милана Җиһаншина,
2 урын – 15-нче номерлы татар гимназиясенең 1 “Б” сыйныфы укучысы Азалия
Габбасова,
3 урын – 55-нче номерлы мәктәпнең 1 “А” сыйныфы укучысы Артур Баһаветдинов.