Бүген Парижда Сабантуй бәйрәме узачак
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). Бүген Франция
башкаласында татар халкының милли Сабантуй бәйрәме узачак. Чарада Казан һәм
Париж мэрлары Илсур Метшин һәм Анн Идальго, шулай ук Россиянең Франциядәге Илчесе
Александр Орловның катнашулары көтелә.
Җирле вакыт буенча иртәнге 10.00 сәгатьтән Марс кырында татар
эстрадасының иҗат коллективлары һәм танылган артистларының концерт программасы
һәм татар милли көрәше ярышлары башланачак. Шулай ук бәйрәмдә милли кәсеп
эшләнмәләре һәм татар аш-сулары күргәзмәсе, татар халкының популяр милли
эшләнмәләрен әзерләү буенча мастер-класслар үтәчәк. Моннан кала, Париж халкы Сабантуй
өчен традицион булган капчыкта сикерү, канат тарту, эстафета, катыктан тиен
акча эзләү, балчык чүлмәкне вату кебек халык бәйгеләрендә, уен һәм ярышларында
катнаша алачак.
Исегезгә төшерәбез, Франция башкаласында Сабантуй бәйрәмен
уздыру турындагы килешүгә Казан Мэры Илсур Метшин һәм Париж Мэры Анн Идальго
очрашуы барышында ирешелде.
Сабантуйны үткәрү алдыннан Парижда Казанның туристик
потенциалы тәкъдим ителде.