(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май, Зилә Гайфи). Бүген Парижда
Сабан туе булып узган. Әлеге бәйрәм Казан
тарафыннан Франция башкаласының халкы һәм кунаклары өчен ике шәһәрнең
хезмәттәшлеге кысасында оештырылган. Марс кырында узган Татар халык бәйрәме
Казан Мэры Илсур Метшин, Париж Мэры Анн Идальго, Россиянең Франциядәге илчесе
Александр Орлов катнашында узды.
“Уртак хезмәттәшлек кысасында Казан белән Париж арасында
дуслыклы мөнәсәбәтләр урнаштырылды. Анн Идальго - әйбәт хезмәттәш, креатив мэр.
Европаның үзәгендә Парижда халкыбызның матурлыгын чагылдырган безнең милли
бәйрәмебез Сабан туе уздырылуы безнең өчен зур тарихи вакыйга.
Франция башкаласында Россияне һәм Татарстанны нәкъ Казан тәкъдим итүе белән мин
бик горурланам”, - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы шулай ук әлеге чараның зур әһәмиятлеге турында
да сөйләп китте. “Әлеге бәйрәм хәзерге җиңел булмаган заманда халыклар арасында
дуслыкны күрсәтер өчен ясалган, чөнки иң зур байлык ул – күпмилләтле дөнья.
Әлеге планда Казан әйбәт үрнәк булып тора”, - диде ул.
Илсур Метшин һәм
Анн Идальго милли ризыклар, киемнәр һәм кул эшләнмәләре белән чатырлар торган
Марс кыры буйлап уздылар. Анн Идальго татар ашларын кабып карады. “Бүген
без омтылышлары һәм максатлары уртак булган ике шәһәр арасында дуслыкны бәйрәм
итәбез. XXI гасырда кешеләр мәдәният, спорт аша дуслыкны сайлыйлар. Без төрле
шәһәрләр арасында дуслык булу мөмкинлегенә ышанабыз, чөнки мәдәният ул күпкырлы
кыйммәт. Парижда Сабан туе уздыру француз халкына Россияне,
Татарстанны һәм Казанны әйбәтрәк танытырга мөмкинлек бирә, ул аларны күпмилләтле
халыкның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра”, - диде Париж Мэры.
Әлеге якты бәйрәм туристларны да Париж халкын да
берләштерде: “Без Франциядә инде 17 ел яшибез, моннан алда Мәскәүдә тордык.
Татарстанны да без бик яратабыз, чөнки безнең татар тамырларыбыз бар. Бәйрәмнең
нәкъ монда узуына без бик шатбыз. Барысы да бик матур оештырылган. Монда без
Татарстанның мәдәнияте белән танышабыз һәм безнең өчен бу бик мөһим”, - диде
Олег Байдаков һәм Мәрьям Сәйдашева.
Шулай итеп, көн дәвамында Сабан туе кунакларын бай
концерт программасы сөендергән. Әлеге чарада 200-гә якын Татарстан артистлары
катнашкан, шулар арасында: “Казан”, “Татарстан”, “Болгар”, “Кама таңнары”,
“Шарм” шоу-тетры, шулай ук эстрада артистлары Эльмира Кәлимуллина, Айгөл Хәйри,
Роман Плеханов, Айгөл Бариева, Булат Хисмәтов, “Зөләйлә” коллективы һәм
башкалар.
Кунакларның аерым игътибарына милли көрәш ярышы лаек булды. Көрәштә
13 илдән 33 спортчы ярышты. Париж Сабан туеның абсолют
батыры булып Россиядан Раил Нургалиев танылган.